Газетага язылу

Россия ПВОсы бер төн эчендә 59 дронны бәреп төшергән

Узган төндә Россиянең һава оборонасы системасы 59 Украина пилотсыз техникасын тотып алган һәм бәреп төшергән. Бу хакта Оборона министрлыгы хәбәр итә.

Иң күбе – Кара диңгез акваториясе өстендә (11) һәм Краснодар крае өстендә (10). Тагын сигез пилотсыз очкычны Брянск өлкәсе, алтысын Липецк өстендә юк иткәннәр.

Барлыгы атакага тугыз Россия төбәге һәм ике диңгез акваториясе дучар ителде.Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре