Рөстәм Гыйльфанов: «Йолдыз булып атылганчы, салмак иҗат итсәң, бәлки дөресрәктер»

Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең һәрбер солисты – универсал. Татарстанның атказанган артисты Рөстәм ГЫЙЛЬФАНОВ шушы универсаллар арасында да аерылып тора кебек. Моң-аһәңе белән генә түгел, берәгәйле фикере, кызыксынучанлыгы, активлыгы белән дә. Без аның белән милли мәдәнияттәге һәм мәгарифтәге борчыган мәсьәләләр турында сөйләштек.

– Бу көннәрдә һәрберебез милли мәгарифтәге үзгәрешләрне борчылып күзәтә. Туган тел сәгатьләренең кимүе тамашачы санының кимүенә китермәсме? Яңа сезонга нинди уй-ниятләр белән керешәсез?

– Борчылырлык хәлләр бар шул. Мин элек, телне бит аны авыл саклый, дигән фикердә идем. Әмма хәзерге авыл балаларның да гаджетлар, интернет аркасында бер-берсе белән гел русча сөйләшүе, татарча сорауга русча җавап бирүләре, русча фикер йөртүләре киресен уйларга мәҗбүр итә. Татарча сөйләшми торган буын үсеп килә, бу хафага сала, билгеле. Әмма төшенкелеккә бирелмик әле. Мәдәниятебезне, телебезне саклауга юнәлтелгән программаларның да нәтиҗәсе күренә бит. Телевидениене алсак, «Шаян-ТВ» каналы берәгәйле аудиториясен булдырды, «Балачак җыры» бәйгесе даимигә, ә «Апуш» театр студиясе зур гына бер хәрәкәткә әйләнеп бара, «Татар сүзе»нең дә даны еракларга китте.

Без дә, үз чиратыбызда, татар милли музыкасын халыкка җиткерүче, аны пропагандалаучы коллектив буларак, бу өлкәдә шактый саллы эшләр башкарабыз, 25 ел дәвамында халыкка хезмәт итәбез. Бу очракта исә мәктәп укучыларына куйган концерт-дәресләребезне искә алырга кирәк. Мәктәпләргә репертуарыбыздагы иң матур номерлардан торган программа белән барабыз, балаларга уен коралларын биреп, уйнатып, аның тарихын сөйләп, әңгәмә корып, бер сәгатьлек кызыклы, мавыктыргыч концерт бирәбез. Сәнгать җитәкчебез Айдар Файзрахманов күп еллар эшләгән тәҗрибәле артист һәм педагог буларак, балаларны бик яхшы тоемлый, алар белән уртак телне тиз таба. Балалар безгә кушылып җырлап-биеп, шоу караган кебек карыйлар, бик җылы кабул итәләр. Шул рәвешле без инде Казан мәктәпләрен дә, авыл-район мәктәпләрен дә берничә тапкыр әйләнеп чыктык. Шушы концертлар белән берничә буын укучылар тәрбияләнде. Шушы концертларны карап рухланган, үзен сәнгать өлкәсендә тапкан егет-кызлар арасында бүген ансамбльдә эшләүчеләр дә бар хәтта. Менә шуңа күрә тел һәм гореф-гадәтләребезне, милли-мәдәни мирасыбызны саклауда, аны киләсе буынга тапшыруда иң нәтиҗәле юлларның берсе дип үзебезнең укучылар алдында куйган шушы концертларыбызны атар идем.

– Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле эстрадага бик күп җырчыларны үстереп бирде. Монда канат ныгыту өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?

– Фольклор музыкасы дәүләт ансамблендә иҗат юлын башлап, канат ныгытып, үзләре мөстәкыйль җырчы, иҗатчы булып китүчеләр шактый. Ләйсән Гыймаева, Раяз һәм Рәсим Фасыйховлар, Алмаз Нургалиев, Илнат Фәрхуллин, Илшат Вәлиев шундыйлардан. Ни дисәң дә, ансамбль – зур мәктәп ул. Ул – сәнгать мәктәбе генә түгел, тормыш мәктәбе дә. Ансамбльгә килгән һәр кеше бер яклы гына артист булып килә: я җырчы, я биюче, я уен коралында уйнаучы. Эшләү дәверендә универсаль артистка әверелә. Ул уен коралында уйнауны да үзләштерә, бии дә, җырлый да. Яшерен-батырын түгел, бездә таләпләр зурдан. Айдар абый сәнгать җитәкчесе буларак, һәр килгән кешене энә күзеннән үткәреп сайлап ала. Килеш-кыяфәт, сәләт, ә иң мөһиме: тәртип һәм дисциплинага игътибар итә. Бездә тәртип катгый. Ансамбльне азмы-күпме белгән кешегә бик мәгълүм инде. Менә шушы сыйфатларга ия булып, татар милли сәнгатен чын күңелдән яратып килгән кешеләр ансамбльдә эшли, канат ныгыта. Арабызда ансамбльнең беренче көненнән бүгенгә кадәр армый-талмый эшләүчеләр, Татарстанның атказанган артистлары, хәтта «халык артисты» исеменә лаек булган сәнгатькәрләребез дә бар. Бу нисбәттән бездә исем бирелү, лаеклы бүләкләр алуга да игътибар зур. Исемнәр алу киләчәктә тагын да канатланып эшләргә стимул бирә бит ул. Бездә эшләп киткән артистлар белән дә элемтә өзелми. Бер казанда кайнагач, юлларыбыз гел кисешеп тора. Сыйфатларга килгәндә, музыкаль  сәләттән тыш, үҗәт һәм тырыш, кирәк вакытта түзем булу, бик әйтәсе килгәндә дә телеңне тыеп кала белү кирәктер. Анысы кайда да кирәк инде. Ә иң мөһиме – эшләгән эшеңне ярату.

– Фольклор кызык түгел бит ул, дигәннәргә җавабыгыз нинди булыр?

– Сәнгатеңне халыкка ничек тәкъдим итәсең бит! Безнең концертлар фольклорга нигезләнгән шоу кебек бара. Тамашачыга бер үк артистның өч төрле эш башкаруы да кызыклы һәм уникаль күренә. Без 25 ел дәвамында 55 тапкыр чит илдә булдык. Европа, Азия, Африка илләрен әйләндек. Үзебез кебек коллективларны күп күрдек. Ләкин андый уникаль ансамбль бер без генә икәнлеккә инандык. Бу – безнең төп фишкабыз. Чит илләрдә дә популяр булуыбызның сәбәбедер. Һәр номерның тууы ул – үзе бер кызыклы уникаль процесс. Аерым бер тарих. Әсәрнең асылын югалтмыйча, бүгенге тамашачыга кызыклы булырлык итеп куярга тырышабыз.

–  Эстрада концертларын күзәтеп барасызмы, анда нинди хәлләр бар?

– Үзем дә Казанга эстрада җырчысы булырга дип идем. Укый-укый карашлар үзгәрде, эчке дөнья баеды, күңел җитди музыкага тартылды. Мин Татар дәүләт гуманитар педагогика университетының музыка факультетында вокал буенча Татарстанның халык артисты Мингол абый Галиев классында укыдым. Айдар абый җыр кафедрасы җитәкчесе иде һәм менә ул өченче курста укыганда ансамбльгә чакырды. Шул рәвешле 3 ел укып эшләргә туры килде. Кызык та, мавыктыргыч та, бераз авыр да чаклар иде ул. Эшли башлаганыма тиздән 20 ел була.

Эстрадага килгәндә, минем эстрада җырларым да шактый. Аларга клиплар да төшерәм. Эстраданы начар димим, һәр заманның үз җырчылары бар. Бүген дөрес репертуар сайлап иҗат иткән җырчылар бар. Һәркемнең – үз юлы, үз урыны инде.

 – Мөмкинлек бирелсә, җыр сәнгатендә нәрсәне үзгәртер идегез?

– Халык арасында: «Бүген эстрадада 800ләп җырчы бар, шуларның һәрберсе, эстраданы чүп басты, дип сөйли», – дигән мәзәк сүз йөри. Әйткәнемчә, эстрадада бик матур итеп эшләп килүче җырчылар, талантлы артистлар күп. Таланты булып та, халыкка чыга алмыйча йөрүчеләр дә шактый.

Элек сәнгать советлары булган, шуны кайтарырга кирәк, дигән фикер дә бар. Ләкин сәнгать советын кайтарып кына хәлне үзгәртеп булмаячак. Бер бик дәрәҗәле халык артистының: «Яшь чагында җырлар иҗат итә идем, әмма худсовет радиога үткәрмәде. Шул ук җырны халыкныкы дип тәкъдим итәм –үткәрәләр иде», – дип сөйләгәне бар. Димәк, бу советларның элек тә объективлыгы шуның кадәр генә булган. Хәзерге көндә бигрәк тә.

Хәзер эстрада бизнес кануннары буенча яши. Кассовый җырчылар бик күп түгел, алар 6–7 генә. Без аларның барысын да беләбез.

– Рөстәм, мәдәни чараларда актив катнашасыз. «Биш буын шагыйрьләр бергә» дигән әдәби чарада, мәсәлән, кайберәүләр өчен ачыш булдыгыз. Ансамбль солистының танылу юлы, күрәсең, озынрактыр. Мондый хәлләр кәефне кырмыймы?

– Бу чара үземә дә бик кызык булды әле. Равил Фәйзуллин сүзләренә Фасил Әхмәтов язган «Китәсездәмени, аккошлар?» җырын башкардым. Татар әдәбияты белән гел кызыксынып баручы кеше буларак, бу даирәдә кайнап алу, язучы, шагыйрьләр белән якыннан күрешеп, аралашу күңелгә хуш килде. Мондый чараларның ниндидер аерым атмосферасы бар. Мин һәрбер нәрсәдән уңай яклар эзләргә тырышам. Минем очракта ансамбль эшчәнлеге белән шәхси иҗат киресенчә, бер-берсен тулыландырып тора. Ансамбль концертлары вакытында без сольный җырларыбызны җырлыйбыз. Аерым концертларда: «Бу егет бит Фольклор ансамблендә эшли», – дип таныйлар. Һәр җыр да халыкка әле барып җитмәгән икән, димәк, нидер эшләп бетермәгәнмен. «Җете кызыл тиз уңа» дигән гыйбарә бар. Йолдыз булып атылганчы, салмак иҗат итсәң, бәлки дөресрәктер.

– Танылуның иң җиңел юлы – уйнап-биеп, «җиңел» җыр башкару. Барыр идегезме шундый юлга?

– Юктыр. Берсеннән берсен аерып булмый торган җырлар күп. Алар күпчелек дискотека өчен. Кемдер аларны яратып башкара. Мин түгел.

– Бәләкәй Рөстәм, мөгаен, җырга һәвәс булгандыр. Гади авыл малаен сәнгать юлына кем кертеп җибәрде?

– Минем тел җыр белән ачылган. Әле юньләп сөйләшә белмим, ә җырлау инде бар. Моны әти белән әни, кызык итеп, 3 яшьлек вакытымда магнитофон тасмасына яздырып алып калганнар. Шундый кызык, әле дә тыңлыйбыз. Үсә төшкәч, район музыка мәктәбенә җыр һәм баян буенча укырга кердем. Ул елларда бер генә мәдәни чара да миннән башка үтмәгәндер.

Апа мәктәпне тәмамлагач, әтинең безгә әйткән сүзләрен гомеремдә дә онытмыйм. «Улым, кызым, алдынгы терлекче, алдынгы тракторчы булсагыз да, бер сүзем юк», – диде ул. Бу аның: «Балалар, нинди һөнәр сайласагыз да сүзем юк, эшегездә яхшы белгечләр булыгыз», – дип әйтүе булган инде. Апам  туган авылыбызда – Мөслим районы Тойгелде авылында – мәдәният йорты мөдире булып эшли. Чараларны бергәләп үтерәбез. Профессиональ сәхнәдә 20 елга якын эшләсәм дә, үзешчән сәнгатькә дә мөкиббән мин. Шоу-бизнес, акча, популярлык дип, сәнгатьне акчага әйләндереп шашынган вакытта, авыл самими һәм ихлас сәнгатьне – үзешчән мәдәниятне саклап килә.

Блиц-сораштыру

– Әле генә укылган әсәрдән кайсы җөмлә күңелгә кереп калды?

– «Һәр гомер үз язмышын иҗат итә. Бу иҗатның төп шарты – көрәш. Көрәш тукталдымы – гомер үлә башлый».

Галимҗан Гыйльманов, «Оча торган кешеләр».

– Иң кадерле җыр?

– «Илкәем». Шуны җырлап, укырга кердем. Ул минем визит карточкасы кебек.

– Иң матур истәлек?

– 9 нчы сыйныфта укыганда, «Сандугач сайрар илем» фестивалендә катнашып, I дәрәҗә лауреат булдым. Аның гала-концерты Казанда яңа гына ачылган «Пирамида» залында узды. Шул бик зур вакыйга булган иде.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре