Габдулла Тукай айлыгы
-
Габдулла Тукай айлыгы
Менделеевск районының Песәй авылында яңартылган Тукай һәйкәле ачылды
Песәйгә Тукай кайтты. Менделеевск районының Песәй авылында яңартылган һәйкәл ачу тантанасында авыл халкы әнә шулай дип сөенеште. Заманасында Шагыйрь сынын скульптор Бакый Урманче авылга үзе килеп ясаган булган. Авыл халкы аны үзара салым акчасына төзекләндергән. Тукай сүзен, аның үзен олылаган авылда «ВТ» хәбәрчесе дә булып кайтты.
-
Габдулла Тукай айлыгы
Габдулла Тукай әсәрләренең рус телендәге алты томлык басмасы дөнья күрде
Габдулла Тукай әсәрләренең рус телендәге алты томлык басмасы киң катлам укучыларга татар халкының бөек шагыйрен яңача ачарга ярдәм итәчәк. Бу хакта Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков «Татар-информ»га сөйләде.
-
Габдулла Тукай айлыгы
«ВТ» игълан иткән «Тукай рухында» флешмобы катнашучыларының иҗаты белән таныштырабыз
Күптән түгел без газетаның «ВКонтакте»дагы рәсми сәхифәсендә «Тукай рухында» дип аталган флешмоб башлап җибәрдек. Ул 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Габдулла Тукай айлыгы
Тукайлы сәфәр: халык хәтерендә яши шагыйрь
Бу арада юл йөрү ешайды.
-
Габдулла Тукай айлыгы
Бөек Тукайның 140 еллыгына Татарстанда Милли кино көннәре узачак
23-26 апрель көннәрендә Татарстанда Милли кино көннәре акциясе узачак.«Татаркино» Алабугада (23 апрель, Иллюзион), Әлмәттә (24 апрель, «Алмет» үзәге), Чаллыда (25 апрель, Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театры) һәм Казанда (26 апрель, Камал театры) Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан анимацион, документаль һәм нәфис фильмнар күрсәтәчәк, иҗади очрашулар һәм остаханәләр уздырачак.
-
Габдулла Тукай айлыгы
Илгиз Халиков: «Тукай иҗаты татар җанын, фәлсәфәсен аңларга өйрәтә»
«Казан Кремле» музей-тыюлыгындагы «Манеж» күргәзмәләр залында Габдулла Тукайның рус телендә нәшер ителгән 6 томлы әсәрләр җыентыгын тәкъдим иттеләр. Әле хезмәтләр барысы 3 меңнән артык данәдә бастырылган. Аның белән Татарстан Фәннәр академиясенең сайтында бушлай танышырга мөмкин.
-
Габдулла Тукай айлыгы
Рамил Исламов: «Тукай – төрки халыклар арасында үзенең шигъри мәктәбен булдырган шагыйрь»
Заманында Габдулла Тукай: «Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле», – дип язып калдырган.
-
Габдулла Тукай айлыгы
«Тукай йолдызлыгы» ябык әдәби бәйгесенә нәтиҗә ясадылар
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан үткәрелгән «Тукай йолдызлыгы» ябык әдәби бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Җиңүчеләр сигез номинация буенча бүләкләнде. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов та катнашты.
-
Габдулла Тукай айлыгы
«Апуш»лылар уйландыра, көлдерә, елата
13 һәм 14 апрель көннәрендә Камал театры бинасында «Апуш» балалар театр студиясе чираттагы премьераны тәкъдим итте. «13» дип исемләнгән спектакль бөек шагыйребез Габдулла Тукайның иҗатына багышланган.
-
Габдулла Тукай айлыгы
Дания Заһидуллина: «Киләчәк буынга Тукай иҗатының бөеклеген күрсәтә белү кирәк»
Шәхесләр турында сүз чыкканда, ниндидер яңалык көтә торган гадәт бар. Тарих төпкеленнән әллә ниләр килеп чыгар төсле. Сораулар да биреп йөдәтәбез. Тукай тормышына, иҗатына кагылышлы чараларга да хас бу.
-
Габдулла Тукай айлыгы
15 апрель – Габдулла Тукайны искә алу көне
15 апрельдә, Габдулла Тукайны искә алу көнендә, сәгать 11.00 дә Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында бөек татар шагыйре каберенә чәчәкләр салу чарасы булачак. Бу хакта Язучылар берлеге хәбәр итә.
-
Габдулла Тукай айлыгы
«Ватаным Татарстан» ФЛЕШМОБ игълан итә!
Апрель ул – Тукай ае. Быел без татарның бөек шагыйре тууына 140 ел тулуны билгеләп үтәбез. Күпме вакыт узса да, аның шигърияте – мәңгелек.
-
Габдулла Тукай айлыгы
Без – Тукайның лаеклы варислары
Г. Камал театрының Көнчыгыш залында «Татар сүзе – Тукай сүзе» дигән театральләштерелгән шигъри тамаша төшерелде. Анда биш ел эчендә «Татар сүзе» бәйгесендә җиңүчеләр катнашты. Концертның телевизион премьерасы 26 апрельдә – Габдулла Тукайның туган көнендә – «Татарстан – Яңа Гасыр», «ТНВ-Планета» һәм «Шаян ТВ» телеканаллары эфирында күрсәтелә.
-
Габдулла Тукай айлыгы
Тукайлы ай: «ВТ» хәбәрчесе Тукайга мөнәсәбәт турында белеште
«Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген...» – дип көйләр чак җитә. Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Сезнең өчен Тукай – кем ул? Бөек шагыйрьне ничек искә алабыз? Аның рухы яшиме? «ВТ» хәбәрчесе Тукайга мөнәсәбәт турында белеште.
-
Габдулла Тукай айлыгы
Рабит Батулла: «Лилия Гыйбадуллина – бүген иң көчле шагыйрәләребезнең берсе»