«Шәҗәрә» фестивалендә җиңгән Хәйбуллиннар: «Нәселебез 1660 елдан, Тагай бабайдан башлана»

Кайбыч районының даны еракларга таралган бай тарихлы Борындык авылында бүген дә кимен куймыйлар. Татарстан Республикасы Архив эшләре буенча дәүләт комитеты инде җиденче ел оештырган «Шәҗәрә» фестивалендә Зөбәрҗәт һәм Рафаэль Хәйбуллиннар гаиләсе быел призлы урын яулады. Әйтергә кирәк, мондый җиңү җиңел генә бирелми. Бар яктан да уңган-булган, сәләтле, өлгер, җитез булу кирәк.

Ядкәр

– Нәселебез 1660 елдан, җирбиләүче Тагай бабайдан башлана, – дип сөйли Зөбәрҗәт ханым. – Архивтагы документларда искәртелгәнчә, 1756 елдан Җәмил улы Хәсән, Хәсән улы Хәйбулла, аның 6 улының да нәсел эзен дәвам иттерүче буяучылар булуы билгеле. Бу эш буыннан-буынга күчеп килгән. Зур кисмәкләргә төрле төстәге буяулар салып, җепләрне, тукымаларны манып, киптереп бирә торган булганнар. Төп нигезебездә заманында атлар алмаштыру урыны була. Берьюлы 12 җигүле ат кереп, борылып чыгарлык ишегалды була ул. Сәфәр чыккан атларны ашатып, эчертеп, ял иттереп, озын юлга озатканнар. Шунда ук күл дә казыганнар, мунча да төзегәннәр.

Хәйбуллиннарның бик кызыклы гына кушаматы бар. Аларны «кожаннар» дип йөртәләр. Әмма алар бу сүзгә бер дә үпкәләмиләр, киресенчә, горурланалар. Зөбәрҗәт ханым аның тарихын болай сөйли.

– Хәлил бабабыз 1930 нчы елларда колхоз рәисе булып эшләгән. Бик дәрәҗәле кеше булган. Ул вакытта атларда утырып йөрер өчен (районга да еш барырга туры килә бит) кышка – толып, яз-көз кияргә кожан биргәннәр. Бервакыт ул хәләле Бибикамалны Федоровскоега – базарга алып барган. Әбинең авылдан чыгып караганы булмаган, күрәсең. Кешенең күплеген күргән дә: «Хәлил, алай-болай югалып китсәң, бу кадәр халык арасыннан мин сине ничек табармын?» – дигән.  Бабай бик зирәк булган, бер дә аптырап калмаган: «Минем өстемдәге кебек сары кожан беркемдә дә юк. Шуннан танырсың», – дигән. Икенче көнне әби, моны зур вакыйга итеп, капка төбендә утыручы әбиләргә мактанып сөйләп йөргән. Шуннан бирле «кожан» кушаматы буыннан-буынга ябышып калган.

Хәлил бабай белән Бибикамал әбиебез сигез бала үстерә. Төп нигездә кече уллары Равил кала. Ул 43 ел дәвамында авылда беренче һәм соңгы киномеханик була. Үз эшенә чын күңелдән бирелгән бабабыз турында әлегә кадәр легендалар сөйлиләр. Без Рафаэль белән шушы нигездә нәсел тормышын дәвам итәбез.

Нәселебезнең ядкәрләре арасында Тагай бабаларыбыздан ук килгән «и» хәрефенә охшаш шәҗәрәбезгә барып тоташа торган «Энзә» тамгасы да бар. Аны 1951 елда авыл зиратында җирләнгән Хәлил бабабызның каберен чистартырга баргач таптык. Дөресен генә әйткәндә, нәсел тамырлары белән кызыксынуыбыз да шушы вакыйгадан башланды. Әлеге тамга тагын да тирәнрәк эзләнүләргә китерде. Архивларда сакланган тарихи документларны тикшергәндә, әлеге табылдыкның, чыннан да, безнеке булуы расланды.

Җылы оя

Хәйбуллиннар икесе дә Борындык авылыннан. Яшьлек мәхәббәте белән кавышып, менә инде 39 ел иңне-иңгә куеп гомер итәләр. Бүген дә буыннар бәйләнешен саклап, төп нигездә 88 яшьлек әниләре Мәдинәне хөрмәтләп яшиләр. Шушы җылы ояда өч кызлары – Римма, Алисә, Нәркизә канат чыгарган. Дәү әни белән дәү әти инде җиде оныкның матур сүзләренә, яратып елмаюларына мөкиббән китеп яши. Борындык авылының һәр карышында диярлек аларның эзләре саклана. Заманында Рафаэль комсомол-яшьләр бригадасы төзеп, тракторчы булып эшләгән. Аннан элемтә оешмасына күченеп, авылдашларының барысын да диярлек телефонлы иткән. Бухгалтерлар курсын тәмамлап кайткан Зөбәрҗәт исә авыл хуҗалыгында исәп-хисап эшләрен башкарган. Аннан авыл клубында сәнгать җитәкчесе, почта начальнигы, авыл советы рәисе булып эшләгән. Заманалар үзгәрә торган, ә ул югалып калырга уйламаган да. Башта – «Кызыл Шәрык»та, аннан «М12» оешмасында склад мөдире булган. Хәзер икесе дә лаеклы ялда. Әмма ял итәргә һич кенә дә вакытлары юк. Зөбәрҗәт ханымны яңадан мәдәният йортына чакырганнар. Үзе җырлый, үзе гармунда уйный, бии, рәсем ясый, шул ук вакытта авыл дип янып торган кешене тагын кайдан табасың инде?! Ветераннар советын да җитәкли әле ул, өлкән яшьтәге авылдашлары турында кайгыртуны бөтенләе белән үз өстенә алган. Кая барсалар да, ни эшләсәләр дә, хәләл җефете белән гел бергә.

«Шәҗәрә» бәйрәмендә дә бу нәселгә сокланмаган кеше калмады. Алар халыкны фойеда ук җыр-бию белән каршы алдылар. Күңел җылысын кушып әзерләгән гаилә ризыклары күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Унбер буыннан торган нәсел шәҗәрәсен төзегәннәр. Анда 800 дән артык туганнарының исеме язылган. Шәҗәрәне кызлары Алисә, кияүләре Азат Сәйфуллиннар төзеп, әтиләренең туган көненә бүләк иткән. Менә дигән сюрприз була бу!

– Шәҗәрә төзү безгә нәсел тарихын өйрәнүгә зур этәргеч булды. Бабаларыбызның яшәгән елларын гына түгел, аларның нәрсә белән шөгыльләнүләрен, нинди эз калдырып китүләрен дә ачыкладык, – ди Алисә.

Буыннан буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган кыйммәтләрне без сәхнәдәге чыгыштан да күрдек. Дәү әтиләре – тамганы, дәү әниләре Бибикамал әбиләреннән мирас булып калган борынгы күлмәкне, чулпыларны тапшырды оныкларына. Дүрт буын каенанадан киленнәргә күчеп килгән нигез сакчысы – Изге Коръән китабы да – бу гаиләдә кадерле ядкәр. Хәйбуллиннарның бердәм һәм кунакчыл булулары аш-су күргәзмәсеннән үк күренде. Якмыш, карабодай бәлеше, коймак, кош теле, юка, йөзем чәе, балан катыгы кебек нигъмәтләрдән табын сыгылып торды.

Хәйбуллиннарның йортлары каршында, нигез янында ук алмагач үсеп утыра. Үзеннән-үзе үсеп чыккан ул. Кисеп атарга берәүнең дә кулы бармаган. «Шушы төп нигездә кемне генә каршы алмады да кемне генә озатып калмады инде ул», – ди Зөбәрҗәт ханым.

Әйтергә кирәк, Хәйбуллиннар сценарийны да нәкъ шул алмагачка бәйләп төзегәннәр. Анысы да юктан гына түгел. «Бер хәдистән, – ди Зөбәрҗәт ханым, – Ходай Тәгаләнең яраткан бәндәсе яки яраткан нигезе булса, ул аны бүләкли, дип укыганым бар иде. Без нигез ташларын актарып чыккан бу алмагачны бүләк дип кабул иттек». Фестиваль өчен әзерләнгән сценарийда шундый бер күренеш бар: нәсел-нәсәп бергә җыелып, туганнары Алмазның хәрби операциядән кайтканын көтәләр. Ул киткәндә дә сентябрь ае, алмалар өлгергән чак булган. Быел да мул уңыш биргән нигез алмагачы...

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре