Рөстәм Миңнеханов: «Татарстанга ышаныч зур»

Ярты сәгать дәвам иткән әңгәмә барышында республиканың үткәне, бүгенгесе һәм иртәгәсенә дә тукталдылар. Сөйләшү барышында яңгыраган төп фикерләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

Көнчыгыш белән элемтәләр турында

Татарстан географик яктан, хәер, алай гына түгел, геологик яктан да мөһим җирдә урнашкан. Элгәре яшәүчеләр, ил җитәкчелеге юкка гына Казан университетында тәүге Көнчыгыш юнәлешен ачу карарын кабул итмәгән. Биредә белгечләр әзерләү үзәген дә оештырганнар. Илебез өчен Көнчыгыш белән элемтәләр урнаштыру һәрвакыт мөһим булып саналган. Бүген исә бу эшнең әһәмияте тагын да артты. Чөнки элеккеге хезмәттәшләребез безнең белән дуслыкны өзде. Шуңа күрә без гарәп дөньясы, Көнчыгыш, Кытайга таба тагын да җитдирәк карый башладык. 2003 елда ил Президенты Владимир Путин Россияне Ислам хезмәттәшлеге оешмасына күзәтүче итеп алырга тәкъдим итте. Быел бу эшкә егерме ел. Үзебез үк күреп торабыз: хәзерге шартларда теге якта калган кебек булсалар да, Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керүче хезмәттәшләребезнең мәсьәләгә үз карашы бар һәм бер генә элемтә дә өзелмәде. Моны үзебез үткәргән форумнардан, яңа элемтәләрдән чыгып та әйтә алабыз. Безнең сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләргә игътибар итсәгез дә, алар Фарсы култыгы, Көнчыгышка таба борылды. Татарстанда булган мөмкинлекләр ил мәнфәгатьләрен алга этәрү өчен файдалы булачак дип уйлыйм. Көнчыгыш та безнең белән кызыксына.

Күпмилләтлелек турында

Илдә тынычлыкны сакларга төрле милләт һәм дин вәкилләренең үзара бергә яшәү тәҗрибәсе ярдәм итә. Безне генә алсак та, ислам һәм православие бар. Күрәсең, борынгы бабаларыбыз бик акыллы, зирәк булганнардыр, алар үз диннәрен, телләрен, мәдәниятен саклап калган. Мин моны илебезнең, Татарстанның зур казанышы дип саныйм. Казан Кремлендә православие чиркәве дә, мәчет тә бар. Гомумән, Татарстанда мондый урыннар бик күп. Моны, барыннан да бигрәк, өлкән буын тәрбиясе дип саныйм. Бу буыннан буынга күчә. Без дә әлеге мәсьәләгә бик игътибарлы булырга тырышабыз. Республикада милләтара һәм динара каршылыклар юк. Традицион тарихи кыйммәтләрне бер онытып бетергәч, аларны яңадан кайтаруы кыен. Ә без аны саклап кала алдык. Бу исә Җир йөзендәге тотрыклылыкның нигезе булып тора. Уртак йортыбыз безне әнә шулай яшәргә өйрәтте. Башкача була да алмый. Ничек кенә булмасын, дөньяда әнә шул татулыкны җимерергә теләүчеләр дә бар.

Икътисад турында

Болгавыр 1990 нчы елларда предприятиеләребезне саклап калдык, алай гына да түгел, үстерүгә ирештек. Бу хакта сөйләгәндә, без Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә бик рәхмәтле. Ул вакытта хакимияттә нәкъ менә аның командасы эшләде. Минтимер Шәймиев – тәҗрибәле җитәкче. Билгесезлек чорында, ул вакытта Татарстанны да сепаратистлар итеп күрсәтергә теләүчеләр булды, предприятиеләрне ябу турында уй да булмады. Алда торган төп бурыч – тотрыклылык һәм сәнәгать мөмкинлекләрен саклап калу. Приватизация башлангач, предприятиеләрне таратып бетермәү, бу эштә дәүләт катнашын саклап калу мөһим иде. Нәтиҗәсе күз алдында. Мин ул вакытта зур җитәкче түгел идем әле. Әмма аларның дәвамчысы булдым. Татарстан сайлаган юл бик дөрес булып чыкты.  Без моның өчен Беренче Президентыбызга рәхмәтле. Минтимер Шәймиев бүген дә республика тормышында актив катнаша. Без сәнәгать мөмкинлекләрен, эш урыннарын, халыкның керемен саклап калдык. Бу ил өчен эшләнде. Бүген авиация заводы да, вертолет заводы да, дары заводы да стратегик предприятиеләр булып санала, алар оборонаны ныгытуга хезмәт итә. Шул ук «КАМАЗ»ны алыгыз. Хәтерләсәгез, завод банкротлыкка чыккан һәм аны сату мәсьәләсе көн кадагында иде. Әмма Минтимер Шәймиев җитәкчелеккә моны эшләргә ярамаганлыгын җиткерә алды. Без булганын саклап кына калмыйча, икътисадны җитди рәвештә үзгәртә алдык. Чималга бәйлелектән котылу өчен, эшкәртү куәтләрен арттырдык. Нефть сәнәгате түбән тәгәрәгән чорда тармак оешмаларына ярдәм чараларын булдырдык. Федераль һәм республика дәрәҗәсендә тиешле карарлар кабул ителде. Нефть эшкәртү комплексын төзедек, нефть химиясе предприятиеләрен киңәйттек, энергетика тармагында зур проектлар башлап җибәрдек. Болар барысы да бүгенге дәрәҗәгә күтәрелергә ярдәм итте. Күптән түгел генә Казанда Россия Премьер-министры Михаил Мишустин булып китте. Ул ни өчен безнең авиация заводына килде дип уйлыйсыз? Төп бурыч – илне гражданлык авиация суднолары белән тәэмин итү. Әйе, «Суперджет» проекты бар. Ул бик яхшы, әмма импортка туры килгән өлеше зур. Бүген импортны алмаштыру юнәлешендә эш алып барыла. Ил тарафыннан безгә елына егерме Ту-214 очкычы җитештерү бурычы куелды. Россия Президенты моны хуплады. Ни өчен нәкъ менә безгә куштылар? Белгәнегезчә, үз вакытында Казанда Ту-160 очкычын җитештерүне туктаттылар. Ил җитәкчелеге бу эшне яңадан торгызырга кушкач, республика заводы әлеге бурычны тиешенчә үти алды. Ягъни Татарстанга ышаныч зур. Кыска вакыт аралыгында елына егерме очкыч җыя башлау – катлаулы бурыч. Әмма без моңа ничек ирешергә икәнен аңлыйбыз. Ил җитәкчелеге, Хөкүмәт ышаныч күрсәтте. Шуңа күрә без моны башкарып чыгарга тиеш.

М12 төзелеше турында

Безгә уңыш елмайды. Мәскәүгә кадәр югары тизлекле юл турында күптән хыяллана идек. М12 трассасыннан ил башкаласына 6,5 сәгатьтә барып җитеп булачак. Татарстан – сәнәгать төбәге, шуңа күрә безнең өчен транспорт артерияләре бик мөһим. Бу эштә Ил Хөкүмәтенең өлеше зур. Владимир Путин М12 проектын хуплады. Эшне Хөснуллин Марат Шакирҗан улы контрольдә тота. Юлның җиденче һәм сигезенче өлешләре Татарстан аша узачак. Без дә юлчыларга мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышабыз. Казанга кадәр юл декабрьдә ачылачак. Татарстанда стратегик әһәмияттәге ике күпер дә төзелә. Аларның берсе Идел аша салынса, икенчесе – Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлындагы Чулман күпере. Киләчәктә юлны Башкортстанга кадәр киңәйтү дә күздә тотыла. Әлеге заманча транспорт коридоры безгә алга таба хәрәкәт итәргә булышачак.

Санкцияләр турында

Бу бик авырттыра. Укол ясаганда да авырта бит? Бер яктан, санкцияләр бик җитди һөҗүм булып тора, чөнки технологик җиһазландыру ягыннан чикләүләр бар. Без дустанә мөнәсәбәттә булмаган илләрдәге бик күп тәэмин итүчеләрне югалттык. Икенче яктан, башка юлларны таптык. Әйткәнемчә, республика икътисады былтыр да, быел да үсеш күрсәтә. Әмма санкцияләр безгә авырткан җирләребезне күрсәтте. Эшне үзгәртеп корырга туры килде.  Түзәргә кирәкми. Бу – бүгенге чынбарлык. Шуңа күрә тәгаен чаралар күрергә кирәк. Әлеге эштә федераль үзәк тә бик нык ярдәм итә.

Яшьләрне читкә җибәрмәү турында

Тормыш сыйфаты шәһәрдә генә түгел, авылда да яхшы булырга тиеш. Татарстанда гамәлдә булган 44 республика программасы һәм илкүләм проектларның 25–27се тирәсе авыл җирлекләрен үстерүгә багышланган. Без салада яшәүчеләрнең хезмәт хакы лаеклы булсын өчен тырышабыз. Татарстан агломерацияләргә бүленгән. Мәсәлән, Кама аръягы агломерациясендәге «КАМАЗ»да, «Алабуга» махсус икътисадый зонасында, Түбән Камада белгечләргә сорау зур. Яшьләр үзе яшәгән җирлектән китә икән, кире әйләнеп кайтулары бик шикле. Шуңа күрә урыннарда яхшы белем бирү үзәкләре, иҗтимагый киңлекләр булдырабыз. Яшьләргә кая да булса барып кайтырга, спорт белән шөгыльләнергә шартлар кирәк. Әти-әниләргә исә белем бирү мәсьәләсе мөһим. Әлмәт нефть институтын гына барып күрегез. Стэнфорд бер читтә торсын. Чынлап әйтәм. Иннополис университеты да бик лаеклы. Шулай ук Түбән Камадагы химия институты буенча да зур эш алып барыла. Ул СИБУР белән берлектә оештырыла. Чаллыда исә «КАМАЗ» белән берлектә Югары техника мәктәбе төзеләчәк.

Туризм турында

Элек Казан оборона-сәнәгать комплексы булган гадәти совет шәһәре генә иде. туризмны үстерүгә беренче җитди адым ул – шәһәрнең Меңьеллыгы. Федераль ярдәм белән каланы тәртипкә китердек. Киләсе адым – Универсиада үткәрү. Казан ямьләнде. Бу ике дата безгә яхшы башлангыч бирде. Шәһәрне уңайлы һәм матур итү юнәлешендә эшләдек: иҗтимагый киңлекләр, спорт корылмалары, транспорт һәм кунакчыллык инфраструктурасын үстердек. Универсиада бик күп яңа кунакханәләр төзүне, шулай ук инглиз теле белгечләре әзерләүне таләп итте. Татарстанның Беренче Президенты тарафыннан зур эш башкарылды. Үз вәкаләтләрен миңа тапшыргач, Минтимер Шәймиев ике зур тарихи объект – Зөя шәһәр-утравы һәм Изге Болгарга алынды. Менә шушы эшләр төбәкне генә түгел, безне дә үзгәртте. Без кунакчыллыкка өйрәндек. Былтыр Татарстанга 4 миллион турист килде. Быел да моннан кимен көтмибез.

Татарстан күп кенә күрсәткечләр буенча алдынгы урында. Бу исә билгеле бер күләмдә психологик басым да ясый. Башкалардан калышасы килми. Ә моның өчен тизрәк хәрәкәтләнергә, тизрәк йөгерергә кирәк.

Фото: https://rais.tatarstan.ru/official_photo

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре