Сәхнәгә купшы киемнәр киеп чыкмаса да, чит илләрдә төшергән кыйммәтле клиплар тәкъдим итмәсә дә, интернет челтәре аша үзенең тормышын бәйнә-бәйнә тасвирлап бармаса да, Рөстәм Әсәдуллин – тиз арада үз тыңлаучысын тапкан автор-башкаручы. Күптән түгел шактый артистлар чыгыш ясаган концертка баргач, тамашачының нәкъ менә аны күтәреп алуын, үз итүен, туктамыйча алкышлавын күреп шаккаттым. Рөстәм үзе әлеге уңыш серен менә ничек аңлата:
– Мин тормышта да, сәхнәдә дә берни яшермим, ничек бар шулай. Эчемдәге – тышымда! Гадилек... Миндә ялган юк.
– Гадилек белән генә эстрадада үз урыныңны булдырып булмый, сине ишетсеннәр, танысыннар өчен бик күп акча кирәк бит.
– Әйе, сүз дә юк. Миңа беренче адымнарны ясаганда Илназ абыем акчалата ярдәм итте. Ул миңа ышанды! Хәер, үзем дә үземне: «Барысы да яхшы булачак! Эшем уңыш китерәчәк», – дип үсендереп тордым. Абыемнан бурычка акча алып торып, җырымны радиога бирдем, телевидение өчен клип төшердем. Шуннан башланды барысы да.
– Ә ни өчен нәкъ менә «Яшьлегем» җырын тамашачы хозурына чыгарырга булдыгыз?
– 2022 елда «Яшьлегем» җырын гармун уйнап җырладым да кичке якта интернетка элеп куйдым. Телефонның хәтере беткән, югала күрмәсен дип шулай эшләдем. Бер генә куплетлы әле ул. Ә иртән йокыдан уянганда, әлеге видеоны 70 мең кеше караган иде. 18 ел буена җырлар язып, сәнгать өлкәсендә кайнап, музыкаль белем туплаган кеше буларак, мин бу очракны бер билге итеп кабул иттем. «Рөстәм, сиңа зур сәхнәгә чыгарга вакыт», – дидем дә бөтен көчемне шуңа юнәлттем.
– 18 ел буена Рөстәм Әсәдуллин кайларда кем булып эшләде?
– Мәктәпне тәмамлагач, химия институтына инженерлыкка укырга кердем. Ике ел гына түздем дә укуны ташладым. Чөнки минеке түгел иде ул. Ярты ел өйдә утырдым. Әмма җыр мине җибәрми иде. Көннәрнең берендә әни: «Эшкә урнашмыйча кайтма!» – дип, өйдән куып чыгарды. Ә мин туры «Илһам» татар эстрада ансамбленә киттем. Чөнки аның җитәкчесе Илһам абый белән минем әти дуслар, якташлар иде. Анда миңа берәр эш табылыр, дип өметләндем. Гармунда уйный белгән бердәнбер «Бәхет төне» җырын башкардым. Илһам абый: «Син җырлый да, гармун уйный да белмисең, эшкә алмыйм. Әйдә, татар драма театры режиссеры белән таныштырам, бәлки анда берәр эш табылыр», – диде. Анда артист булып урнашырмын дигән идем, алмадылар. Тагын шул сүз: «Уйный белмисең, җырлый белмисең» (көлә). Ләкин мине ут куючы итеп булса да эшкә алдылар. Анда бер ел дәвамында концертларда җырладым, спектакльләрдә дә берничә кечкенә генә ролем бар иде. Мин бик илһамланып иҗат иттем ул чорда. Музыка көллиятенә укырга кердем. Шул ук вакытта Түбән Кама телевидениесенә «Яңалыклар» тапшыруы алып барырга урнаштым. Укуны тәмамлагач, Казанга барып, музыка укытучылыгына югары белем алырга кердем. Шул вакытта Динә һәм Рафаэль Латыйповлар төркемендә баянчы, алып баручы, җырчы буларак иҗади тәҗрибә тупладым.
Диплом алгач, бергә укыган Гөлназ белән өйләнештек һәм Түбән Камага кайтып киттек. Җиде ел «Нардуган» җыр һәм бию ансамблендә, аннары «Илһам» ансамблендә эшләдем. Бераздан Чаллыда «Визит» дигән джаз ансамбленә солист итеп чакырдылар. Әкренләп үзем иҗат иткән җырларны башкардым.
– Ә нигә Казанда калмадыгыз? Монда бит иҗат итәргә мөмкинлекләр күбрәк.
– Беренчедән, иҗат итәм, эшлим, үземне ишеттерәм, дигән кешегә бары тик тырышлык кына кирәк. Кайда гына яшәсәң дә, максатыңа ирешеп була. Авылда яшәп тә, менә дигән итеп иҗат итәргә мөмкин. Икенчедән, әнигә якынрак буласым килде.
– Әниегез Түбән Камада үзе генә калган идеме?
– Әйе. Мин – аның бердәнбер баласы. Әтием белән алар алты яшьлек чагымда ук аерылыштылар. Тик әти белән аралашып яшим.
– Хәзер инде үзегез дә – өч бала әтисе. Әле яңарак 18 көнлек гастрольләрдән кайткансыз. Балаларга игътибарым җитеп бетми, дип борчылмыйсызмы?
– Киресенчә, эшем булуга шатланып яшим. Чөнки бөтен тырышканым гаиләм, улларымның киләчәге өчен. Бик зур рәхмәт хатыным Гөлназга. Ул балалар тәрбиясен күбесенчә үз җилкәсенә алып, мине иҗатка канатландырып кына тора. Миңа ышана, шул ышанычы көч өсти. Өйдә шундый нык тыл, илһамландырып торучы булганда, рәхәтләнеп иҗат итәсе генә кала.
– Сез иҗат иткән җырларны башкалар да дип җырлый дип беләм.
– Әйе, иң беренче «Зәңгәр күзләр» җырын Булат Нигъмәтуллин зур сәхнәгә алып чыкты. Хәзер инде Резедә Кадыйрова, Чулпан Йосыпова, Фирдүс Тямаев, Раяз Фасыйхов, Иркә башкаруында ишетеп була җырларымны.
– Рөстәм абый, бүген уңышларыгыз шактый: өйләнгән, өч егет үсеп килә, сәхнәдә үз исемегезне булдырып, тугры тамашачыгызны таптыгыз. Шулай да сезнең өчен нәрсә ул уңыш?
– Уңыш ул – күңел тынычлыгы! Алдыңа максат куеп, шуңа ирешер өчен көч түгәсең дә, уйлаганың барып чыккач, күңелгә рәхәт була. Менә шушы халәт – уңыш. Иң зур уңыш – гаиләм, якыннарымның исәнлеге-саулыгы. Ә иҗатта әле ирешәсе уңышлар, хыяллар, максатлар, эшлисе эшләр бик күп.
– Берәр җырыгызның кызыклы тарихы белән уртаклашыгыз әле.
– Һәр җырның тарихы үзенчәлекле. Берсендә дә уйлап чыгарылган сюжет юк – үз тормышымнан алынган. Әйтик, Булат Нигъмәтуллин башкаруындагы «Зәңгәр күзләр» җыры. Мин аны башта «Кара күзләр» дип язган идем. Һәрвакыттагыча, әнигә тыңлаттым. «Йә, ничек?» – дим. Әни уйланып торды да: «Әйдә әле, кара күзләр түгел, зәңгәр күзләр дип җырла!» – диде. Мин, әнине тыңлап, аны үзгәрттем.
– Димәк, җырларыгызны иң беренче әниегез тыңлый?
– Әйе! Музыкаль белеме булмаса да, ул – минем иң беренче тәнкыйтьчем. Һәрчак бик урынлы, файдалы киңәшләр бирә. Минем өчен шатланып тора инде. Әле өстәвенә эшендә дә, Рөстәмнең әнисе, дип таныйлар, кайчак күчтәнәчләр китерәләр икән. Шуңа сөенеп, минем белән горурланып яши.
– Шушы урында «Ана хакына» дигән җырыгыз искә төште. Үзәкләргә үтә торган җыр... Шуңа игътибар иткәнем бар: бу җырны башкарганда еламыйча калмыйсыз. Кабат-кабат башкарып та, әле дә күңел аша уздырумы бу?
– Башкарган саен, күңелгә тирәнрәк үтә ул. Миңа 10 яшьләр иде. Әнинең әнисендә яман чир таптылар һәм гомере бик аз калган, диделәр. Бу хәбәрне әни бик авыр кабул итте. Көн-төн елады, күңел төшенкелегенә бирелде. Алты ел буена әнием үз әнисе хакына шушы авыру белән көрәште. Аның газаплануын күрү, билгеле, миңа да авыр булды. Менә шушы кичерешләр җырга үрелде. 16 яшемдә иҗат иткән беренче җырым ул.
Әңгәмәдәш – Кадрия Хәммәдиева
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



Фикер өстәү
Фикерегез