Сәләтле бала үстерү турында. «Бала чагын урламыйбыз»

Ике айда йөзәргә, ике яшьтә Әлифбаны өйрәнгән ул. Өч яшьтән инглизчә сукалый башлаган. Шахматны да оста уйный. Хыялы Парижны күрү. Биектау районының Бөреле совхозында әнә шундый гаҗәеп малай – Данияр яши. Шушы көннәрдә аңа 5 яшь тулган. Шакировлар гаиләсе белән сәләтле бала үстерү турында сөйләштек.

Шакировларга бакчада да, таныш-белешләре дә еш кына: «Сезнең балагыз – вундеркинд», – дип әйтә икән. Аларда баладан даһи ясау теләге бөтенләй юк. – Һәр сабыйның нәрсәгә булса да сәләте бар. Әти-әниләр балага үз юлын табарга ярдәм итәргә тиеш. Кемнәрдер түгәрәкләргә иртә бирүне хупламый. Янәсе, әти-әни үзләренең чынга ашмаган хыялларын баладан үтәтә. Бездә андый нәрсә юк. Юк-бар белән башын катырып, бала чагын да урлыйбыз, дип булмый. Улыбызның мөмкинлеге бар чөнки. Теләмәсә, берничек тә мәҗбүр итә алмас идек. Уйнарга да вакыты кала. Читтән күзәтеп торганым бар. Укыган балалар башкалар янында үзләрен тәрбиялерәк тота, – ди әнисе Фәйрүзә.

Авыл баласы да күләгәдә калмый. Мөмкинлекләрен үстерү өчен шартлар бар хәзер. Бөреледә музыка, рәсем, бию юнәлешләренә йөртергә була. Тик Даниярның боларга исе китми. Ике айлык чагыннан ук аны йөзәргә йөрткәннәр. Яхшы тренер тапканнар да ышанып тапшырганнар. Математика белән дә дус: 1000 гә кадәр саный, куша һәм ала белә. Конструктор, лего, пазл җыю өчен рәсемгә бер мәртәбә карау да җитә Даниярга. Шахмат серләренә Наил бабасы өйрәткән. Ә менә рәсем ясау, футбол, хоккей аны кызыксындырмый. Хыялы йә төзүче, йә янгын сүндерүче булу. «Кешеләргә булышасы килә», – ди малай.

Өч яшьтән үк репетиторның нәрсә икәнен белә Данияр. Атнага ике тапкыр инглиз теле түгәрәгенә йөри. Бер сәгате – 450 сум. Гомумән, түгәрәкләр өчен айга 8 мең сумлап акча түлиләр.

– Телевизор караганчы, белем алу күпкә файдалырак. Инглизчә белсә, чит илләргә баргач, башка балалар белән аралаша алачак. Мәктәпкә укырга баргач, үзенә җайлырак булачак, – ди Шакировлар.

Быелдан Данияр мәктәпкә әзерлек төркеменә дә йөри. Әти-әниләр арасында, иртә бит әле, диючеләр дә булган. Укый, яза белгәч, нигә тәвәккәлләмәскә? Үзенә ошагач, әти-әнисе дә каршы түгел. Бакчадан соң атнага алты сәгать түгәрәккә йөри. Соң кайткач, ардыра да, билгеле. Шуңа күрә өйдә күп эш кушмыйлар. Дәрес әзерлисе һәм чисталыкны саклыйсы! Уенчыкларын тәртипкә китерә, иртән торгач, урынын җыештыра. Үз бүлмәсендәге тузанны суырта. Ялларда әтисе Ленар белән бергәләп кирпеч ташый, чүп җыештыра. Эшләп үсәргә тиеш дигән кагыйдә дә бар чөнки.

Акыллы баланың әти-әнисе булу авырмы?

– Кайвакыт авыр: гел каядыр йөртеп торырга кирәк. Әмма тырышлыкның нәтиҗәсен күргәч, тагын да канатланып китәбез. Бердәнберебез бит. Улыбызның 5 яшен Мәскәүдә «Хыял утравы» аттракционында билгеләп үттек. Теләге Дубайдагы «Леголенд»ка бару иде. Тик бар дуслары да анда бара алмады. Шуңа күрә Мәскәүне сайладык. Улыбызның Эйфель манарасын да күрәсе килә. Икенче елга туган көнне Парижда үткәрик әле, ди. Балалар безгә караганда күбрәк белә бит хәзер, – ди Фәйрүзә Шакирова.

Кечкенә вундеркиндлар

Азамат Хәсәнов (Саба районының Иске Икшермә авылы, 4 яшь)

Азамат барлык юл кагыйдәләрен дә яттан белә. Аның белән 3 яшьтә үк кызыксына башлаган. Әти-әнисе телефон бирми. Телевизордан «Дорожная азбука» тапшыруын карый. Әлифбаны да шуннан гына өйрәнгән. Һәр хәрефкә аның үз аңлатмасы... Әйтик, А – автобус тукталышы, Б – боковой ветер, И – искусственная неровность. Кечкенә «гаишник» машинада барганда, барлык юл билгеләрен дә әйтә икән. Кайберләрен инглизчә дә өйрәнгән. Әти-әнисенә тизлекне арттырмаска, телефоннан сөйләшмәскә куша. Автоинспекция хезмәткәрләрен дә шаккатырган Азамат. Бакчада уздырган чараларда барлык сорауларына да менә дигән итеп җавап биргән. «Тумас борын кемгә охшап гаишник булган, белмим. Иремә: «Бу юньле хәлме икән инде?» – дип әйтә идем. Гел шуның турында сөйләшүе кайчак туйдырып та җибәрә. Башка балаларга да кызык түгел. Йокыдан уянуга: «Әни, «обгон»га барырга ярамый», – дип сөйли башлаган иде. Танышларыбыз Азаматны «Минута славы» тапшыруына алып барырга куша, – ди әнисе, башлангыч сыйныф укытучысы Алинә Хәсәнова. Азамат гомумән, кагыйдәләр турында сөйләшергә ярата. Тегесе ярамый, монысы ярамый, дип, өйдәгеләрне гел кисәтеп тора икән.

Мөхәммәд Шакиров (Балтач районының Норма авылы, 3 яшь)

Мөхәммәд алты айда ук йөзәргә өйрәнгән. Атнага бер-ике мәртәбә бассейнга йөри. Сусыз тора алмый. Бала тудыру йортыннан кайтканнан бирле бер көн дә калмыйча, ваннада, мунчада юына. «Йөзү сәламәтлек өчен файдалы. Шуңа күрә вакытны сузмадык. Шәһәрдә тууга ук бассейнга йөртә башлыйлар бит. Җәй көне әтисе белән бергәләп елгада йөзәләр», – ди әнисе Роза. Башка бер түгәрәккә дә йөртмиләр. Сабыйның бала чагы булырга тиеш, ди әти-әнисе. Чүкеч тә тота, шөреп тә бора белә Мөхәммәд. Үрмәли башлаганнан бирле гел әтисенә булыша икән. Ун ай тулганчы тәпи киткән. Бакчага 1 яшьтән йөри. Кашык тота, чүлмәккә утыра белгәч, иртә биргәннәр. Сабыйның теле әле яңа ачылып кына килә. Телевизор карамый, әмма телефонда уйнарга рөхсәт итәләр.

Вера һәм Демид Лясковскийлар (Казан, 1 яшь тә 11 ай)

Вера да, Демид та 1 яшьтә үк сөйләшергә өйрәнгән. Бакчага йөрмиләр. Сабыйлар җырлый, шигырьләр дә сөйли. Унга кадәр саныйлар. Рәсем дә ясыйлар. Нәселдә андыйлар булмаган. Әти-әнисе моңа үзләре дә аптырый. «Балаларыбыз яшьтәшләреннән күпкә аерылып торалар. Өч атнадан өйгә тренер чакырдык. Балаларны ваннада йөзәргә өйрәттек. Аннан бассейнга язылдык. Акылны үстерә торган түгәрәккә биргән идек. Вера шөгыльләнә, әмма Демидка кызык түгел. Чөнки аның өчен яңалыгы юк. Мин аларга китаплар укыйм. Әти-әниләрнең сабыйларын түгәрәкләргә иртә бирүен хуплыйм. Иң мөһиме – балага ошасын. Ошамаса, йөрми алар, – ди Анастасия. Лясковскийлар гаилә белән театрга йөрергә ярата. Әнә шулай сабыйларында сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли алар. Әти-әниләре икесе дә – дәүләт хезмәткәрләре.

Регина Фәхрисламова, балалар психологы:

– Соңгы вакытта әти-әниләр арасында 3–5 яшьлек балаларын төрле түгәрәкләргә йөртү тенденциясе күзәтелә. Анда атнага 5–6 тапкыр бару файдага түгел. Ни өчен дигәндә, бала ял итәргә өлгерми, арый. Буш вакытында үзе теләгән әйбер белән шөгыльләнә алмый. Моның исә неврозга китерүе дә бар. Андыйларның башлангычта яки зур сыйныфларда берни дә эшлисе килми башлый. Шулай итеп, депрессия башланачак. Баланың бу яшьтә әнисе, дуслары белән аралашуы бик мөһим. Артык белемгә омтылу бала үсешенә комачаулык итә. Биләүсәдәге баланы инглиз, кытай телләренә йөртәләр. Ул әле чүлмәккә утырырга да, кирәкле шөгыльләргә дә өйрәнмәгән, ә Әлифбаны белә. Моны бәләкәч бары тырышлык белән генә башкара. Аның моңа ихтыяҗы юк. Бу – әти-әни теләге. Алар моны нинди амбицияләрен басу өчен эшлиләрдер инде... Әни кешенең 2–3 яшьлек сабые белән ниндидер түгәрәккә барып, тормышын төрлеләндерүе әйбәт анысы. Декретта озак утыру ялкыта башлый чөнки. Әмма баланың үзен генә бик иртә төрле секцияләргә бирү яклы түгел мин. Үзенчәлекле сабыйларны тәрбияләүче әти-әниләргә игътибарлырак булырга кирәк. Андый балалар яшьтәшләреннән күпкә алга китә. Үзләрен өстенрәк хис итәләр. Аларга дуслары белән аралашу авыр. Түгәрәккә шулай иртә яздыру балага нинди файда бирә? Башта шул ягын уйларга кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре