Рөстәм Миңнеханов: "Татарстанда укытучы һөнәре яңа дәрәҗәгә күтәрелсен өчен барысы да эшләнә"

Татарстанда Россия Президенты тарафыннан игълан ителгән Укытучы һәм Остаз елының ачылу тантанасында   «Минем яраткан укытучым» фотоархив акциясенә старт бирелде. Анда бездәге барлык буын укытучыларының миллионлаган сурәтләре урын алачак. Республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин  быел педагогларга кагылышлы күңелле вакыйгалар  күп булачагын әйтте. Ә яз көне аларга ярдәм  чарасы да көтелә.  Тик министр  аның ничек буласын әлегә сер итеп калдырды.

Бәйрәмгә укытучы династияләре, халык укытучылары да чакырылган. Үз эшенең осталарына бүләкләр дә тапшырдылар. Мөгаллимнәрне котларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.

– Һәрберебезнең тормышында мөһим урын алып торган укытучысы, остазы бар. Без аларны һәрвакыт җылы хисләр белән искә алабыз. Бу залда үз һөнәрләрендә иң яхшылар – халык укытучылары, Мирза Мәхмүтов исемендәге премия лауреатлары, педагоглар династияләре. Татарстанда укытучы һөнәре яңа дәрәҗәгә күтәрелсен өчен барысы да эшләнә.  Яңа белем бирү технологияләре укытучыларның эш шартларын яхшырта, аларны тормышка ашыру мөмкинлекләрен киңәйтә, – диде Рәис.

Рөстәм Миңнеханов быел югары мәктәп, фәнгә игътибар биреләчәгенә басым ясады. Татарстанда яшь галимнәргә нәтиҗәле эшләү өчен уңайлы шартлар тудыру дәвам итәчәк. «Яшь галимнәр – Россиянең техник һәм технологик алгарышына өмет. Безнең төп өстенлегебез – талантларга, иҗади һәм интеллектуаль хезмәткә сакчыл караш. Бу, һичшиксез, нәтиҗә китерер дип ышанам», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Илсур Һадиуллин республиканың мәгариф тарихына багышланган китап бастырыласын, укытучыларга атап, музей, урам, парклар булдырыласын әйтте.  «Әлбәттә, болар барысы да берьюлы башкарыла торган эш түгел. Әмма  башлаганны  башкарып чыгарбыз. Укытучы елы истә калырлык булачак, – дип ышандырды Илсур Һадиуллин. – Безгә укытучыларның барысы да тигез. Аларга кагылышлы проектлар барысы өчен дә булырга тиеш. Укытучыларга ярдәм дә күздә тотыла. Монысын мартта билгеләп үтәчәкбез».

Министр укытучыларга карашны үзгәртергә, алар турында күбрәк сөйләргә өндәде. Быелгы елның максаты да – укытучыга хөрмәтне арттыру, бу һөнәргә яшьләрне җәлеп итү. КФУда бүген  педагогик юнәлештә 745 студент укыса, шуларның яртысы ике телле мәктәпләр өчен әзерләнә.

– Алар,  мәктәпкә кайтып, үз көчләрен биреп эшли башлый, шунда төпләнә икән, безнең өчен моннан да зур табыш юк. Әти-әниләр, балаларның укытучыга хөрмәтен үстерик. Алар, рәхмәт сиңа, укытучым, дип әйтсә, менә шул мәгариф системасына  карашны үзгәртү була инде, – ди министр.

Укытучылардан быелгы елдан нәрсәләр көтүләре турында да сораштык.

– Минем өчен хезмәт хакы да, дәрәҗә дә беренче урында түгел.  Мәктәпләргә яңа федераль белем бирү стандартлары кертелде, әмма дәреслекләр һаман юк. Бу бит үзәктә булырга тиеш. Шуны кайтару буенча эшләсеннәр иде. Балаларга яхшы белем бирәсе килә. Яңа дәреслекләр алар өчен кызык, – диде Чистай районының инглиз һәм татар телләре укытучысы Рәмзия Әфләтунова.

Әлки районы Базарлы Матак гимназиясенең рус теле укытучысы Нурия Фаракшинаның иң зур теләге – хисап эшенең кимүе.

– Быелгы уку елында бездә  бер педагогик сыйныф ачылды.  Мин – аларның сыйныф җитәкчесе. Кызыксынучылар күп түгел. Анда 11 бала белем ала. Булачак педагогларны тәрбиялибез, – диде ул.

Татарстанның Халык укытучылары арасында  Казандагы 2 нче гимназиянең элеккеге директоры Камәрия Хәмидуллина да бар иде. Ул сәхнәгә күтәрелгәч, иң элек  остазлары – Әлифба авторлары Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитованың хезмәте турында зурлап сөйләде. Бүген дә дәреслекнең мәктәптә кулланылуына,  татар милләтенә телне өйрәтүдә зур ярдәмче булуына басым ясады.

– Укытучы кулында – илнең киләчәге. Бүген аягында нык басып торган, социаль яктан якланган укытучы гына сәламәт җәмгыятькә нигез сала  ала.  Укытучы һәм Остаз елында бу хакта уйланырга, нәтиҗәле карарлар кабул итәргә  насыйп булсын, – дип теләде Камәрия Хәмидуллина.

Сәрия Мифтахова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Сәрия Мифтахова

Көн хәбәре