Бүген Татарстан халкы Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелү турындагы декретка кул куелуга 105 ел тулуны бәйрәм итә. Әлеге мөһим тарихи мөһим көн уңаеннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын әлеге истәлекле көн белән үзенең Телеграм-каналында котлады.
Рөстәм Миңнеханов ясалма интеллект белән ясалган видео тәкъдим иткән. Видеода ТАССР төзелү турындагы декретка кул куела. «Туган көнең белән, газиз Ватаныбыз!» – дип язган республика Рәисе үзенең котлавында.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез