Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов бәйрәмнәр чорында террорчылыкка каршы иминлек чараларын көчәйтергә кушты

Яңа ел һәм Яңа ел каникулларын бәйрәм итү чорында гражданнарның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре беренче планга чыга. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Рөстәм Миңнеханов Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре чорында террорчылыкка каршы иминлек чараларын көчәйтергә кушты. Шулай ук ул хакимиятнең барлык органнары һәм граждан җәмгыяте структураларының үзара тыгыз хезмәттәшлек итү зарурлыгына игътибар итте.

«Беркем дә читтә калырга тиеш түгел", - диде ул. Хокук тәртибен саклау өчен дружиначыларны да, шәхси сак предприятиеләрен – ЧОПларны да, яшьләр формированиеләрен дә җәлеп итәргә кирәк.

Татарстан Рәисе муниципаль берәмлекләр башлыкларына, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренә чараларны оештыручыларның Яңа ел һәм бәйрәм чараларын уздыру чорында барлык иминлек таләпләрен төгәл үтәвен тәэмин итәргә кушты.

"Эшне бәйрәм көннәре тискәре вакыйгалар белән караңгыланмаслык итеп оештырырга кирәк, - диде ул. - Статистика буенча, кызганычка каршы, Яңа ел бәйрәм көннәрендә гадәттәге көннәр белән чагыштырганда янгыннар саны арта, янгыннар һәм пиротехник эшләнмәләрдән имгәнүләр куркынычы арта».

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 22.12.2025 № 1121 карары белән төбәктә янгынга каршы махсус режим урнаштырылган. "Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләренә, хакимият башлыкларына, объект милекчеләренә торак фондында, социаль учреждениеләрдә, шул исәптән тәүлек буе кеше була торган объектларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәүне тәэмин итәргә, пиротехник эшләнмәләрне бары тик билгеләнгән урыннарда гына куллануны контрольдә тотарга кирәк", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, кышкы каникулларда республика шәһәрләрендә һәм районнарында 151 чыршы шәһәрчеге оештырылган, шуларның 43е – Казанда, паркларда һәм скверларда, шулай ук ишегалды территорияләрендә «Күрше» кышкы фестивале кысаларында массакүләм чаралар уза, боз шугалаклары һәм чаңгы трассалары эшли. Моннан тыш, барлык мәктәпкәчә, мәктәп, спорт учреждениеләрендә һәм мәдәни-күңел ачу йортларында бәйрәм активлыгы бара.

"Узган ел бәйрәм массакүләм күңел ачу урыннарына көн саен 20 меңгә кадәр кеше килгән иде, Яңа ел төнендә – 130 меңнән артык кеше. Быел да кеше саны кимрәк булмаячак. Безнең бурыч - Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре чорында халыкны мөмкин кадәр иминрәк итү өчен Террорчылыкка каршы куркынычсызлык чараларын көчәйтү», - дип тагын бер кат ассызыклады Татарстан Рәисе.

Моннан тыш, шәһәрләрдә һәм районнарда тотрыклы тормышны тәэмин итү максатларында бәйрәм көннәрендә энергетика һәм торак коммуналь хуҗалыгы объектларының, юл һәм транспорт оешмаларының, ашыгыч медицина ярдәме бригадаларының һәм башка оператив хезмәтләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итәргә кирәк, диде Татарстан Рәисе.

Алдан бирелгән йөкләмә нигезендә муниципаль районнар һәм шәһәр округлары, предприятиеләр һәм оешмалар администрацияләрендә бәйрәмнәр һәм Яңа ел каникуллары чорында җаваплы вазыйфаи затларның тәүлек буе кизү торуы оештырылырга тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре