Рөстәм Миңнеханов иң яхшы медицина коллективларына машина ачкычлары тапшырды

Республиканың беренчел звено тармагында хезмәт куйган иң яхшы медицина коллективларына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның махсус бүләге "Лада Гранта" машиналары тапшырылды.

«Ак чәчәкләр 2024» бәйгесендә беренче тапкыр берьюлы өч "Лада Гранта" машинасы тапшырылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның шушы махсус бүләгенә республиканың беренчел звено тармагында хезмәт куйган өч медицина коллективы лаек булды.

Шул рәвешле түбәндәге медицина оешмаларына яңа машина ачкычлары тапшырылды:
- Казанның 10 нчы номерлы хастаханәсе коллективы,
- Чистай район үзәк хастаханәсенең балалар бүлеге коллективы,
- Әтнә үзәк район хастаханәсе коллективы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре