Россия икътисады һәм Трампның параллель дөньясы

Сишәмбе көнне Дональд Трамп БМО Генераль Ассамблеясы трибунасында зурлап чыгыш ясады. Трибунага күтәрелгәнче, ул Зеленский белән утырып сөйләшкән иде. Трамп кәефендә шул әңгәмә тәэсирләре нык сизелә. Ак Йорт хуҗасы бу юлы, Путин һәм Россия тарафдары позициясеннән Зеленский һәм Украина дусты позициясенә авышкан иде.

Россия икътисадын ул «кәгазь юлбарыс» дип атады, Украинага җиңү, хәтта 1991 елгы чикләргә кире кайтуны юрады. Трамп кәефенең тиз үзгәрүчән булуын исәпкә алганда, берничә көннән (хәтта берничә сәгатьтән соң да) карашларын диаметраль капма-каршыга үзгәртергә мөмкин, әлбәттә. Американың The Daily Beast онлайн журналы: «Трампта деменция булырга ихтимал, мөгаен, ул җитди чирлидер» дип язып чыкты. Журналистлар Америка лидерының сөйләме, фикерләве, психомоторикасына бәйле проблемалар күрә. Алар фикеренчә, Вашингтон даһие бик еш бутала, ни турында сөйли башлавын оныта, хәтта ачыктан-ачык ялган сөйли.

АКШ Президенты һәрвакыт үзен бер параллель дөньядан икенчесенә чыккан төсле тота. Бәлки, аның тактикасы гына шундыйдыр, алай икән, бик уңышсыз тактика. Дания парламенты оборона комитеты рәисе, Трамп сүзләреннән көлеп, географик карта эшләде. Ул картада Камбоджа белән Әрмәнстан һәм Руанда – чиктәш дәүләтләр.

Сүз Россия икътисады турында бит әле. Россия икътисадына һәм аның мөмкинлекләренә карата төрек лидеры Әрдоганның фикере Трампныкыннан аерыла. Әрдоган, Нью-Йоркка китәр алдыннан, Fox News телеканалына эксклюзив әңгәмә бирде. Анда ул СВОның тиз генә төгәлләнмәячәген әйтте, Россия югалтулары үсүен таныды, ләкин Украинаның Россия белән икътисадый яктан көндәшлек итә алмаячагын әйтте. «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе укучыларны аз гына тынычландыра, хәрби хәрәкәтләрнең быел тукталачагын фаразлый. Ягъни бүген-иртәгә генә түгел, якындагы өч-дүрт айда.

Киев–Мәскәү конфликтының тукталу-тукталмавы ике якның да икътисадый мөмкинлекләренә тыгыз бәйләнгән. Әнкара җитәкчесе, мәсәлән, Европа Украинаны озак финанслый алмаячак дип уйлый, Көнбатышны Россия белән элемтәләрне өзүдә гаепли. Ул хаклы: Европа икътисадында түбән төшү мәтәлчек белән алышынырга мөмкин. Ул чакта Брюссельдә Киев кайгысы калмаячак.

Кызганыч, Россиядә дә хәлләр ал да гөл түгел. Капитализмның гомуми кризисы бездә дә нык шәйләнә. Безне әлегә Кытай һәм Һиндстан аркадашлыгы гына тотып тора.

Россия икътисады турында сүз чыкканда, үсеш темплары кимеде, әмма әле һаман да алга барабыз дигән рәсми хәбәрләрне читкә куеп, халык массаларының финанс хәленә кайбер кыек күрсәткечләр аша күз салыйк. Менә бу хәбәргә игътибар итик: «Торакны арендага алу бәясе инде берничә ай дәвамында төшүдә, бу 2020 елдан бирле иң озын бәя төшү периоды булып тора». Бәя кайчан төшә? Тәкъдим итү артып, ихтыяҗ кимегәндә. Тәкъдим итү шуның өчен арта: кешеләр фатирларын сата алмый, арендага бирергә мәҗбүр. Ихтыяҗ кимү исә халыкның түләү мөмкинлеге чикләнүен күрсәтә. Болар икесе дә – финанс кризисы күрсәткечләре.

Автомобиль базары да халыкның сатып алу мөмкинлекләре чикләнгән булуын раслый. Ун елдан артыграк йөргән машиналар саны 72,8 процентка җиткән. Бу 2015 елдагыдан ике тапкыр артык. Автомобильләрнең уртача яше исә – 15,5 ел. Яңа автомобиль сатып алуны кешеләр кредит аша гына күз алдына китерә. Кредит ставкалары якын килерлек түгел.

Хөкүмәт әһелләре һәм бизнес даирәләр Үзәк банкка төп ставканы төшерүне таләп итеп басым ясый. Төп ставканы төшерү – сугыш башлау һәм туктату кебек: күтәрү җиңел, төшерү авыр. Бәла шунда: процентларны түбәнәйтү җиңеллек бирмәячәк. Ставка төшү белән, кредитлау арта. Бурычка алучылар саны ишәю автомат рәвештә бәяләрнең пропорциональ рәвештә күтәрелүенә китерә. Ике тапкыр кыйммәткәрәк алып, азрак процент түләү зур сөенеч түгел. Риба капиталы дигән баткаклыктан реаль тармакны җимерми генә чыгып булмый. Күреп торабыз: хөкүмәт һәм финанс институтлары төп ставка тирәсендә нинди генә биюләр биеми. Үзәк банк процентларны киметү өчен хөкүмәттән чыгымнарны киметүне таләп итә. Чыгымнарны киметү социаль тармак хисабына гына була ала. Бу социаль шартлау белән яный.

СВО һәм санкцияләргә бәйле мөһим тагын бер проблема бар: ул – мотор ягулыгы кытлыгы. Бер ай тирәсе элек вице-премьер Александр Новак, нефтьчеләрне җыеп, дефицитны бетерергә әмер биргән иде. Соңгы көннәрдә Россия ягулык союзы Премьер урынбасарына рәсми тәкъдим юллады. Анда: «Бүген барлык сәүдә челтәре дә табыш булмаган хәлдә эшли. Һәм нефть компанияләре, һәм бәйсез ретейл да. Без ваклап сатуда бензин бәяләрен кулланучы инфляциясе кысасында тоткарламаска тәкъдим итәбез», – дигән сүзләр бар. Ягъни нефтьчеләр бензин бәясен бәйдән ычкындыруны сорыйлар, сәбәп итеп кредитларның кыйммәтлеген дә, җиһазларны алыштыру кирәклеген дә, тимер юл тарифларының зурлыгын да, хезмәт хакларын үстерү ихтыяҗын да китерәләр. Бензин бәясе үсешен рәсми инфляция күрсәткечләреннән уздыру исә хәвефле нәрсә. Кремльдә 2022 елгы казах бунтын яхшы хәтерлиләр. Газга бәя үсү нәтиҗәсендә урамнарга дулап чыккан халык ачуыннан ул чакта Токаев Россия штыклары артына качып кына котылды. Казах юлы Мәскәү өчен сукмак түгел.

Шундый катлаулы чорда Россия Генпрокуратурасы Югары Судның судьялар советы рәисе Момотовның 100 күчемсез милек объектын тартып алу буенча эш кузгатты, казыйны оешкан җинаятьчел төркем белән бәйләнештә гаеплиләр. Бу хакта «Интерфакс» рәсми мәгълүмат чарасы хәбәр итә. Момотов бу гаепләүләрне кире кага. Ләкин югары даирәләрдәге коррупция – киң таралган күренеш. Икътисад кризисы фонында бик ямьсез тәэсир тудыра. Кремль силовикларны чистарту сәясәте алып бара баруын, әмма чир бик тирән киткән. Дәваланмаса, Трамп әйткән кәгазь юлбарыска бик тиз әйләнәсең.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре