Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә XXI халыкара мөселман форумында чыгыш ясады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Деглобализация чорында тынычлык һәм ышаныч: заман чакыруларына Ислам карашы» дигән XXI халыкара мөселман форумында катнашты.

Чара Россия мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган, илләр һәм халыкларның сәяси, икътисадый һәм мәдәни мөнәсәбәтләренә эз калдыра торган деглобальләшү проблемалары буенча фикер алышуга багышланган.

Үз чыгышында Миңнеханов билгеләп үткәнчә, дөньякүләм трансформация контекстында быелгы форум темасы гаять актуаль.

"Планета халкының дүрттән бер өлешен берләштергән мөселман өммәте халыкара мөнәсәбәтләрнең яңа архитектурасын формалаштыруда торган саен әһәмиятлерәк роль уйный…

Россия – ислам тарихи һәм мәдәни мирасның аерылгысыз өлеше булган уникаль ил. Мөселманнар дәүләтебез үсешенә саллы өлеш кертүче төп халык булдылар һәм шулай булып калалар. Без бу партнерлыкта стратегик перспектива күрәбез", - диде Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре