Рөстәм Миңнеханов белән Анна Цивилева СВО ветераннары өчен ярыш мәйданчыкларын карадылар

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм статс-секретарь - Россия Оборона министры урынбасары, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева махсус хәрби операциясдә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс-2025» беренче чемпионатның ярыш мәйданчыкларында булдылар. Турнир Казан вертолетлар заводының җитештерү-укыту үзәгендә оештырылган.

Чемпионатның төп максаты - махсус хәрби операциядә катнашучыларны комплекслы тернәкләндерүне тәэмин итү, яңа һөнәрләр һәм белгечлекләр үзләштерүгә ярдәм итү. Чемпионат Казанда 25-29 июль көннәрендә уза. Ул 400дән артык кешене берләштерә - бу катнашучылар, экспертлар һәм озатып йөрүчеләр.

Рөстәм Миңнеханов һәм Анна Цивилева экспертлар һәм конкурсантлар белән аралаштылар. Ярышлар программасына барлыгы 15 дисциплина кертелгән, шул исәптән веб-эшләнмә (программалаштыру), автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү, слесарьлык эше, сәнәгать робот техникасы, эретеп ябыштыру технологияләре һ.б. ярышлардан тыш, катнашучылар өчен һөнәри юнәлеш бирү мастер-класслары да әзерләнгән.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, республикада МХОдә катнашучыларга, аерым алганда, ветераннарны эшкә урнаштыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Ул «Абилимпикс» чемпионаты МХОдә һәр катнашучыга үз потенциалын ачарга һәм яңа күнекмәләр алырга мөмкинлек бирәчәгенә ышаныч белдерде.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча Казанда 75 финалист сайлап алыначак, алар быел октябрь аенда Мәскәүдә узачак «Абилимпикс» илкүләм чемпионаты финалында үз осталыкларын күрсәтәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре