«Без тарихта эзлебез» фестивалендә 97 яшьлек Зәйтүнә әби белән күптән түгел генә дөньяга аваз салган оныкчыкның очрашу мизгеле беркемне дә битараф калдырмагандыр, мөгаен. Әби инде күпне күргән җыерчыклы куллары белән сабыйның алсуланып торган битен сыйпый. Бәләкәч, күзләрен зур ачып, дәү әбисен күзәтә. Ул арада әбиебез, төз генә басарга тырышып, кунакларны каршы алырга җыенды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин иңнәреннән кочаклап алгач, аның йөзенә елмаю «кунаклады». Сөенеч тулы горурлану хисе иде бу.
Балык Бистәсе районының Кече Әшнәк авылыннан Алсу белән Ирек Бикмәтовлар, Татарстан Республикасының архив эшләре буенча комитеты тарафыннан оештырылып, Камал театры бинасында үткәрелгән «Шәҗәрә» бәйгесенә әнә шулай туганнарын, нәсел-ыруларын бер йодрыкка туплап килгән. Бу гаиләнең матур эшләре белән мин күптәннән таныш. Шуңа күрә аларны күрүемә бик сөенсәм дә, әллә ни гаҗәпләнмәдем. Мондый чараларда гадәттә Бикмәтовлар кебек актив кешеләр җиңү яулый бит инде. Ел саен диярлек Олы Әшнәк авыл җирлегенә Сабантуй күрергә кайтам мин. Татарның бу олы бәйрәме монда җиренә җиткерелеп, тарих тузаннары актарылып, һәр кешенең кадерен белеп үткәрелә. Әлбәттә инде, гөрләп торган Сабантуй мәйданын Ирек белән Алсудан башка берничек тә күз алдына китереп булмый. Бер карасаң, аңлашыла да инде: хуҗа кеше Кече Әшнәк авылында мәдәният йортын җитәкли, хәләле Олы Әшнәктә китапханәче булып эшләүдән тыш, күршедәге Корноухово мәктәбендә химия, биология фәннәрен укыта. Үзләре әйтмешли, сайлап алганнармыни, җырлап-биеп яшәргә туры килеп торалар.
Буыннар арта тора
Бәйгедә катнашырга теләк Алсуның Зәйтүнә әбисе сандыгына бәйле, дисәк тә була.
– Бу сандыкта иң кадерле һәм борынгы ядкәр – әбиемнең әбисенең күлмәгедер, мөгаен. Якынча исәп белән 135 ел элек тегелгән инде ул. Борынгы бизәнү әйберләре дә бик кадерләп саклана. Эзләнә торгач, нәселебезнең бишенче буыныннан башлап чигелеп килгән сөлгеләрне таптык. Шунысы кызык: буыннар алышыну гына бу эшне туктата алмаган. Һәрберсеннән истәлек булып калган. Үзебез дә дәвам итәбез. Элек кешеләр яза белмәгәннәр бит. Киемнәргә, көнкүреш әйберләренең кемнеке икәнлеген белергә тамга куйганнар. Әбиебез әйберләрендә дә күгәрченгә охшаган рәсем бар. Үзем дә сөлге чиктем дә, Корноухово мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укучы кызым Дилә шундый рәсемне ясап куйды, – ди Алсу бу җәһәттән.
Мондый зур фестивальдә катнашу өчен бер әби сандыгы гына җитми, әлбәттә. Мәгълүмат җыю өчен Бикмәтовлар Лаеш районындагы, Казан шәһәрендәге мирасханәләргә баралар. Бу эш шактый озакка сузыла. Нәтиҗәсе дә саллы: 12 буын әби-бабаларының исемнәрен ачыклыйлар. Ул арада үз гаиләләре дә тулыланып китә: Казанда гаилә корып, программист булып эшләүче уллары Инсафның кызы – оныклары туа. Димәк, нәсел-нәсәпнең җебе тагын бер буынга артты дигән сүз инде бу.
Бикмәтовларның мондый бәйгеләрдә беренче катнашуы гына түгел. Беренче тапкыр үзәкләштерелгән китапханә системасы тәкъдиме буенча чирканчык алалар. Икенчесендә мәдәният йорты тәкъдиме белән чыгыш ясыйлар. 10 гаилә арасында җиңеп, 50 мең сумлык сертификатка лаек булалар. Быелгысында катнашырга исә архив бүлеге тәкъдим итә. Башта зона ярышларында катнашалар. Сигез гаилә арасында беренче урынны алып, акчалата бүләккә ия булалар. Республика күләмендә үткәрелгән бәйгедә катнашу хокукы бирә торган баскычлар әнә шундый. Бикмәтовлар башкалада да сынатмадылар. Бәйгенең төп шартларыннан берсе булган шәҗәрә төзү шуның бер дәлиле иде.
– Шәҗәрә төзү эшен бабабыз Кәримов Гыйлемхан Гыйльман улы башлап җибәргән, – дип таныштырды Алсу. – Ул – Татарстан Республикасы ветераннарының иҗтимагый оешмасы хезмәткәре, «Мәгариф отличнигы» күкрәк билгесе, «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән, хезмәт стажы – 65 ел. Бабабыз Казан, Лаеш архивларыннан шактый мәгълүмат туплаган иде инде. Без дәвам иттек. Шәҗәрә 1780 елдан башланып китә. 1856 елга кадәр Хәмит бабабызның Кече Әшнәктә яшәгәнлеге турында документлар табылган. Аларның гаиләсе ишле була. Имәндәй нык дүрт малай үстерәләр. Гыйлемхан бабабыз әле дә безгә булышып, киңәшләрен биреп тора. «Шәҗәрә» бәйгесенә дә килде.
Ә икенче яктан шәҗәрә 1798 елда туган Халит улы Галимулладан башланып китә. Әбиләре – Галимулла бабайның хәләле – биергә бик яраткан. Ул киеп биегән күлмәк, читекләр бүген дә исән, иң кадерле ядкәр булып саклана. Гаиләнең горурлыгы – бүгенге фамилияләренә башлангыч биргән Гәрәй улы Бикмулла. Ул Бөек Ватан сугышында катнашып, өч тапкыр Кызыл Йолдыз ордены, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Сугыштан исә-сау кайтып, туган авылында яши. Аның әти-бабалары җир кешеләре була, игенчелек белән шөгыльләнә. Бүгенге буын да ташламый бу шөгыльне: пай җирләре үз кулларында.
Көмеш туй
Быел Бикмәтовлар йортында шатлык-сөенечләр белән тулы бәйрәм арты бәйрәм. Март аенда аларның бергә гомер итә башлауларына 25 ел тулган иде. Шул уңайдан Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә район башлыгы аларга Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тә тапшырды. Гадәттә, мондый бүләкләргә ия булган кешедән дус, тату яшәүнең серләре турында сорыйлар.
– Без һәрвакыт эш белән мәшгуль. Шуңа күрә җитешсез якларны эзләргә вакыт та калмый, күрмибез дә. Әнә шул вакыт җитмәү сәбәпледер инде, бер-беребезне күз карашыннан, ярты сүздән аңларга да өйрәнгәнбездер, – ди гаилә башлыгы, уенын-чынын бергә кушып.
Эш дигәндә, әлбәттә инде, өйдәгесен генә күз алдында тотмый алар. Һөнәри эшчәнлеккә килгәндә, Ирек хәләленә бик рәхмәтле.
– Алсуның кулыннан килмәгән эш юк. Миңа да бик булыша. Ел саен районыбызда Равил Шәрәфиев исемендәге фестивальдә спектакльләр куябыз. Бөтен гаиләбез белән катнашабыз. Инде алтынчы ел рәттән призлы урыннар яулыйбыз, быел да беренче булдык, – ди ул. – Җәйге каникулда балалар белән эшлибез. Үзәк мәчет янындагы паркта «Җәйге алан» программасы буенча чаралар, мастер-класслар үткәрәбез. «Капка төбе» программасы да бик кызыклы үтә. Төрле яклардан авылдашлар кайта. Аларны күрештерәбез, җырлап-биеп күңелләрен күтәрәбез. Барысы да истә калырлык була инде. Үз йортыбыз янында балалар өчен мәйданчык ясадык. Көндез бала-чага җыелса, кичләрен шунда әбиләр кич утырырга киләләр.
Бикмәтовлар: «Гаиләдә барысын да бергә эшләргә кирәк», – дигән фикердә. Хәер, алар моны белеп, шундый тәрбия алып үскәннәр.
– Мин бәләкәй чакта әнием фермада эшләде, 25 сыерны кул белән сауды. Хәлен җиңеләйтим дип, булышырга йөрдем. Терлекләргә азык тараттым, ятакларны чистарттым. Әти тракторчы иде. Пенсиягә чыкканчы терлекчелектә дә эшләп алды. Шулай булгач, миңа авылдагы бер эш тә ят түгел, – ди Ирек.
Алсуның әтисе дә – тракторчы, әнисе 48 ел китапханәче булып эшләгән.
– Гаиләдә бердәнбер бала булсам да, бар эшнең серенә төшенеп үстем. Әнием гел: «Кызым, тормыш итә башлагач, барысы да кирәк булыр», – дип әйтә иде, – ди ул.
Әнисенең сүзләре рас килгән. Әнә шул һәр эшнең рәтен белгәнгә, авылда гөрләтеп яшәп яталар да бит инде. Хәзер дә яраткан шөгыльләре бихисап. Алсу буш вакытларында бәйләргә ярата. Бу һөнәренә башкаларны да өйрәтә. Махсус хәрби операциядәге егетләргә оекбашлар, пирчәткәләр бәйләп җибәрәләр. Ирек исә агач эшләрен үз итә. Элегрәк остазлары белән буралар да бураган, мунчалар, каралты-куралар да төзегән. Хәзер дә йортлар төзешергә чакыралар әле аны. Күңел өчен эшләнмәләр дә ясый. Үз һөнәрләренә балаларын да өйрәтәләр.
Тумышы белән Балык Бистәсе районыннан булган күренекле язучы Вакыйф Нуруллинның «Күпер чыкканда» дигән бик популяр китабы бар. «Бу китапта әниемнең бөтен тормышы тасвирланган», – ди Ирек. Олпат язучының китабы битләренә керерлек булгач, сүз дә юк, әнисенә ачысын да, төчесен дә күп татырга туры килгәндер. Әмма шунысы хак: язмыш аны сындыра алмаган. Бикмәтовларның бүгенге буыны да әнә шундый нык, сынатмый торганнардан.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез