Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өлешчә мобилизация кысасында чакырылган республика хәрбиләре белән очрашты. Очрашу аларны җыю пункты булып саналган «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә узды.
Татарстан Президентына ял һәм ашау-эчү ничек оештырылганын күрсәттеләр. Билгеле булганча, Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты хәрбиләрне өч тапкыр кайнар ризык белән тәэмин итәчәк. Ашханәләр 4 зонада урнашкан. Рөстәм Миңнеханов ризык сыйфатына аерым игътибар бирергә кушты.
Моннан тыш җыелу үзәгендә медицина пункты, сак бүлеге, сәүдә зонасы да бар. Моңа өстәп Татарстан Президенты санитар-гигиена шартларын кайгыртырга кушты. Якын арада мобиль мунчалар урнаштыру күздә тотыла.
Мобилизациягә эләккән кешеләрне бирегә 1 октябрьгә кадәр җыячаклар. Аннан исә хәрби әзерлек эшләре башланачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез