Саклан! Кырыгалдарлар ил халкыннан 350 млрд сум (!) акча урлап, аны чит илгә чыгарган

2022 елдан 2024 елның август аена кадәр Россиядә якынча 1,5 млн киберҗинаять очрагы теркәлгән. Ә соңгы өч елда кырыгалдарлар ил халкыннан 350 млрд сум (!) акча урлап, аны чит илгә чыгарган.

Мондый санлы мәгълүмат белән Көнчыгыш икътисадый форумында Россия Эчке эшләр министрлыгының Тикшерү департаменты башлыгы урынбасары Данил Филиппов уртаклашты. 350 млрд сумның рәсми статистика китергән саннар булуына да басым ясады ул.

Санлашу чорында, барысын да диярлек интернет һәм гаджет аша хәл итеп булганда, шәхси мәгълүматны саклау мәсьәләсе өстен торырга тиеш тә бит югыйсә. Хәер, бер рәхәтнең мең михнәте булмый калмый инде ул. Шәхси мәгълүмат базасының теләсә кая таралу очраклары быел узган ел белән чагыштырганда 37 процентка күбрәк булган әнә. Күп очракта бу – киберһөҗүмнәр.

Данил Филиппов әйтүенчә, 2020–2023 еллар аралыгында IT җинаятьләр саны 27 процентка арткан (510 меңнән – 677 меңгә кадәр). Бу статистикада IT технологияләр ярдәмендә кылынган җинаятьләр исәпкә алынган, шул исәптән акча урлау, наркотиклар сату, экстремизм һәм террорчылык та.

Данил Филиппов сүзләренчә, халыкны даими рәвештә кибермошенниклар турында кисәтеп торсаң да, җинаятьләр саны кимүгә таба бармый.

– Санкт-Петербургта шау-шу тудырган бер очрак булды. Пенсионер ханым мошенникларга бөтен туплаган маясын тапшыра, бердәнбер фатирына милек хокукын бирә. Шуннан соң ул, мошенниклар күрсәтмәсе буенча, яндыргыч катнашма ясый һәм военкомат бүлегенә ут төртә. Аны 10 елга колониягә җибәрәләр. Бүген техник яктан саклык дәрәҗәсе шактый югары, шуңа күрә бердәнбер «йомшак» җир булып кеше кала, – диде ул.

Данил Филиппов билгеләп үткәнчә, мошенникларга кешеләрне алдарга кулланучыларның интернетка куелган шәхси мәгълүматлары – исемнәре, телефоннары, документларның фотосурәтләре «ярдәм итә». Ә алга таба – техника эше: адәм баласының ышанычына керү яки «сезгә Эчке эшләр министрлыгыннан шалтыратабыз» дип куркыту.

Хокук сакчыларына да эш күп инде бу җәһәттән. Дәүләт Думасының мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты әгъзасы Антон Немкин әйтүенчә, хәзер алар кырыгалдарларның яңа ысуллары белән даими очраша.

– Барлык һөҗүмнәрне берничә категориягә бүлеп карарга мөмкин, – ди ул. – Аларның нигезендә ышанычтан явызларча файдалану ята.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре