Лаеш районының Нармонка авылында Агробиотехнопарк ачылды. Аның ачылышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут катнашты.
Билгеле булганча, бу көннәрдә республикада “Рус кыры – 2024” селекционерлар һәм орлыкчыларның I Бөтенроссия форумы узды. Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнопаркы да үз ишекләрен әлеге чара кысаларында ачты.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстанда иң заманча мәйданнар – технопарклар ачыла. Һәм, ниһаять, Агробиотехнопаркка да чират җитте.
– Татарстан сәнәгать республикасы булса да, авыл хуҗалыгы безнең өчен икътисадның мөһим юнәлеше. Бүген фән һәм аның казанышларыннан башка көндәшлеккә сәләтле булу бик авыр. Яңа технопаркның әһәмияте төбәк өчен генә түгел, ә гомумән ил өчен зур булыр дип уйлыйбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе ачылышка буш кул белән килмәгән иде. Ул университетка селекцион комбайн алу өчен сертификат бүләк итте.
Оксана Лут та әлеге чарага килгәнче үз илебездә җитештерелгән көнбагыш чәчелгән мәйданнарны карап чыгуын әйтте.
– Бик яхшы нәтиҗәләр. Без Татарстанда һәм гомумән Идел буенда бодай һәм соя үстерү перспективалары буенча фикер алыштык. Хәзер үсемлекләрнең һәм хайваннарның селекция һәм генетикасы азык-төлек куркынычсызлыгы һәм технологик тәэмин итү буенча яңа илкүләм проектта иң төп юнәлешләрнең берсе. Без аны әзерлибез. Һәм агробиотехнопарк Россия селекциясен үстерү өчен яхшы мәйдан булып торачагына өметләнәбез, – диде федераль министр.
Аның сүзләренчә, инде быелдан ук көнбагыш, шикәр чөгендере һәм башка культуралар буенча алга китеш булачак.
– Агробиотехнопарк яңа сортлар һәм гибридлар эшләр, студентлар моңа өйрәнсен өчен яхшы мәйдан булачак. Соңрак алар аспирантурага китеп, яңа сортлар һәм технологияләр барлыкка китерү өчен фәнни хезмәткәрләр булып җитәрләр, – диде ул.
Агробиотехнопарк эшчәнлеге белән безне Казан дәүләт аграр университетының фәнни-инновацион эшчәнлек буенча идарә итү җитәкчесе Марат Кәлимуллин таныштырды. 211 гектар мәйданда студентларга гамәли эш алып бару өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Проект 501 млн сумга төшкән.
– Бу комплекс Россиядә беренчеләрдән булып тормышка ашырылды, – диде ул. – Инде бу проект белән башка төбәкләрдән дә килеп кызыксыналар. Биредә административ бина, ашханә, заманча лаборатория, кунакханә, теплица урнашкан. Монда студентлар университетта алган белемнәрен гамәли яктан ныгыта. Шулай ук бизнес-партнерлар да килә.
Марат Кәлимуллин әйтүенчә, 2022 елда университетта селекция һәм орлыкчылык үзәге ачылган. Әлеге вакытта бер үсемлекнең яңа сортына патент алыр өчен гариза тапшырылган. Киләчәктә бодай, соя, карабодайның яңа сортларын эшләячәкләр.
Әйтик, студентлар тәҗрибә алсын өчен территориядә 1150 квадрат метрлы заманча теплица эшләгәннәр. Аның төп максаты – студентларны, яшь белгечләрне заманча шартларда кыяр һәм помидор үстерергә өйрәтү.
– Алар монда үсемлекләр белән эшләргә (тукландырырга, корткычлардан сакларга) кирәклеген өйрәнәләр. Моннан тыш, заманча теплицада эшләү тәртибенә төшенәчәкләр. Шулай итеп алар башка зур теплицаларда эшләргә әзер белгеч булып барачак, – диде ябык туфраклы лабораториянең мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Рөстәм Низамов .
Икенче юнәлеш фән белән бәйле. Биредә Россиядә эшләнгән яңа сортларны өйрәнәләр. Мәсәлән, әлеге вакытта кыярның 13, томатның 16 гибриды өйрәнелә.
– Аларның күпчелеге Россия селекциясе, ләкин зур теплицаларның күпчелек мәйданнарын чит ил сортлары алып тора. Без аларның барысын да тикшерәбез, өйрәнәбез һәм нәтиҗәләр аларның чит илнекеләреннән бер дә калышмавын күрсәтә, – диде Рөстәм Низамов.
Быелның июнендә генә ачылган теплицада әлегә кыяр һәм помидор үсә. Киләчәктә татлы борыч һәм баклажан да утыртачаклар. Монда үскән яшелчәләр кибетләргә сатуга куелачак.
– Теплица ел буена эшли. Безнең төп максат – укыту һәм фәнни күзлектән өйрәнү генә, ә уңыш – күңелле бер бонус кына. Безнең теплица Россиядәге иң яхшы теплицалардан бер дә калышмый, – диде ул.
Фото: rais.tatarstan.ru
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез