Газетага язылу

Россия Мәгариф министрлыгы Белем көнен үткәрү буенча тәкъдимнәр әзерләде

РФ Мәгариф министрлыгы Россия Федерациясе субъектларына 2026 елның 1 сентябрендә Белем көнен оештыру һәм үткәрү буенча тәкъдимнәр юллады. Әлеге документ мәктәпләр һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары өчен . Анда аерым игътибар Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган чараларга бирелгән.

Сентябрьдәге беренче уку көненең төп темалары — Россия халыклары бердәмлеге, тарихи хәтерне саклау, патриотик тәрбия бирү һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту.

Тантаналы чаралар гадәттәгечә РФ Дәүләт флагын алып чыгу һәм күтәрү, шулай ук РФ Дәүләт гимнын башкару белән башланып китәчәк. Мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә укучылар һәм студентлар өчен белем бирү оешмалары җитәкчеләренең һәм чакырылган  кунакларның котлаулары һәм теләкләре яңгыраячак.

Барлык белем бирү оешмаларында уку елы «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» (Разговоры о важном) проектының беренче дәресе белән башланачак, диелә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә. 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре