Россиянең икътисад фронтында шатлыклы хәбәрләр күп күренми. «Газпром»ның үткән ел зур зыянга эшләве халык өчен тарифларны күтәрү белән кайтаваз бирер, мөгаен. Автодилерлар параллель импорт аша автомобиль кертүдән баш тарта.
Бердән, утильләштерү җыемнары арта, икенчедән, чит ил машиналарына хезмәт күрсәтү катлаулана. Апрель аенда автомобильләрнең параллель импорты ике тапкыр кимегән. Кытай машиналарына болай да югары булган бәяләрнең тагын да күтәрелүен көтик. Ел башында безне йомырка бәясе төшү белән шатландырганнар иде. Чынлап та, диетик азык берникадәр очсызланды. Үткән елның декабрендә Татарстанда дистәсе 132 сум торган продукт бүген 123 сум 11 тиен тора. Үткән атна белән чагыштырганда 0,11 процентка кыйммәтләнгән. Чагыштырыгыз: үткән елның 24 май атнасында бер дистә йомырка 77 сум 27 тиен йөргән һәм алдагы атна белән чагыштырганда 2,36 процентка очсызланган. Җәйгә таба йомырка очсызлану табигый, чөнки җитештерү арта. Быел хәл киресенчә булу ихтимал. Дөрес, алдагы атналарда бәя түбәнәйгән булган.
Май суыклары безгә җиләк-җимеш инфляциясенең зур спирален вәгъдә итә. Бакча җиләге 100 процентка кыйммәтләнде дигән хәбәрләр күренгәли.
Федераль Авыл хуҗалыгы министрлыгы аномаль суыклар сәбәпле илдә гадәттән тыш хәл кертергә җыена. Гадәттән тыш хәл режимы 10 төбәктә гамәлдә инде. Министрлык 23 төбәктә чәчүлекләр зыян күрде дип саный һәм хөкүмәттән компенсация сорарга җыена. Рәсми рәвештә иген уңышының кимүен фаразламыйлар әлегә, әмма тармак белгечләре бөртеклеләрнең тулай җыемы байтак ким булыр дип көтә. Май салкыны нигездә көньяк төбәкләрдә зур зыян салды. Вице-премьер Патрушев өшегән игеннәр урынына ашыгыч рәвештә яңасын чәчәргә кушса да, белгечләр инде соңга калдык дип саный. Ул төбәкләрдә коры һава тору да эшне кыенлаштыра. Авыл хуҗалыгы министрлыгы суыкларга кадәр үк иген уңышын үткән елдан кимрәк булыр дип фаразлаган иде. Көтелмәгән кырау фаразга үз төзәтмәләрен кертер. Аңлашыла инде: бәя күтәрелер. Ашлыкка бәя үз артыннан ит һәм сөт бәясен дә ияртә ала. Үзәк банк инфляция күрсәткечләре югары торачак дип көтә. Сәнәгать товарлары инфляциясе котырганда, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре зыянга эшләүне гел дәвам итә алмас.
Халыкара мәйданда бодайга бәя күтәрелде инде. Чит ил трейдерлары Россия экспортының ни күләмдә булачагын белә алмый.
https://vatantat.ru/2024/05/143374/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез