Рөстәм Миңнеханов Россия белән Казахстан үзара хезмәттәшлекне ныгытырга ниятләвен әйтте

Россия һәм Казахстан финанс өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытырга планлаштыралара. Бу хакта «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаевның Россиягә дәүләт сәфәре алдыннан хәбәр итте.

Миңнеханов сүзләренчә, алда торган күрешү ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен мөһим этәргеч булачак.

«Бу төбәкләр һәм компанияләр өчен сигнал, безнең илләр бер-берсенә географик яктан да, менталь яктан да якын партнерлар», - дип белдерде ул ТАСС белән әңгәмәдә.

Татарстан лидеры «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эше кысаларында партнерлык финанславы буенча уртак проектларны гамәлгә ашыру механизмнары эшләнәчәк, дип өстәде.

Аның сүзләренчә, Россия һәм Казахстан Президентларының килешүләрен төгәл эчтәлек һәм реаль инициативалар белән тулыландыру мөһим.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казахстан компанияләре Россия икътисадына актив инвестицияләр кертә, шул исәптән Татарстанны базарга чыгу мәйданчыгы буларак та файдалана.

«Күп еллар дәвамында Казахстан безнең әйдәп баручы чит ил партнеры булып кала бирә. 2024 ел нәтиҗәләре буенча республикалар арасында товар әйләнеше 760 млн доллар тәшкил итте», – дип хәбәр итте ул.

Аның сүзләренчә, Татарстан предприятиеләре Казахстанда автомобиль төзелеше, нефть чыгару һәм нефть химиясе өлкәләрендә эшчәнлек алып бара.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре