Газетага язылу

Рөстәм Нигъмәтуллин: “Урманчылар эшеннән без канәгать”

Бүген урманчылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан кичә Казанның “Корстон” күңел ачу комплексына республика урманчылары җыелды. Бәйрәмдә урманчылыклар эше белән танышырга була иде. Кемнәрдер агачтан төрле сыннар, җиһазлар да ясап алып килгән. Кайберәүләр урман байлыгы белән бүлешә. Күргәзмәдә яңа гына өзелеп алынган җиләк-җимеш тә, урман чикләвеге, гөмбәсе дә бар иде.

– Урманчылар бик зур эш алып бара. Алар урманнарны янгыннан гына сакламый, агачларны утырту, аларны авырулардан саклау буенча да зур эш алып баралар. Урман байлыгы – ул киләчәк буынар өчен кала торган мирас, – ди Татарстан Премьер-миннистры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин. – Үз эшен яратып башкарган һәркемгә зур ихтирамымны белдерәм. Аеруча тармак ветераннарына зур рәхмәт!

Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та үз хезмәткәрләренә җылы сүзләрне кызганмады.

– Үз эшен яраткан кеше генә, урманда эшли ала, – диде ул. – Быел урман яныгыннарына юл куелмады. Әле бик сөенеп тә бетеп булмый, 15 октябрьгә кадәр республика янгын куркынычсызлыгы саклана. Әнә шуңа да, иркенәергә ярамый. Быел алдыбызга куйган һәр эшебезне үтәдек дип әйтеп була. Орлык запасы да җыелды, кәлшәләр дә күп утыртылды. Цифрлаштыру эшләре дә җайга салынды. Урманчыларга барысы өчен рәхмәт!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре