Taikai – 1000 кВ кадәр көчәнешле электр энергиясен тапшыру һәм бүлү өчен җиһазлар проектлау һәм җитештерү буенча махсуслашкан Кытай хосусый сәнәгать холдингы. Компаниянең продукциясе һәм карарлары 120 дән артык илгә һәм регионга җибәрелә. Компания тикшеренүләрне, эшләнмәләрне, сынауларны һәм җиһазларны гамәлгә кертүне берләштерә торган фәнни-җитештерү инфраструктурасын актив формалаштыра.
«Бүген без сезнең компания белән энергетика тармагындагы уртак проектларга нигез салабыз. Һәр йортның уңайлылыгы, сәнәгать предприятиеләренең өзлексез эшләве һәм заманча цифрлы сервисларның тотрыклылыгы аңардан тора», - диде Миңнеханов, компания җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп.
Taikai Group генераль директоры урынбасары Лю Бо билгеләп үткәнчә, бүген компания өчен мөһим көн, чөнки Татарстан партнеры белән килешү имзалана. «Электр белән тәэмин итү бүген дөньяда төп инфраструктураларның берсе булып тора, соңгы 50 елда Кытайда бу тармакның үсеше бик тиз бара», – дип ассызыклады ул.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов барында Taikai Electric Group компаниясе һәм «Искра-Волга» технопаркы арасында килешү имзаланды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез