Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов 1996 елда Татарстан финанс министры вазыйфасындагы беренче эш көне видеосын урнаштырган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 1996 елда республика финанс министры вазыйфасындагы беренче эш көне видеосын урнаштырган. Ул финанс өлкәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлап, үзенең телеграм-каналында шушы видеосы белән уртаклашкан.

Барлык финансистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм! Финанс министры вазыйфасындагы беренче эш көнем”, – дип язып куйган Рөстәм Миңнеханов.

Видеода ул чагында республика Премьер-министры вазыйфасын биләгән Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның булачак Рәисен Финанс министрлыгы коллективы белән таныштыра.

Рөстәм Миңнеханов 1996 елның 10 ноябрендә министр итеп билгеләнгәнче, Биектау районы хакимияте башлыгы вазыйфасында эшләгән. Финанс министры вазыйфасында 1998 елның 10 июленә кадәр хезмәт куйган.
Исегезгә төшерәбез: Россиядә һәр ел саен 8 сентябрьдә Финанс өлкәсе хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре