Рөстәм Миңнехановтан Татарстан Рәисен сайлауда үз кандидатурасын тәкъдим итүне сорадылар

Тавыш бирү быел 14 сентябрьдә узачак.

Апас районы советының 72 нче сессиясендә хезмәт ветераны Мөнирә Гыйззәтуллина Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән.

“Быел Татарстан Рәисен сайлау уздырылачак. Моңа бәйле рәвештә районда яшәүчеләр исеменнән Сезгә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәм. Киләсе сайлауда Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов үз кандидатурасын тәкъдим итсә иде, дигән теләктә калабыз. Безнең үтенечне аңа җиткерә алмассызмы?” – дигән Мөнирә Гыйззәтуллина.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре