Ростов өлкәсенә пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң төбәкнең Сальск станциясендә 11 поезд тоткарланган. “Татар-информ” “Россия тимер юллары” мәгълүматларына таянып язганча, алар арасында Казан – Новороссийск поезды да бар. Тоткарлану вакыты 5 сәгатькә кадәр тәшкил итә.
“Бүген 02.00 сәгатьтә, пилотсыз очкыч кыйпылчыклары төшү сәбәпле, Ростов өлкәсенең Сальск станциясендә контакт челтәренә зыян килгән. Моннан тыш 59нчы Новокузнецк – Кисловодск пассажир поездының ике вагоны тәрәзәләре ватылган. Поезд пассажирлары эвакуацияләнгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләр юк”, – дип билгеләп үтелгән компаниянең телеграм-каналында.
Моннан тыш анда билгеләп үтелгәнчә, еракка баручы поездлар пассажирлары, юлда 4 сәгатьтән күбрәк тоткарланган очракта, ризык белән тәэмин ителәчәк.
Россия Оборона министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүген төнлә илебез төбәкләре күгендә Украинаның 74 дроны бәреп төшерелгән. Яртысыннан күбрәге (43) – Брянск өлкәсе күгендә. Ростов өлкәсендә – 22, Калуга – 6, Смоленск – 2, Ленинград өлкәсе күгендә – 1 пилотсыз очкыч юк ителгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез