Рөстәм Миңнеханов “Росатом” җитәкчелеге белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген иртән “Роатом” дәүләт корпорациясенең фәнни-техник блогы җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Хөкүмәт йортындагы эш бүлмәсендә узды. Анда үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре (шул исәптән аддитив технологияләрне үстерү өлкәсендә) каралды. Шулай ук федераль дәрәҗәдә аддитив технологияләр (3-D принтер ярдәмендә объектлар булдыру) өлкәсендә “Росатом” дәүләт корпорациясе белән Татарстанның уртак башлангычлары мәсьәләсенә кагылып үтелде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре