Украина, Тайвань һәм Корея ярымутравы - шушы өч урында дөньяның әйдәп баручы державалары катнашында хәрби конфликт башланырга мөмкин. Бу хакта 2 гыйнварда Россия сенаторы Алексей Пушков белдерде.
Аның сүзләренчә, Украина АКШ һәм НАТОның башка илләре сәясәте аркасында мондый типтагы бәрелешнең иң ихтимал ноктасы булып кала бирә. Ул ассызыклаганча, Мәскәү һәм Вашингтон арасындагы конфликтның югары куркынычы зонасы булган Сирия исемлектә күренми, чөнки "АКШ һәм аларның союздашларына чигенергә туры килде".
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез