Россия гаскәрләре Купянск шәһәренең көнчыгыш өлешен тулысынча азат иткән

Россия хәрбиләре Харьков өлкәсендәге Купянск шәһәренең көнчыгыш өлешен тулысынча азат иткән.

Моннан тыш безнең гаскәрләр Донецк халык республикасының Красноармейск (Покровск) шәһәре үзәк районының  төньяк-көнбатыш һәм көнчыгыш кварталларын  бик нык һөҗүмгә тота. Бу хакта Оборона министрлыгы хәбәр итте.
Оборона ведомствосы мәгълүматларына караганда, 6нчы армиянең һөҗүм отрядлары Купянскида дошманның чолганышта калган төркемнәрен юк иткән. Шулай ук Красноармейск шәһәренең үзәк районында бер тәүлек эчендә 256 бина дошманнан азат ителгән. Моннан тыш Россия хәрбиләре вагон депосы территориясен һөҗүмгә тота.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, чолганышта калган Красноармейск тирәсендә Украинаның 700ләп солдаты әсирлеккә төшкән. Агымдагы елда рекордлы сан бу.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре