Бу хакта бүген республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасында хәбәр итте. «СВОда катнашучыларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча Хөкүмәт составында аерым структура – бүлекчә булдыру һәм бу юнәлешнең кураторы итеп Россия Герое, генерал – полковник Александр Лапинны ТР вице-премьеры статусында билгеләү турында карар кабул ителде», – диде ул. «Әлбәттә, сугышчыларның төп таянычы – ныклы тыл. Аларның һәркайсының үз язмышы дәүләтнең ышанычлы яклавы астында булуына нык ышануы мөһим", - диде Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез