Сабырлык, тырышлык һәм кунакчыллык - Шакирҗановлар гаиләсе принциплары

Сабырлык, тырышлык һәм кунакчыллык. Балтач районының Куныр авылында яшәүче биш балалы Гөлназ һәм Илнар Шакирҗановлар гаиләсенең кәгазьгә язылмаган, әмма күңелгә уелган матур яшәү принциплары болар.

– Без дә, Илнар да гаиләдә 3 бала. Апа белән абыйлар гаиләсе дә өчәр бала тәрбияли. Ирем дә, аларга кызыгып, өчкә тутырмакчы иде, безнеке исә өчтән бишкә әйләнде, – дип елмая күпбалалы әни.

Бүген Назиләләренә – 13, Ильясларына – 10, төпчекләре – өч игезәкләре Сөләйман, Ибраһим, Габдуллага  – 5әр яшь.

– Гомумән алганда, мин аларны авырлык белән күтәрмәдем. Бәбигә узгач, бик нык күңелем генә болганды. «Илнар, без бик көйсез кыз алып кайтабыз, ахры», – дип әйтә идем иремә. УЗИда өч игезәк икәнен белгәч, бик гаҗәпләндек. Әти яныннан әбинең игезәкләре булган анысы, тик үзебез бер дә игезәкләр алып кайтырбыз, дип уйламаган идем. Аларны 35–36 нчы атнада алып кайттым. Ул вакытта табиблар, шаккатып: «Өч сабыйны бу кадәр күтәргәннәре юк иде, син – Герой-ана!» – диделәр. Шөкер, сабыйларыбыз кечкенә булмады, тууга үзләре ашый башлады. Өйгә кайткач та ярдәмчеләребез булды. Балалар өчесе өч төрле булса да, акыллылар, тынычлар. Чыннан да, «җан биргәнгә җүн бирә» диюләре хактыр.

Ләкин ул вакытта өч баһадир егетне дөньяга китергән әнинең үзенең генә хәле мактанырлык булмый. Әллә укол дөрес салынмаган, әллә башка сәбәпләр була – Гөлназ аякка баса алмый.

– Анестезия бик озакка барды. Алты сәгать аякларымны тоймадым. Ул вакытта башка әллә нинди уйлар килде, аяксыз калмам микән, дигәне дә булды. Акрынлап тоя башлагач, күңелгә җылы керде. Гәүдә авырлыгын да бик тиз һәм кинәт югалттым. Хастаханәдәге табибларга рәхмәт, бик әйбәт карадылар.

Балалар карашырга ярдәм итүчесе каенанасы Тәнзилә дә була. Гөлназ төп йортка килен булып төшә бит.

– Матур гаиләнең сере – сабырлыкта. Эшлисе эшне, әйтәсе сүзне уйлап эшләргә һәм әйтергә, соңгы сүзне әйтми калдырырга, юл куя белергә кирәк. Килен белән каенана матур яшәсен өчен, төп йортка килен булып төшкән кыз бала әти-әнине хөрмәт итсә, тәртипләрен кабул итсә, яшәү күпкә җиңелрәк һәм матуррак була. Телевизор, телефонда күргән мәгълүматтан чыгып нәтиҗә ясап, аларны кабатлау бер дә дөрес түгел. Төп йорттагы киленгә эш сөючән һәм кунакчыл да булырга туры килә. Безгә бик күп туганнар кайта. Чын күңелдән сөенеп каршы алабыз, балалар да шуны күреп үсә бит. Үзебезнең ояда биш бала үсә, аларга матур тәрбия бирү – безнең зур бурычыбыз, – ди Гөлназ.

Гөлназ да, Илнар да биш вакыт намазларын калдырмыйча укыйлар. Дин юлына басуларына исә кызлары Назилә сәбәпче булган.

– Назиләгә 6 яшь вакытта авылыбыз мәчетендә балаларга дин сабакларын өйрәтә башладылар. Кызыбызны да шунда бирергә булдык. Мартта намаз ярышлары булачак иде, Назиләне өйрәтергә кирәк. Ул вакытта Илнар белән намаз догаларын ятлый башлаган идек инде. Аның әби-бабасы да намазлы булган. Акрынлап кызыбызны да өйрәтте. Шулай итеп, алар икесе бергә намазга басты, алар артыннан мин дә калышмадым. Бераздан безгә Ильяс та кушылды, – ди Гөлназ. – Бер киңәш әйтим әле: бәби көтүче хатын-кыз күп итеп дога укысын иде. Назиләмне көткәндә доганы азрак укыдым, ул елаграк булды. Ильяста уртача укылды, үзе дә артык елак та, бик тыныч та булмады. Ә игезәкләремне көткәндә бик күп дога кылдым. Шуңадыр алар тыныч, акыллы бала булдылар. Намаз укуларымның да файдасы әйтеп бетергесез күп.

Нәселдән-нәселгә килгән эш аеруча да үзенчәлекле була. Һөнәрнең серләрен буыннан-буынга күчерү искиткеч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шакирҗановлар да бу мәшәкатьле һәм бәрәкәтле һөнәрнең бар тәмен табып эшли.

– Мин кияүгә килгәндә төп йортта умарталар тота иделәр инде. Илнарның әбисе кияүгә килгәндә, бирнә итеп, өч оя корт алып килә. Шуннан баш саннарын арттырып, 40 башка җиткерәләр. Әби-бабай үлгәч, умарталар әти-әнигә кала. Мин килгәндә 15 баш умарталары бар, алары да көчсезләнгәннәр иде. Иремнең әтисенең бертуган Габделбар абыйсы да 170–200 баш умарта тота иде. Без өйләнешкәч, ул да озак тормыйча вафат булды. Шул вакытта унбишләп оясын безгә биреп калдырды. Умартачылык белән ныклап торып шөгыльләнә башлагач, Илнар колхозда баш хисапчы булып эшләүдән туктап, тулысынча умартачылыкка күчте. Тора-бара баш саннарын ишәйтеп, ояларны 150гә җиткердек.

Умарталарын төрле урыннарга урнаштырып, алыштырып йөртәләр. Бер урында юкә булса, икенчесендә чәчәктән бал җыялар.

– Болай күчереп йөртүнең мәшәкате күп булса да, балы тәмле. Эшләмичә генә акча килми бит. Әлегә уңыш турында сөйләргә иртәрәк. Анысы сатылып беткәч билгеле булачак инде. Уңыш, бәлки, узган елга караганда бераз кимрәктер дә. Умартаны ирем белән бергәләп карыйбыз, балалар да кул арасына керә башлады. Элегрәк малларыбыз да бар иде, хәзер аларны карарга вакыт табып булмый. Хатын-кызга сәламәтлек өчен чама белән физик эше дә кирәк. Утырып, ятып кына торган хатын-кыз баланы да авырлык белән таба. Йөкле хатын авыру дигән сүз түгел, ул гел хәрәкәттә булырга тиеш. Балаң сау-сәламәт булсын өчен, үзеңә сәламәт, начар гадәтләрсез булырга кирәк. Аллаһы Тәгалә безгә тәнне җанны йөртсен өчен биргән. Аның өчен безнең организм сәламәт булырга тиеш, – ди Гөлназ.

Куныр авылында әлегә яшь гаиләләр бар. Барысының да тормышлары матур һәм төзек.

– Бик яратам Кунырны! – ди шушы авыл килене Гөлназ. – Бездә кеше әйбәт, эшчән, ярдәмчел, авыл төзек, матур, капка төпләре, ишегаллары чәчәккә күмелгән. Тагын да күбрәк яшьләр калсын өчен эш урыннары кирәк. Сөт бәясе бензин хакы белән бер дәрәҗәдә артып торса, иманым камил, яшьләр терлек тотар иде. Инфраструктурасы да кирәк. Миңа, мәсәлән, ул кирәкми. Ял итәсем килсә, гаиләм белән урманга чыгабыз да китәбез, я булмаса су кереп кайтабыз, яки туганнарга кунакка барабыз, шашлык пешереп ашыйбыз. Ләкин бөтен кеше дә без түгел бит.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре