Бүген Татарстан башкаласында Казан вертолет заводы җитештергән 10 Ми-8МТВ-1 вертолетын төбәкләргә тапшыру тантанасы узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм “Дәүләт транспорт лизинг компаниясе” генераль директоры Евгений Дитрих катнашты.
“Бүген чираттагы 10 Ми-8 вертолеты файдалануга тапшырыла, ел ахырына кадәр тагын 23е әзер булачак”, - дип белдерде Миңнеханов.
Аның басым ясап әйтүенчә, Ми-8 – бик күп бурычларны хәл кыла алуын күрсәткән, иң күп файдаланыла торган ышанычлы вертолетларның берсе.
“Илебезне вертолетларсыз күз алдына китерүе дә кыен. Завод ил өчен стратегик әһәмияткә ия”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренә караганда, дәүләт программасы кысасында соңгы ике елда илнең төрле төбәкләренә Казанда эшләнгән 50 машина озатылган.
Шулай ук Татарстан Рәисе басым ясап әйткәнчә, болай да дөньякүләм таләпләргә туры килгән вертолет заводы соңгы елларда үзгәреп, тагын да яхшырган.
Евгений Дитрих, үз чиратында, заказларны вакытында һәм сыйфатлы үтәүләре өчен завод коллективына рәхмәт белдерде. “Бу заманча һәм тиз вертолетлар вакытында, югары сыйфатлы итеп җитештерелә”, - диде ул.
Вертолетның характеристикасына килгәндә, очып китү массасы – 13 тонна, ә максималь тизлеге – сәгатенә 250 чакрым. Очу ераклыгы 715 чакрымга җитәргә мөмкин. Вертолет, өч экипаж әгъзасын кертеп, берьюлы 25 кешене “күтәрергә” мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез