Бүген «Азия һәм Якын Көнчыгыш илләре аша уза торган халыкара мультимодаль транспорт коридорларын үстерү» сессиясендә катнашучылар автомобиль юллары челтәрен һәм «Төньяк – Көньяк» халыкара транспорт коридорын үстерүнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Сессия «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белдергәнчә, «Төньяк – Көньяк» транспорт коридоры бүген Россиянең мөһим проектларының берсе. Аның сүзләренә караганда, әлеге проект белән системалы рәвештә шөгыльләнәләр, бу эшне Россия Хөкүмәте вице-премьеры Виталий Савельев җайга салачак.
Марат Хөснуллин хәбәр иткәнчә, илдә тимер юл, су транспорты кебек транспорт юнәлешләре дә үсеш ала. Автомобиль юллары үсешенә килгәндә, аларда хәл гадирәк, чөнки юллар челтәре бар, һәм бүген алар тиешле хәлгә китерелә, яңа маршрутлар салына. Марат Хөснуллин Казахстан коллегалары белән автомобиль юллары һәм транспорт коридорлары буенча эшне тәңгәлләштерү турында килешү имзалануын искәртте. «Ассызыклыйм, "Төньяк – Көньяк» проекты – иң перспективалы юнәлеш", - дип белдерде Марат Хөснуллин. Ул шулай ук узган 2023 елда гына да Россиядә автомобиль транспорты үсеше 18% тәшкил иткәнен искәртте.
Марат Хөснуллин әйтүенчә, "Төньяк-Көньяк" коридорыннан тыш, Россия Монголия һәм Кытайга чыгучы «Көнбатыш – Көнчыгыш» транспорт коридоры белән дә шөгыльләнә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан, динамик үсештә булган төбәк буларак, даими рәвештә транспорт челтәрләрен үстерүгә мохтаҗ. Ул искәрткәнчә, 2023 елда төбәктә төяп җибәрелгән продукция күләме 4,7 млрд сум тәшкил иткән. Җитештерелгән продукциянең яртысы экспортка чыгарылуын исәпкә алсак, бу зур күләмдә транспортта ташуларны таләп итә. "Болар барысы да безнең өчен транспорт компоненты бик мөһим икәнен күрсәтә! Безнең элемтәләрнең юнәлешләре үзгәрүен исәпкә алып, көнбатыштан көнчыгышка, һәм безгә көньяк диңгезләргә чыгу юллары кирәк. Без транспорт коридорлары мәсьәләсе илебез өчен стратегик яктан мөһим дип саныйбыз. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән генә товар әйләнеше үсеше бездә 83% тәшкил итте. Әлбәттә, бу күләмнәрнең барысы да транспорт белән тәэмин итүне таләп итә. Гомумән алганда, Көнбатыш һәм Көнчыгыш юнәлешләре барысы да перспективалы", – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук бүген су транспортын үстерү мөһим дип белдерде. "Без күптән түгел бу хакта фикер алыштык – Кама, Идел елгалары, шулай ук Каспий – минемчә, бу җитди ярдәм, бигрәк тә су транспорты – безнең йөкләрне ташуның, күчерүнең иң арзан төре. Нефть химиясе продукциясе генә түгел, ә авыл хуҗалыгы продукциясе, шул исәптән хәләл продукция җитештерүче дә булырга тиеш, бу коридорларның барысы да безнең өчен бик мөһим», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, транспорт коридорларын үстерү өлешендә Казахстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Таҗикстан белән актив эш бара. Без шулай ук Әфганстан белән эшләүне дә актив карыйбыз, диде ул.
Халыкара транспорт коридоры (ХТК) "Төньяк – Көньяк" – Санкт-Петербургтан Мумбай портына (Һиндстан) кадәр 7,2 мең километр озынлыктагы мультимодаль маршрут. ХТКның өч маршруты бар: транскаспий (тимер юллар һәм портлар кулланып), шулай ук көнбатыш һәм көнчыгыш (коры җир). 2023 елның маенда Россия һәм Иран Иранда "Төньяк - Көньяк», Решт - Астара көнбатыш маршруты тимер юлының соңгы кирәкле участогын төзеп бетерү турында документларга кул куйдылар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез