Эшчән әмәлен табар, ялкау сәбәбен табар, ди халык мәкале. Берәүләр эш юк дип, өйдә түшәмгә төкереп ятканда, икенчеләр үз шөгыленнән ничек тә файда күрергә тырыша. Сер түгел: бүген эшкуарлар җитәрлек. Дини кануннарны бозмыйча байлык туплап буламы? Гадәти эшне матди генә түгел, рухи иминлек чыганагына ничек әверелдерергә? Ислам дине үз эшеңне ачуны хуплыймы? Бу һәм башка сорауларга Казанның «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев җавап бирде.
– Рөстәм хәзрәт, ислам динендә акча нинди мәгънәгә ия?
– Аллаһы Тәгалә: «Байлыгыгыз һәм угылларыгыз – сезнең өчен дөньяның бизәге», – дигән. Дөньяда кешенең күзенә күренә торган байлык, мал-мөлкәт ир балага караганда да алданрак телгә алынган икән, димәк, аның мәгънәсе зур дип аңларга кирәк. Матди байлык безнең аңыбызга балаларыбыздан да кадерлерәк әйбер булып керергә мөмкин. Шуңа күрә акчаның вакытлыча сынау икәнен онытмаска кирәк. Әгәр аны тиешенчә тапсаң һәм тотсаң, җәннәт юлында күп игелек эшләргә мөмкин. Һәм киресенчә: миллионлаган сум акчаны отышлы уеннарга, хәрам гамәлләргә исраф итәргә була. Акча – бик куркыныч әйбер.
– Диндә бай һәм фәкыйрьләр дигән бүленеш бармы?
– Әйе, диндә байлар һәм фәкыйрьләр бар. Бай ул – зәкәт түли алырлык нисабы булган кеше. Фәкыйрь – зәкәт түли алмаучы, ә мескен – бернәрсәсе булмаган зат.
– Ә пәйгамбәребез (с.г.в.) чорында мондый бүленеш булганмы?
– Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Зәйнәб исемле хатынын мескеннәрнең анасы дип йөрткәннәр. Ул бернәрсәсе булмаган кешеләргә акчалата һәм ризыклата ярдәм иткән. Билгеле, байлар да булган. Үзләре исән вакытта җәннәт белән шатландырылган сәхәбәләрнең күбесе бик байлар булганнар. Хәзрәти Госманны гына мисал итеп китерик. Саный китсәң, алар күп. Аларның күбесенең дистәләгән йортлары булган, гаиләләре зур, балалары 20–25 әр булган. Вафат булгач, кайберләренең алтыннарын балта белән бүлгәннәр. Сәхәбәләр байлыкка начар әйбер дип карамаганнар, үзләре эшләп тапкан ризыкны куллануны өстен күргәннәр.
– Бүген күпләр үз эшләрен ачу яклы. Үз эшеңне булдыру – хәерле гамәлме?
– Билгеле, бу – хәерле гамәл. Аның өчен тәвәккәллек, җаваплылык, тырышлык һәм үҗәтлек кирәк. Әйтик, бай абзыйга эшләгәндә, ул кадәр җаваплылык тоймыйсың. Син берни югалтмыйсың: иртән эшкә барасың, кич кайтасың, көнгә фәлән суммада акча эшлисең... Ә үз эшеңне булдырганда, син һәрвакыт әзер булырга тиешсең: көннәрдән бер көнне син нульгә калырга, минуска керергә дә мөмкинсең. Бизнес көн саен бертөрле генә бармый. Акыл белән эш итәргә кирәк.
– Пәйгамбәрләр чорында «бизнесмен»нар булганмы?
– Пәйгамбәребез (с.г.в.) үз кулың белән мал табу яклы булган. Аңа ярдәм сорап килгән бер ир-егеткә мондый киңәш биргән ул: «Тау башына мен дә чыбык-чабык җый, аннары шуны сат». Аларда чыбык-чабык – утын дигән сүз. Чүлдә урнашкан гарәпләр арасында 40–50 ел үскән агачларны утынга кисү гадәте юк инде, билгеле. Шуңа күрә алар чыбык-чабык җыя торган булганнар. Шуны кешегә сатып, акча эшләвең хәерлерәк, ди.
Эшкуарлар булган: гарәпләр, нигездә, элек-электән сәүдәгәр булганнар. Сәүдә юлларын үз кулларында тотканнар. Кураеш кабиләсе, мәсәлән. Мөхәммәднең (с.г.в.) атасы, бабалары шушы кабилә әһелләре булганнар. Алар сәүдә эшен бик җиңел һәм оста алып барган, һәрвакыт Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте астында булганнар.
– Үз эшеңне булдыру өчен акча кирәк, шуңа күрә күпләр кредит алырга мәҗбүр. Кредит ислам динендә тыелганмы?
– Кредит рибага, ягъни процентка нигезләнгән. Риба ислам динендә тыелган. Ул – өстәмә керем белән кайтару дигән сүз. Ә диндә акча табуның үз кагыйдәләре бар. Әгәр кеше кем беләндер уртак бизнес ача икән, берәү анда акча белән катнаша, икенче кеше шул акчаны эшләтү өчен үзенең хезмәтен куя. Югалту да, табыш да уртак була. Аллаһы Тәгалә: «Аллаһы Раббыгыз сәүдәне – хәләл, рибаны хәрам кылды», – дигән.
– Ә якын туганыңнан әҗәткә акча алу шулай ук начар гамәлме?
– Юк, рөхсәт гамәл. Кайбер хәдисләрдә: «Сәдакага караганда, бурычка акча биреп тору хәерлерәк», – диелгән. Әмма күп кенә галимнәр бурычка яшәүне хупламаган, ягъни моны гадәткә алмаска өндәгән. Бик авыр булганда, тугыныңнан акча алып торырга мөмкин. Ышанычны югалтмыйча, алдашмыйча, вакытында кайтару нияте белән, билгеле. Чит кешегә караганда, үз туганыңа ярдәм итү отышлырак. Пәйгамбәребез (с.г.в.), бу очракта сәдака савабы да, туганлык савабы да алырсыз, дигән. Брат братның көтү көткәненә рад, дигән сүз бар халыкта. Кызганыч, туганнарының күргән авырлыкларына шатланып яшәүчеләр шактый. Кыямәт көнендә моның өчен сорау каты булачак.
– Хәләл бизнес – нәрсә дигән сүз ул?
– Хәләл бизнес – шәригатьтә тыелганнарны истә тотып, алдашмыйча эш алып бару. Хәрамнан табыш күп, әмма бәрәкәт юк. Бизнеста иң мөһиме – алдашмау. Элек-электән халык авыл хуҗалыгын үстергән. Завод-фабрикалар кешелек тормышына соңрак килеп кергән. Хәтта тимерчелек тә тыелган булган. Чөнки ул кеше корал да ясый алыр иде. Халык үз эшен булдырырга тырышкан. Хәзерге Татарстан, Башкортстан, Киров, Оренбург, Ульян, Урал, Төньяк Казахстан өлкәләрендә татар байлары төзегән мәчетләрне күрәбез. Аларның күпләре әлегә кадәр сакланган. Таш мәдрәсә, мәчет биналары булган икән, димәк, аны салырдай эшкуарлар да булган. Оренбургта яшәгән бертуган Хөсәеновларны мисал итеп китерик. Әхмәт бертуган кардәшләре Мәхмүт һәм Гани белән бергә ятимлектә үсәләр. Аталары үлгәндә, балаларның иң өлкәне булган Әхмәт малайлыкка ялланып көн күрерлек яшьтә генә була. Бертуган Хөсәеновларның тиенне тиенгә куша барып, сәүдә омтылышларыннан кала баштарак мал-мөлкәтләрен уңга-сулга сарыф итмичә эш йөртүләре мәгълүм. Алар йомран аулаган, вак-төяк әйберләр саткан. Аннары зуррак эшләргә алына башлыйлар. Әйтик, корбанга китерелгән вакытта сарык эчәгесен җыеп, эшкәртеп, Германиягә алып барып сата торган булган алар. Бу эшне яһүдләрдән күргәннәр. Бераз соңрак моны зур табыш чыганагына әйләндереп, зур сәүдә юлы булдыра алар. Әхмәт бай бер энесен – Германия, икенчесен Урта Азия җирлегенә урнаштырып, сәүдә юлы булдыра. Ялгышмасам, 30 сумнан башланган уртак бизнеслары 4 миллионга җитә дип хәтерлим. Бу бит Октябрь инкыйлабына кадәрге бәяләр. Хәзерге көндә алар олигарх булып саналыр иде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм күрсәтү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез