Америка егетенә кияүгә чыгып, инде берничә ел дәвамында Кушма Штатларда яшәүче җырчы Гөлназ Батталова бер айлык улына кичекмәстән ярдәм күрсәтүне сорап Лос-Анджелес хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Җырчы социаль челтәрләрдә табиб консультациясенең генә күпме торуын күрсәтеп, Россиядәге сәламәтлек саклау системасын сагынуын билгеләп үткән. Бу хакта “KazanFirst” яза.
22 июльдә дөньяга килгән сабые Николасның аягындагы баш бармагы тырнагы ялкынсынып, итенә кадалып үскән. Авыртудан көйсезләнгәнлектән, баланы табибка күрсәтергә булганнар. Әмма педиатрга ай ярымнан соң гына язылырга мөмкин, ә язылмаган килеш табиб кабул итми. Шуңа күрә Гөлназ кичекмәстән ярдәм итү хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Сабыйны карап, мазь язып биргәннәр. Әмма баланың хәле яхшырмагач, җырчы кабат хастаханәгә барып күренәсе иткән. АКШта бер ай тулганчы бала әти-әнисенең медицина страховкасыннан файдалана, шуннан соң үз документы бирелә икән. Николаска бу вакытка иминият документын җибәрергә өлгермәгәннәр. Шуңа күрә табиб консультациясе өчен әти-әнисенә 4840 доллар күләмендә түләргә счет язып биргәннәр. Шул ук вакытта гаиләгә 2057 доллар ташлама ясап, 2783 доллар түләткәннәр. 2 сәгать чират көтеп утырганнан соң 15 минутлык консультация өчен!
– Безгә бернинди процедура үткәрмәделәр, бернинди МРТ, тест ясамадылар, анализ алмадылар. Бернинди дару билгеләмәделәр. Табиб безне карады, тыңлады һәм үлчәде – шуның белән шул. Россиядә исә бик күп әйберләр бушлай. Түләүле медицина хезмәте дә артык “тешләми” – аннан теләсә кем файдалана ала, – дип билгеләп үткән җырчы.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез