Сәясәтче Руслан Айсин: «Милли элитаны үстерү өчен аерым бер программа кирәк»      

Берничә көн элек Мәскәү янындагы Домодедово шәһәрендә сәясәт, милли тормыш белән кызыксынучы  яшьләребез «Урман күле» дигән өч көнлек җыен уздырды. Җыен эшендә катнашкан сәясәт белгече Руслан Айсин белән очрашып, татар яшьләрен ниләр кызыксындыруы, мондый чараларның әһәмияте турында сөйләштек.

– Мондый чараларның уздырылуы милләтебезнең киләчәге булуны аңлата. Чөнки бу эш – берничә кешенең шәхси башлангычы, тырышлыгы нәтиҗәсе. Җыелучылар алдан акча-взнос түләп килгән. Ягъни бу кешеләр чәй эчеп сөйләшеп утырырга гына түгел, максатчан, аңлы рәвештә җыелган. Җыенның программасы бик тыгыз, бик эчтәлекле иде. Айрат Фәйзрахманов белән мин «Татарлар күзләрен ача» дигән лекция укыдык. Халык саны алу, татарның үзаңы турында сөйләдек, татар иҗтимагый фикерен ничек итеп яңа баскычка күтәрү турында киңәшләр бирдек. Әйтергә кирәк: килүчеләр шактый яхшы әзерлекле. Мәсәлән, бер егет Лондоннан килгән иде. Миңа урта яшьтәге милләттәшләребез өчен шимбә-якшәмбе көннәрендә эшли торган клуб булдыру фикере бик кызыклы тоелды. Туган телдә сөйләшеп, ниндидер милли мохит булдыру ягыннан  яхшы адым булыр иде бу. Лондонда яшәп тә, милләтебезнең киләчәге өчен борчылып йөриләр икән, димәк, чит илләрдә торучыларда да моңа ихтыяҗ бар.

Элита, әлбәттә, күпсанлы була алмый. Безгә менә шушылай максатчан кечкенә аудиторияләр белән дә эшләргә кирәк. Милли үзаңны үстерүне кайгырта торган мондый егет-кызларны барлау, аралашу яшьләребезнең офыкларын киңәйтү өчен мөһим. «Урман күле»нә Ижау, Уфа, Нижгар өлкәсеннән, Мәскәүнең үзенән, Питердан да килгәннәр иде.

– Казанда да шушындый берничә көнлек җыен оештырырга уйласаң, кеше җыелыр идеме икән?

–  Җыелачак. Яшьләрдә ихтыяҗ бар. Чөнки хәзер хәлле, маллы яшьләребез байтак. Аларга рухи азык кирәк. Мондый чараларны, минемчә, татар яши торган һәр төбәктә оештырырга мөмкин. Һәрхәдә мондый проектлар татарлар тупланып яшәгән төбәкләрдә милли элитаны үстерергә этәргеч булачак. Дөрес, Казанда уза торган чаралар болай да күп. Тик аларның файдасы әллә ни күренми. Чөнки һаман бер үк кешеләр йөри. Яшьләрне җәлеп итәргә ашыкмыйлар. Шөкер, яшьләр милли темага тартыла. Минемчә, милли элитаны үстерү өчен аерым бер программа кирәк. Бәлкем, ул дәүләт дәрәҗәсендә булмас, әмма зыялылар тарафыннан килештерелгән бер концепция булырга тиеш. Бу эшкә Татар конгрессы да алынырга мөмкин. Тик моның белән махсус, максатчан шөгыльләнергә кирәк. Берничә сәләтле кеше булса, программасын да төзи, оештыра, белгечләрне дә чакыра ала. Безгә яһүдләр тәҗрибәсен өйрәнеп, киң кулланырга иде. Алар да безнең кебек сәяси диаспора булып яши. Ике-өч яһүд җыелса, алар тирәсендә сәяси булсынмы, бизнес, фән ягыннанмы – ниндидер мәгънәви мохит, дулкын барлыкка килә.

– Россиядә без, татарлар, диаспора түгел ләбаса...

– Этник диаспора түгел, сәяси диаспора. Ягъни дәүләте булмаган милләт. Шуңа күрә без, сәяси диаспора буларак, телебезне, мәгарифебезне, мәдәниятебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу  өчен, төрле-төрле проектлар булдырырга тиеш.

– Шушы көннәрдә Әстерханда бер төркем галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре җыелып, конференция уздырмакчы була. Ишетүебезчә, анда Явыз Иванга һәйкәл куюны нигезләмәкчеләр. Гомумән, бу шаукым – XVI гасырда явызлыгы татар ханлыкларына гына түгел, Түбән Новгород кебек калаларга да тигән залимгә Россия төбәкләрендә һәйкәл куярга омтылуларын ничек аңлатыр идең?

– Миңа калса, бу теләк – Мәскәү даирәләреннән чыккан, «Царь-град» дигән телеканалның хуҗасы Малофеевка  кушылган сәяси проект. Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл куярга тәкъдим итүче, бу эшкә акча бирүче дә – шушы кеше. Ул Әстерханда үз тирәсенә урыслашкан татарларны җыйды. Хәзер алар, патриотик шигарьләр белән чыгып, шушы ниятләрен тормышка ашырырга йөри. Тиктомалдан гына түгел бу. Бер ел элек шундый сүз чыккан иде. Имеш, Малофеевка монархик нигезле партия корырга тәкъдим иткәннәр дә, ул алдагы сайлауларда шуның башында торырга тиеш. Хәзер вазгыять үзгәрде, әмма бу концепция калды. Кыскасы, ул республика-өлкәләрдә, Чабаксарда, Омскида, Әстерхан кебек шәһәрләрдә монархистик хисләр уяту белән шөгыльләнде. Чуашларның бөтен зыялылары бу нияткә каршы булды. Әстерханда сораштыру да уздырганнар. Анда каршылар күбрәк булып чыкты. Әлеге сораштыруны ике тапкыр уздырганнар. Икенчесендә дә каршылар күбрәк булган. Андагы урыслар да каршы. Чөнки мондый һәйкәл андагы милләтара татулыкны боза. Халык Явыз Иванның кем икәнлеген белә. Инкыйлабка кадәр Россиянең бер шәһәрендә дә аңа һәйкәл куелмаган. Патшалар үзләре каршы килгән, чөнки аның сәясәтенең нәрсәгә китергәне яхшы мәгълүм. Монархистлар моңа алына икән, шундук сорау туа: теге замандагы кебек яңа фетнәләр тудырмакчы булалармы? Бездә әле һаман Казан ханлыгына нигез салучыларга – Олуг Мөхәммәткә, Кече Мөхәммәткә дә һәйкәл юк. Каһарманнарыбыз һаман –  Тукай да Муса Җәлил. Татарның мәдәни кодлары алар белән генә чикләнми. Минемчә, мондый эш махсус эшләнелә. Чөнки милләт үзен символлар аша кабул итә. Казанда һаман Бауман, Клара Цеткин урамнарыннан йөрибез. Димәк, һаман шул кысада яшибез. Нишләп бу урамнар Сөембикә, Олуг Мөхәммәт исемнәрен йөртми?! Менә Мәскәүдә элеккеге идеологик калыплардан арыналар, Тверская, Чистые Пруды дип, урамнарның элеккеге исемнәрен кайтаралар. Маркс, Энгельс, Тельманның кем икәнен хәзер тарихчылардан башка берәү дә белми. Мәсәлән, Фәүзия Бәйрәмова Казан шәһәре администрациясенә, бер урамга Сөембикә-ханбикә исемен кушуны үтенеп, хат язган булган. Шәһәр советының топонимика комиссиясе рәисе Людмила Андреевадан, халык моңа каршы, дигән җавап алган. Кайдан алып әйтә ул моны? Сораштыру уздырганнармы? Чынлыкта бу – аның үз фикере.

Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рәшит Минһаҗ

Көн хәбәре