Рөстәм Миңнеханов: «Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы эше үзенчәлекле булды»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы эшен бернинди арттыруларсыз үзенчәлекле дип атарга мөмкин. Бу хакта ул Дәүләт Советында узган йомгаклау утырышында әйтте.

“Соңгы биш ел эчендә безнең барыбызга да алда торган бурычларны яңа шартларда хәл итәргә туры килде, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Әлеге катлаулы чорда ярдәм күрсәтүләре өчен без Россия Президенты Владимир Путинга һәм ил Хөкүмәтенә рәхмәтебезне белдерәбез”.

Татарстан Рәисе әйтүенчә, барлык кыенлыкларга да карамастан, Татарстан тотрыклы социаль-икътисадый үсешен дәвам иттерә. “Кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләренең өзлексез эше, дәүләт ярдәмен тормышка ашыру бәрабәренә былтыр республикада тулаем төбәк продукты 4,32 триллион сум тәшкил итте. Соңгы биш елда әлеге күрсәткеч 112 процентка үсте. Татарстанда өченче ел рәттән рекорд күләмдә торак кулланылышка тапшырыла. Узган ел төп капиталга инвестицияләр күләме – 1,18 миллиард сум”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, партнерлык финанслары инструментлары өлкәсендәге инвестицияләр дә мөһим урын алып тора. “Илнең дүрт төбәге белән беррәттән, Татарстан әлеге тәҗрибә рәвешендәге проектта катнаша”, – диде Татарстан Рәисе.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы эшенә аерым тукталып, Рөстәм Миңнеханов парламентның 1 июльгә 556 закон кабул итүен дә искәртте. “Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү мөһим вакыйгага әверелде. Гавами хакимиятнең барлык органнарын камилләштерү юнәлешендә җентекле һәм зур эш башкарылды”, – диде Татарстан Рәисе. Аның әйтүенчә, әлеге үзгәрешләр милли һәм мәдәни үзенчәлекләрен чагылдырды, алдагы үсешкә юнәлеш бирде.

“Киләсе чакырылыш депутатлары эше дә шундый ук нәтиҗәле һәм уртак максатларга ирешүгә юнәлдерелгән булачак дип ышанам. Биш елда сез бик зур эш башкардыгыз. Барыгызга да бик зур рәхмәт!” – диде Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре