Кремль яр буендагы «Елмай» паркында Гаилә көне уңаеннан үткәрелгән «Шәҗәрә бәйрәме» фестивале «Мәхәббәт һәм тугрылык» медален тапшырудан башланды. Казанда яшәүче 12 гаиләне шатландырдылар бу бүләк белән (Татарстан буенча – 70). Исемлектә Казаннан Сабировлар гаиләсе дә бар. Мондый хөрмәткә нинди эш-гамәлләре өчен лаек булганнар? Ни өчен нәкъ менә аларны сайлап алганнар? Шул хакта үзләре белән гәпләшеп алырга булдык.
Эш-гамәлләр
– Бу сорауга җавап бирә алмыйбыз, ЗАГСтан шалтыратып әйткәч, үзебез дә бик гаҗәпләндек. Профессор, галим дә, халыкка билгеле артист, язучы да түгел инде без югыйсә. Зур җитәкчеләр булып та эшләмәдек. Эшләребез дә, тормышыбыз да гап-гади. Әмма шунысы хак: гомер буена булсын дип, чын күңелдән халкыбызга хезмәт итәргә тырыштык, – диде алар беравыздан.
Сания Исхак кызы бүген лаеклы ялда. Әмма ул эшләгән еллары турында шул дәрәҗәдә тәэсирләнеп сөйли ки, менә бүген барып утырыр да хезмәтен дәвам иттерер кебек тоела. Җитмәсә, өлкән яшьтә булуына карамастан, үзен гел чакырып та торалар икән.
– Мин күп еллар Казанның Үзәк шәһәр китапханәсендә эшләдем, туган як бүлеген җитәкләдем. Барыбыз да татарлар идек, бик күңелле яшәдек, нәтиҗәле итеп эшләргә тырыштык, китапханәдән халык бер дә өзелеп тормады, – дип башлады ул сүзен. – Кайберәүләр, китапханәче укучыларга китап биреп утыра да шуның белән эше бетте, дип уйлыйлардыр. Ничек эшләү үзеңнән тора. Хәтерлисездер, 1990 нчы елларда халыклар дуслыгы мәсьәләсе бик күтәрелә башлады. Минем дә шушы юнәлештә эшлисем килде. Әмма беренче мәлдә, нәрсәдән башларга икән, дип аптырап калдым. Ул елларда радиода «Идел белән Урал арасында» дигән тапшыру чыгып килә иде. Шуның мөхәррире янына киттем. Чуашларны табарга ярдәм иттеләр. Аннан төрле милләт вәкилләренең мәдәни оешмалары ассоциациясен төзергә йөриләр икән дип ишеттем. Аларга барып кушылдым. Ул вакытта җыелырга, чаралар үткәрергә урыннары юк иде. Күп вакытларын безнең китапханәдә үткәрделәр. Аннан Пушкин урамында бина бирделәр. Мине дә үзләре белән алдылар. И рәхәт чаклар иде ул. Шундый бердәм булып, кирәкле икәнебезне белеп эшләдек. Берзаман җитәкчеләр алышыну сәбәпле, үзгәрешләр булып алды. Китапханәдән гел чакырып торалар иде, тәвәккәлләдем дә яңадан элекке коллективым янына китеп бардым, шунда пенсиягә чыктым. Татарстан халыклары дуслыгы йорты төзелгәч, анда да бик чакырдылар. Үзебез башлаган эш бит, күңелем бик ымсынса да, баш тартырга туры килде. Өлкәнәеп тә киттек бит инде, оныкларга да ярдәм итәсе булды. Ике эшем дә күңелемә бик якын.
Таһир Талиф улы исә мәгариф системасында эшләгән. Үзе әйтмешли, күп вакытын кызыл галстуклы пионерлар янында үткәргән. Абдулла Алиш исемендәге шәһәр балалар үзәгендә методика бүлеген җитәкләгән, заманы өчен бик данлыклы булган «Звездный» пионер лагереның директоры булган. Кыскасы, пионер лагерьларында 20 ел гомерен үткәргән.
– 2010 елдан мин Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республикасы оешмасында үсеш программалары координаторы булып эшли башладым. Үзенә күрә максатым да бар иде. Мин үзем дә – инвалид. Хәрәкәтләнү мәсьәләсендә җитешсезлекләр бар. Андый язмышка дучар булганнар белән күп аралашырга туры килде. Сизәм: кимчелеге булган кешеләр сау-сәламәт кешеләр янында кимсенәләр. Шундыйларга психологик яктан ярдәм итәсем килде. Башта инвалидлар өчен «Крылья Барса» дип аталган баскетбол клубы оештырдым. Зур җиңүләргә ирештек, бөтенроссия рейтингында хәтта икенче урынны яуладык.
Вакыт үткән саен, тагын уйлана башладым. Физик көч кирәк булган спорт төрләрендә инвалидлар барыбер үз ишләре белән генә ярыша ала. Димәк, аралашу да чикләнә дигән сүз. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең сау-сәламәт кешеләр белән тигез хокуклы булып шөгыльләнүләрен күрәсе килде.
Теләгенә ирешә ул. Таһир Талиф улы хәзер дә эштән туктамаган әле. «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә өстәл уеннарының мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә яраклаштырылган төрләрен өйрәтү белән шөгыльләнә.
– Ул без гадәтләнгән шашка, шахмат уеннары гына түгел. Дженга, монополия кебек заманча уеннар. Бу – мөмкинлеге чикләнгән спортчы өчен психологик яктан бик зур үсеш. Балалар белән шөгыльләнүне дә ташламадым. Төрле түгәрәкләргә 4 нче һәм 11 нче интернат-мәктәпләрдән инвалид балалар бик яратып йөри. Алар янына Совет районындагы мәктәп укучыларын чакырам. Бик рәхәтләнеп аралашалар.
Мәхәббәт һәм тугрылык
Сүз дә юк, гаилә турында сөйләшкәч, мәхәббәтне берничек тә читкә куеп булмый.
Таһир белән Сания икесе дә Казан дәүләт университетының тарих факультетында укыганнар. Әмма танышулары гадәттәгечә уку йорты коридорларында булмаган. Шулай бервакыт Таһирны абыйсы иске Яңа елны каршыларга кунакка чакырган. Анда Сания дә булган. Менә шунда беренче беренче тапкыр очрашканнар алар. «Әллә бер күрүдән гашыйк булдыгызмы?» – дип сорыйм. «Алай ук түгел бугай», – дигән булалар да бер-берсенә карап елмаялар.
– Ул мине пианинода уйнап гашыйк итте, – ди Сания ханым. – Алай гына да түгел. Өстәл янында сөйләшеп утырганда, бик акыллы егет, төпле фикерле, итагатьле, алай-болай сүз кушса, каршы килеп маташмаска кирәк дип, тәгаенләп куйган идем. Икенче юлы апаларымда очраштык. Бу юлы Таһир Бетховенның «Лунная соната»сын уйнады. Мин шунда йөрәгемнең күкрәгемнән очып чыгардай булып тибә башлавын сиздем. Музыканың шундый бөек көчкә ия булганлыгын аңа кадәр сизгәнем юк иде. Ә Таһир әйтмәгән генә була, бәлки онытып та җибәргәндер. Ул шунда абыйсына: «Бу кызның күзләре шундый тирән, диңгез кебек», – дип, миңа соклануын белдергән.
Бу сүзләрне ишеткәч, Таһир әфәнде чын күңелдән елмаеп куйды.
– Анысы дөрес, Санияне күргәч, күңелемә яктылык иңгәндәй булды. Әмма мин минут саен «яратам» дип, кочаклашып, үбешеп йөргән кешеләрне бик өнәп бетермим. Ярату ул телдә түгел, мөнәсәбәтеңдә, эш-гамәлеңдә сизелергә тиеш. Хөрмәт итеп, игътибарлы булып, мин синең өчен яшим дип әйтерлек булсаң, минемчә, менә шул – иң олы мәхәббәт, – диде ул.
Тормыш кагыйдәләре
Таһир әфәнде белән Сания ханымның тормышка карашлары да бер үк. Үзләре әйтмешли, озак еллар бергә яшәгәч, шундыйга әвереләсеңдер инде ул. Сөйләшкәндә ишеткән файдалы фикерләрен укучыларга да җиткерик әле. Дөрес, аларда әллә ни яңалык юк та кебек. Әмма әнә шул гади киңәшләрне үтәсәң, тормыш итү барыбер җиңеләядер. Һәрхәлдә Сабировлар шулай уйлый.
– Яшерен-батырын түгел, тормыш иткәндә төрле хәлләр килеп чыга. Әмма безнең гаиләдә андый бәхәсләр беркайчан да әрләшүгә кадәр барып җитмәде. Мондый чакларда кайсыбыз да булса учактагы ялкынны су сибеп сүндерә. Бу сөйләшүгә әлегә беребезнең әзер түгеллеген күреп, вакыт үткәч кенә әйләнеп кайтабыз. Шул вакытта теләсә нинди проблема бернинди бәхәссез хәл ителә дә куя.
– Ничектер үзеннән-үзе шулай килеп чыкты: без балалар алдында бер-беребезгә авыр сүз әйтүдән, берәребез хаклы булмаганын бик яхшы белсәк тә, бәхәсләшүдән тыелып килдек. Таганда арлы-бирле атынган кебек аларның я әти ягына, я әни ягына авышуларын теләмәдек. Тәрбия бер үк булса да, улыбыз Дамир белән кызыбыз Динара бик төрле. Күрәсең, геннарның тәэсире дә зур роль уйныйдыр. Әмма шунысы хак: без аларның икесе өчен дә, дүрт оныгыбыз өчен дә бербөтен.
– Өйдәге хәлләр турында беркайчан беркемгә сөйләмәдек. Дөресен генә әйткәндә, кемгәдер барып еларлык, кемнәндер киңәш сорарлык бәхәсләрнең туганы да булмады.
– Балаларыбызның гаилә тормышына бервакытта да кысылмадык, өйрәтмәдек. Үзләре киңәш сорап килсәләр генә фикерләребезне әйтәбез. Тыңлыйлармы-юкмы, анысы – алар эше.
– Балаларга матди ярдәм итү турында ата-аналарның фикерләре төрлечә. Безнең алай зурдан кубып ярдәм итәрлек чамабыз юк бит инде, шуңа күрә үзләренеке булсын дип телибез. Аллага шөкер, сорамыйлар да. Үзебез дә аптыратмаска тырышабыз. Әмма булышырга теләкләре бар икән, каршы килмибез. Ярдәм итүнең төрле ысуллары бар бит. Кызыбыз ел саен диярлек санаторийга юллама алып бирә. Хәлебез азрак начараеп киткәнне сизсә, үзе белеп, табибларга яздыра, алар язган рецептлар буенча дарулар алып кайта. Физик көч кирәкле эшебез килеп чыкса, улыбыз Дамир шундук килеп җитә. Бакчабызда гел эш чыгып тора.
– Яшьләргә дә теләгебез бар: матур гаилә кору өчен, беренче чиратта сабыр булырга, бер-береңне аңларга, юл бирергә кирәк. Калган байлыкларны бергәләп, хәлдән килгәнчә булдырасың. Яшьләр менә шул гап-гади хакыйкатьне аңласыннар иде.
Сөйләшә торгач, без әңгәмәбез башланганда бирелгән сорауга да җавап таптык шикелле. «Бәлки безне нәкъ менә шушы гап-гади тормыш кагыйдәләрен яшьләргә җиткерү өчен сайлап алганнардыр?» – дигән фикергә килде Сабировлар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез