«Тәңре озын гомерләр буенча милләтеңә хезмәтеңне тулырак иттереп дәвам иттерергә насыйп итсен». Бу сүзләр Гаяз Исхакыйның профессор дәрәҗәсенә ирешү уңаеннан кызына язган хатыннан.
Көндәлекләр
2018 елда Төркиядәге Сәгадәт Чагатай нигезләгән «Аяз Таһир Төркестан Идел-Урал вакыфы» фонды Татарстанга зур бүләк ясый: Гаяз Исхакыйның язма мирасыннан кайбер материалларны, көндәлекләрне һәм кызы Сәгадәтнең көндәлекләрен Татарстан Фәннәр академиясенә тапшыра. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге мөдире Илһам Гомәровтан без әнә шул байлыкның тарихы, язмышы турында сораштык.
– Сәгадәт Чагатайның көндәлекләрен өйрәнеп, фәнни әйләнешкә кертү белән шөгыльләнәбез, – диде ул. – Ә Гаяз Исхакыйның көндәлекләре тупланган бер китап дөнья күрде инде. Текстология бүлегендә алга таба да бу эш дәвам итә. Гаяз Исхакыйның шәхси фондында кызы Сәгадәт көндәлекләре 32 дәфтәрдән гыйбарәт. Алар нигездә алман телендә язылган. Бер өлеше гарәп графикасы белән язылган төрек телендә. Көндәлекләрен ул 1988 елга кадәр алып бара. Шәхси тормышыннан тыш, әтисе белән мөнәсәбәтләре, аралашулары, Гаяз Исхакыйның вафатына кадәр соңгы көннәре тасвирланган өлешләр бар.
Гаяз Исхакый фонды җитәкчесе Түләй Дуран материалларны тапшырганда: «Мин бик озак уйландым. Әлеге материаллар, һичшиксез, алга таба язучының асыл ватаны булган җирдә сакланырга тиеш», – дигән иде. Дөрес, теге яки бу оешмада Гаяз Исхакыйның материаллары тупланган башка архив та булырга мөмкин. Кемгәдер адресланган хатлары да бардыр. Әмма безнең өчен фондта саклана торган материалларның үзенчәлеге шунда: алар – язучының шәхси архивы материаллары. Аларга карап, без әдипнең иҗат һәм сәяси-иҗтимагый лабораториясе хакында, аның яшәү рәвеше турында сүз йөртә алабыз. Шулай ук фондта Исхакыйның 30 га якын хаты саклана. Аларда әдипнең эзләнүләре, теләк-омтылышлары, канәгатьсезлекләре дә чагылыш тапкан. Хатлары аша горур, үткен сүзле, кырыс һәм таләпчән язучыны күрәбез. Ул милләттәшләренең тормышын мәгънәлерәк, җиңелрәк итү өчен бөтен көчен куйган.
Качу
Галимә Лена апа Гайнанова Гаяз Исхакый һәм аның кызы Сәгадәт Чагатайның язмышын, эшчәнлеген шактый вакыт өйрәнә. Кыскача ул бу хакта безгә дә сөйләде.
– Гаяз Исхакый 1903 елда Мәрьям Шәрипова белән никахлаша. Аларның Мәэмүн исемле уллары дөньяга килә. Тик бала 9 атналык булгач үлеп китә. Тагын бер елдан кызлары Сәгадәт туа. Әмма агалары сәбәпче булып (аларга «йорттотмас» кияүләре ошамый) Гаяз белән Мәрьям аерылыша.
Сәгадәт, нигездә, әбисе Камәрия янында тәрбияләнә. Ул истәлекләрендә: «Мин әтием белән 1913 елда гына таныштым», – дип яза. Гаяз Исхакый төрмәгә эләккәндә бик нәни калып, әтисе 1913 елда сөргеннән кайтканда, Сәгадәткә инде 8 яшь була. Аннан соң да Казанда булырга рөхсәт ителмәгәнгә, Петербургта, Мәскәүдә яшәргә мәҗбүр булган әтисе белән сирәк кенә очрашырга туры килә. Сәгадәт апа үзе язганча, әтисе аны Казандагы «Мариинская гимназия»гә укырга биргән. Бу беренче разрядлы кызлар гимназиясе шәһәр үзәгендә урнашкан була. Профессор Катанов, Терегулов, Апанаев кызлары да шунда белем ала, берара Мария Ульянова да шунда укый. Аларны Вакытлы хөкүмәт башлыгы Керенскийның әтисе укыта.
1917 елның мартында Казандагы «Сәйяр» труппасы куйган «Зөләйха» спектаклен Сәгадәт Мәскәүдән кайткан әтисе белән бер ложада утырып карый. Ә инде шул ук елның августында Гаяз Исхакый, туган йортында туганнарын соңгы тапкыр күреп, тагын китеп бара. Шул китүдән кайтмый.
Сәгадәт укыган гимназия, совет власте урнашкач, мәктәп итеп үзгәртелә. 1921 елда ягарга утын булмыйча, балаларны өйләренә тараталар. Ачлык чорында Сәгадәт, әбисе һәм әтисенең энесе Әхмәтхәсән белән бергә Ташкентка китеп, шунда торып кайта. Үзенең тәрҗемәи хәлендә язганча, Сәгадәт 1922 елда совет мәктәбендә 9 нчы сыйныфны тәмамлавы турында таныклык ала.
Ә өйдә Гаязны югалталар. Тагын ни хәбәр ишетербез икән дип, ут йотып яшәгән туганнары 1921 елның язында гына Гаязның Париждан язган хатын ала. Сәгадәт Казанда паспорт алу артыннан йөри. Аның кем кызы икәнен белсәләр дә, паспортны бирәләр, әмма: «Безгә мөрәҗәгать итүегезне беркемгә дә әйтмәгез», – дип кисәтәләр. Һәм ничек итеп Мәскәүдә илдән чыгарга рөхсәт алу юлларын өйрәтәләр. Сәгадәт үзе язганча, Мәскәүдә дә кем кызы белән эш итүләрен аңлаучылар була һәм аңа рәсми юл белән йөрмәскә, ә Петербургка барып, Финляндиягә чыгарга киңәш итәләр.
Туганнары белән Петербургка килеп, Сәгадәт биредә 40 көн уздыра. Бу кадәр вакытка исәп тотмаганлыктан, акчалары бетә. Ул үзе илдән чыгып китүне болай тасвирлый: «Качакчылар кичке алтыда мине килеп алачаклар иде... Мине алганнан соң һич туктамыйча иртәнге алтыга кадәр бардык. Һава яктырганда чик сызыгына килеп җиттек. Ерактан әтиемнең тавышы ишетелде: «Курыкма, кызым, хәрбиләргә бирел...» Шуннан соң мине полициягә китерделәр. Бу 1922 елның 10 ноябре иде. Андагы карантин бер айга сузылды. Соңыннан мине әтиемә тапшырдылар. Ул бик шатланды».
Әйтергә кирәк, әтисе кызын үз янына бик вакытлы алдыра. Күп газаплар кичеп, тырышып-тырмашып әтисе янына барып сыенырга омтылган 17 яшьлек бу батыр йөрәкле кыз үлемнән качуын ул чагында башына да китермәгәндер.
Мөһаҗирләр
Гаяз Исхакый кызын Берлинга алып китеп, гимназиягә урнаштыра. Сәгадәт пансионатта яши. Бер ел чамасы әтисе дә шунда була. 1927 елда Сәгадәт Берлин университетына укырга керә. Аны тәмамлап, аспирантурада укый. 1932 елда үзбәк егете Таһир Чагатайга кияүгә чыга. Икесе дә 1939 елның сентябренә кадәр Берлинда Гаяз Исхакый оештырган «Милли юл» журналын чыгаруда булышалар. 1939 елның сентябрендә Гаяз Исхакый Төркиягә, Истанбулга китә. Ә Чагатайлар Әнкарага 1940 елда күченә.
Сәгадәт Чагатай Әнкара университетында төрек телен укыта, аның ире профессор Таһир Чагатай шунда ук студентларга социология буенча белем бирә. Сәгадәт баштарак, хәтта университетта эшләгән елларында да, «Исхакый кызы» гына булып йөри. Югары дәрәҗәләр җиңел генә бирелми. Көндәшләре аның турында: «Ул русча гына укыган, төрек телен белми», – дип, гел аяк чалалар. Сәгадәт үзенең белеме, тырышлыгы белән генә югары дәрәҗәләргә ирешә. Профессор-тюрколог исемен үзе яулап ала.
Кайту
1987 елда институт директоры Мирфатыйх абый Зәкиев карары белән Мирас комиссиясе төзелде. Шул чагында Гаяз Исхакыйның үзем күп еллар эшләп, туплап куйган 4 томлык әсәрләр җыелмасын – әдипнең үз ватанында басылган барлык әсәрләрен өстәлгә куйдым. Бу эшнең ничек эшләнүе – үзе бер гыйбрәтле тарих. Анысы турында сөйләп тормыйм. Шуннан соң гына мин Сәгадәт апага хат язарга батырчылык иттем. Институтның грифлы кәгазьләренең берсенә, «миндә барлар» дип куеп, тупланган, безнең язуга күчерелгән әсәрләрнең исемлеген, икенче кәгазьгә «миндә юклар» дип язып, чит илдә басылган, әмма кулымда булмаган әсәрләрне теркәдем. Соңыннан сөйләүләре буенча, Сәгадәт апа миннән алган хатны үбеп-үбеп, битенә сөртеп елаган, әле бер, әле икенче танышын өенә чакырып, хатны кат-кат укыткан, Истанбулга шалтыратып та хәбәр иткән. «Әтиемнең бөтен китаплары табылган икән, аларны Советлар берлегендә укыйлар икән», – дип кабатлаган. Сәгадәт апа сөенеч тулы хат белән берничә китап та җибәрде. Бу хат Гаяз Исхакыйның чит илләрдә язылган әсәрләре хакында без белмәгән, ишетмәгән беренче яңалыкларны да алып килгән иде. Кызганычка, бу вакытта ул бик каты авыру, хәлсез булган. Сәгадәт Чагатай-Исхакый 1989 елның 24 июнендә 84 яшендә Әнкарада вафат була. Шул шәһәрдә җирләнә. Сәгадәт ападан варислар калмый.
Күңелдә әрнеп торган үкенеч калды: без Сәгадәт апа белән очрашырга өлгермәдек. Мин Гаяз Исхакый әсәрләреннән торган җиде китап әзерләп чыгардым. Әдипнең сөекле кызы өзелеп көтсә дә, аларның берсен дә күрә алмады. Күңелемне бары бер нәрсә юата: Сәгадәт апа әтисенең китапларының исән икәнлеген, аларның басарга әзерләнгәнен белеп китте.
Затлы нәселдән булган Сәгадәт, Туган илен бер күрергә тилмереп яшәсә дә, бик күп газаплы киртәләрне үтеп, барыбер үзенең чын асылын саклап кала ала һәм үзенә лаеклы биеклеккә ирешә.
Профессор-тюрколог Сәгадәт Чагатай русча, алманча, инглизчә, французча, төрекчә, гарәпчә, фарсыча яхшы укыган һәм сөйләшкән. Ул дөньяның төрле илләрендә фәнни конференцияләрдә катнашкан, күп илләрдәге тюркология җәмгыятьләренә әгъза итеп сайланган. Европа һәм Азия илләрендә аны яхшы беләләр, китапларын да өйрәнәләр.
2008 елда Истанбулда «Профессор бер Сәгадәт Чагатайның тәрҗемәи хәле» исемле китап һәм «Профессор Сәгадәт Чагатайның басылып чыккан барлык мәкаләләре» дип аталган ике томлык мәҗмуга дөнья күрә. Алар 1988 елда Сәгадәт апа үзе төзеп калдырган Аяз – Таһир фонды тарафыннан нәшер ителгән.
Сәгадәт Чагатайның үзе исән чакта басылган «Чура батыр» (1935), «Алтын яруктан ике парча» (1945), «Төрек ләһҗәләре үрнәкләре» (1963, 1 нче том), «Казакъча мәтеннәр» (1961), «Төрек ләһҗәләре үрнәкләре» (1972, 2 нче том) һәм башка хезмәтләре бар. Кайберләре Яуширмәдәге Гаяз Исхакый музеена куелган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез