500 мең сумга кадәр штраф. Россиядә экстремистик дип танылган социаль челтәрләрдә теге яки бу продукцияне рекламалаган өчен шундый җәза каралган. Яңа канун бу елның 1 сентябреннән үз көченә керә. Блогерлар, тырнак ясаучы, торт пешерүче, баллы букетлар тәкъдим итүчеләргә көн бетте, димәк?..
КУЛЛАНУ ТЫЕЛМЫЙ, РЕКЛАМА РӨХСӘТ ИТЕЛМИ
Россиялеләр «Инстаграм»*, «Фейсбук»* һәм башка тыелган социаль челтәрләрне коммерция максатында куллана алмаячак. Бу платформаларда теләсә нинди реклама өчен зур күләмдә штраф яный. Тиешле төзәтмәләр «Реклама турында» һәм «Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турында» федераль законнарга кертелде. Алар 2025 елның 1 сентябрендә үз көченә керә.
Канун «Инстаграм»* һәм «Фейсбук»ны* кушымта буларак куллануны тыймый. Блог алып барырга, фото-видеолар белән уртаклашырга, кыска вакытлы тарихлар (сторис. – Авт.) кертергә, текст язып урнаштырырга мөмкин. Моның өчен беркем дә җәза бирмәячәк. Ә менә реклама мәсьәләсендә хәлләр башкачарак. Хәзер реклама ул – «реклама» тамгасы куелган гади текст яки фото түгел, ә «Реклама турында» законда реклама булып саналган бөтен әйбер. Димәк, ул рекламалана торган әйбергә (товармы, хезмәтме, сайт, брендмы һ.б.) карата кызыксыну уяту максаты белән таратыла. Әгәр дә сез нәрсәгәдер сылтама биреп, аны сатып алырга өндәмәсәгез дә, бу хокук бозу булып саналырга мөмкин.
Закон үтәлешен Монополиягә каршы федераль хезмәт күзәтәчәк. Моннан тыш, теләсә кайсы кулланучы законсыз рекламадан зарлана ала. Һәр хокук бозу өчен штрафлар билгеләнгән: физик затларга – 2500 сум, юридик затларга – 500 мең сумга кадәр. Штрафны ике як та түләргә тиеш булачак: рекламаны бирүче дә, аны таратучы да.
Сүз уңаеннан, тыелган ресурсларда реклама урнаштыру дәвамлы хокук бозу дип саналырга мөмкин. Шуңа күрә, хәтта закон кабул ителгәнче урнаштырылган реклама өчен дә сезне җавапка тартырга мөмкиннәр. 1 сентябрьгә кадәр тыелган социаль челтәрләрдән реклама постларын бетерергә киңәш итә белгечләр.
БИЗНЕСНЫ РЕКЛАМАСЫЗ ҮСТЕРЕП БУЛМЫЙ
Сер түгел, аерым исемлеккә кертелсә дә, «Инстаграм»нан* файдаланучылар аз түгел безнең халыкта. Әлеге социаль челтәр – реклама чыганагы буларак та менә дигән корал. Бәйрәм тортына заказ ясыйм, каш, тырнак ясатам, массажга барам дигәндә, иң беренче эш итеп шунда кереп, үз эшенең остасын эзлибез, аның хезмәте белән танышабыз бит. Рекламаны тыю нәкъ менә үз эшен булдырган һәм аны әлеге социаль челтәр аша актив күрсәтеп барганнарга киртәләр тудырмас, дип булмый. Кейтеринг хезмәте оештырган Камилә Сафина да шундый фикердә.
– Минемчә, бу тыюлар заказ бирүчеләр санын киметәчәк. Бу социаль челтәр – клиентларга үз продукциямне күрсәтү һәм җәлеп итү өчен бик әһәмиятле платформа, – ди Камилә. – Мин тыюларга әзерләнергә һәм башка реклама ысулларын актив кулланырга тырышачакмын. «ВКонтакте»га игътибар итәр идем. Анда да аудитория зур һәм төрле реклама кораллары бар. Шулай ук «Телеграм»да канал ачып, анда үз клиентларым белән аралашырга тырышыр идем. Моннан тыш, «Авито» кебек игъланнар сайтын да кулланып карарга кирәк. Гомумән алганда, реклама минем бизнес өчен бик мөһим. Ул яңа клиентлар җәлеп итәргә, продукция турында мәгълүматны таратырга ярдәм итә. Шуңа күрә, мин рекламаны дәвам иттерергә җыенам, әмма башка юллар белән. Бәлки җирле газеталарда яки радиода реклама бирергә дә туры килер. Иң мөһиме – клиентлар белән элемтәдә булу һәм аларга үзең турында искәртеп тору.
Ә менә Балык Бистәсендә яшәп, заказга тортлар пешерүче Адилә Шаһабиева «Инстаграм»да* рекламаның тыелуы бизнеска комачау итмәячәк дигән фикердә.
– Миңа калса, эшен яңа гына башлап, әлеге социаль челтәрне реклама коралы итеп кулланган кешегә куркырга кирәк. Мин, әйтик, 12 ел заказга тортлар әзерлим. Башта социаль челтәрләр аша клиентлар күп килде, хәзер исә рекламага мохтаҗ түгелмен, – ди ул. – Әгәр син яхшы, тәмле продукция тәкъдим итәсең икән, сарафан радиосы да шәп эшләячәк. «Син бу тәмле тортны кемнән алдың?» – дигән сорауга, минем контактларны бирерләр, дип өметләнәм. Бер тапкыр тортка заказ биргән кеше, канәгать калса, икенче юлы да миңа мөрәҗәгать итә.
Тәм-том һәм ризык өлкәсе генә түгел, матурлык өлкәсе дә кыенлык кичерерме? Сер түгел, күп кенә танылган матурлык салоннары да үз хезмәтләрен телгә алынган социаль челтәр аша тәкъдим итә.
– Без клиентларга тырнак, каш, керфек ясау хезмәтләрен тәкъдим итәбез. «Инстаграм»* аккаунтында – безнең ничә еллык хезмәтебез. Шуның аша клиентлар прайс, ягъни бәя белән дә таныша, теге яки бу процедурага да языла. Миңа калса, рекламаның тыелуы булган клиентларыбызны югалтырга мәҗбүр итмәячәк, әмма яңаларын җәлеп итәр өчен киртәләр булдырачак, – ди матурлык студиясе җитәкчесе Гөлнар Тарасова. – Икенче яктан, бер урында гына таптану – бизнесны аска өстерәүче билге. Ә бу тыюлар яңа платформаларны өйрәнергә, хәтта кемнедер уңайлы яңа социаль челтәр уйлап чыгарырга этәрер, бәлки.
«Инстаграм»да* реклама булып нәрсә саналачак?
- Продуктны искә алу + эмоция (Мисал өчен, «Бу кремны яратам», «Әлеге кер порошогы шундый яхшы»).
- Туры фразалар: «сатып алырга», «язылырга», «заказ бирергә».
- Сайтка, прайска (бәяләргә) сылтамалар.
- Промокод, бонус, ташламалар турында мәгълүмат.
- Хәтта «буш урыннар калды» дигән сүз дә штраф салырга сәбәп булырга мөмкин.
821/23 номерлы ФАС боерыгының 9 нчы пункты нигезендә реклама дип саналмаячак мәгълүмат
– Товардан файдалану кагыйдәләре, товарны сатып алу шартлары турында хәбәрләр.
– Товарлар турында мәгълүмат.
– Белешмә һәм аналитик материаллар. Базар күзәтүләре, фәнни тикшеренүләр һәм башка мәгълүмати материаллар (әгәр алар товарны сатып алырга өндәмәсәләр).
– Товар дизайны элементлары. Бу – логотип һәм фирма стиле.
– Иганәчеләр турында мәгълүмат.
– Сатып алучыларның бәяләмәләре. Әгәр кулланучы тыелган социаль челтәрдә товар турында фикерен яза һәм аны алга этәрергә тырышмый икән, бу реклама түгел. Ләкин әгәр ул товарны мактый һәм аны сатып алырга өнди икән, бу реклама булып саналачак.
*Экстремистик оешма дип танылган һәм РФ территориясендә эшчәнлеге тыелган Meta оешмасына карый.
Айназ Габидуллина, блогер:
– Яшерен-батырын түгел, «Инстаграм»да* рекламага карата чикләүләр кертү кыенлыклар тудырмый калмас. Аннан бит акмаса да тама. Дөрес, мин көн саен реклама урнаштырмасам да, үзем кулланып караган һәм сыйфатында шикләнмәгән товар, хезмәт яисә белгечләрне чын күңелдән киңәш итәм. Ә шәхси битемдә, алып баручы, котлаулар авторы буларак, күбрәк үземнең хезмәтемне рекламаларга тырышам. Күп кенә блогерлар үз аудиториясен хәзер тыелган социаль челтәрдән башка платформаларга куарга тырыша. «1 сентябрьдән мин монда булмыйм. Мине югалтырга теләмәсәгез, «Телеграм»га язылыгыз», – дип чакыралар. Менә шундый ялган һәм манипуляцияләрсез, «хәзер реклама ТГ-каналда була, «ВКонтакте»да була», – дип дөресен әйтсен ул. Төп фикерем шул: әгәр кеше намус белән эшли икән, язылучыларын хөрмәт итә икән, реклама куямы, башкасымы – «молодцы» гына диям. Ә менә куркыту, янау, алдау, кызгандыру белән язылучыларны җәлеп итү, үзеңне башкалардан өстен кую бер дә дөрес хәл түгел. Без дә язылучыларга мохтаҗ, аларсыз без блогер түгел. Хөрмәт булырга тиеш.
Дәүләт Думасы депутатлары Интернетта аңлы рәвештә экстремистик материаллар эзләү өчен җаваплылык кертү турындагы төзәтмәне кабул итте.
РФ Административ хокук бозулар кодексын 13.53 нче «Экстремистик материалларны аңлы рәвештә Интернетта эзләү һәм аларга керү мөмкинлеге алу, шул исәптән VPN-сервислар кулланып» маддәсе белән тулыландырылды. Хокук бозучы гражданнарга биш мең сумга кадәр штраф салыначак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез