Рөстәм Миңнеханов: «Төп максат – илдә җитештерелгән программа тәэминатына күчү»

Үзебезнекен сайла! Билгеле булганча, 2024 ел ахырына кадәр дәүләт компанияләре һәм учреждениеләре илдә җитештерелгән программа тәэминаты күчәргә тиеш. Бу, иң элек, куркынычсызлык өчен кирәк. Мөстәкыйльлек белән бәйсезлеккә дә ирешәсе бар. Күчеш чоры ничек бара? Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында шул хакта сөйләшү булды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Россия Президенты Владимир Путин ил икътисадының һәм социаль өлкәнең төп тармакларында технологик мөстәкыйльлеккә ирешү бурычын куйды. Республикада эшләп килүче цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе бу җәһәттән мөһим роль уйный.

Киберһөҗүмнәр дә иркенәеп, онытылып торырга мөмкинлек бирми. Татарстан Рәисе дә Татарстанга карата киберһөҗүмнәр санының кисәк артуы турында әйтә. Бу аңлашыла да: Татарстан һәм аның башкаласы соңгы арада зур халыкара чараларның үзәге бит!

– Бу мәсьәләне хәл итүнең төп юлы – мөһим инфраструктура объектларында илебездә җитештерелгән техниканы куллану. Бу җәһәттән җаваплы министрлыклар әлеге мәсьәләне контрольдә тотарга тиеш, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Рәис әйтүенчә, 2024 елга кадәр дәүләт компанияләре илдә җитештерелгән программа тәэминатына күчәргә тиеш. «Без ICL компаниясе белән берлектә республика учреждениеләрен «Астра Линукс» операцион системасына күчерү эшен алып барабыз. Ноябрьгә кадәр бу эшне төгәлләргә кирәк», – дигән бурыч куйды Татарстан Рәисе.

Импортны алмаштыру эше ничек бара соң? «ICL Services» компаниясе генераль директоры Руслан Вәгыйзов шул хакта сөйләде.

– Төп максат – илдә җитештерелгән программа тәэминатына күчү. Бу җәһәттән IT белгечләрнең белемен арттырабыз, яңа эш шартларына ияләшергә булышабыз, Россиядә җитештерелгән программа тәэминаты белән эшләргә өйрәтәбез, – диде ул. Сан теленә күчсәк, хәзерге көндә «Aстра Линукс»ка дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары үзәк аппаратының 92 проценты күчкән. Соңгы 14 көн эчендә генә дә мондый күчешне 8 меңләп кулланучы үткән. Барлыгы 1200ләп IT белгечне өйрәткәннәр.

Күчеш чорында нинди проблемалар белән очрашканнар соң? Шулар арасында кайбер программаларның «Астра Линукс» белән туры килмәве дә бар. Руслан Вәгыйзов әйтүенчә, хәзер тиз арада бу сорауны да хәл итү буенча эш алып барыла.

Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов инновацияле санлы проектлар белән дә танышып чыкты. Татарстан Фәннәр академиясе президенты, Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе советы рәисе Рифкать Миңнеханов әйтмешли, проектлар төрлелеге белән аерылып тора. Ягъни билгеле бер юнәлештә генә махсуслашу юк.

Әйтик, күргәзмәдә «Имин мәктәп» проекты тәкъдим ителгән иде. Бу, исеменнән аңлашылганча, ясалма акыл кулланып, видеоанализ ярдәмендә белем йортларында куркынычсызлык мәсьәләсен кайгырту өчен кирәк. Ул-бу була калса, әлеге система сак хезмәтенә шундук хәбәр итәсе икән. Бу проектны игътибарга алырга һәм сынап карарга тәкъдим итте Рәис. Мәктәпкә бәйле «Электрон белем бирү» системасының яңартылган төрен дә күрсәттеләр.

Күргәзмәдә медицина юнәлешенә бәйле проект та бар иде. Ул да булса автоматлаштырылган ашыгыч медицина ярдәме системасы. Бу система сырхаулардан мөрәҗәгатьләрне кабул итү сыйфатын яхшыртырга һәм көтү вакытын кыскартырга мөмкинлек бирә. Системага республиканың барлык ашыгыч ярдәм учреждениесе дә кергән. Көн саен бу системада 3–5 меңләп мөрәҗәгать эшкәртелә.

Экологиягә бәйле цифрлы проект табигатьтән файдалану тармагының контроль-күзәтчелек эшчәнлеген автоматлаштырырга ярдәм итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре