Дөньяга туганчы ук әтисез кала, 6 яшендә аны әнисеннән уллыкка сорап киләләр. Ә язмыш сынауларын җиңәргә аңа моңлы тавышы ярдәм итә. Сүзебез «Арча көе», «Сорнай моңы», «Хәдичә», «Рәйхан» кебек моңлы җырларыбыз белән халык күңелен яулаган шәхес – Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов турында. Киләсе елга ул 85 яшен тутыра. Без аның белән гомеренең иң матур мизгелләрен, якты хатирәләрен барладык.
– Шамил абый, гомернең иң матур мизгеле дип кайсы чорны әйтер дигез?
– Әлбәттә, Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләгән елларым. Бөтен СССРны әйләнеп, 26 чит илдә булып кайтырга туры килде. Ул чагында кемнәрдер Япониянең кайда икәнен дә белмәгәндер, ә без анда бер ай буе яшәп, җырлап кайттык. Бүген дә Токиода чыгыш ясаганда күргән бер хәл күңелемнән китми. 1986 елда булды ул. Рөстәм Яхинның «Сорнай моңы» җырын башкарырга чыктым. Мин сәхнәдән җырлаганда тамаша залында утыручыларны күзәтергә яратам. Карыйм, икенче рәттәге алтынчы урында башына кара түбәтәй, ак күлмәк кигән бер ир кеше утыра. Һич кенә дә шуңардан күземне ала алмадым. Безнең илдән чыгып киткән кешедер инде бу, дим. Концертны карагач, яныбызга керер әле ул, дигән идем, юк, кермәде. Курыккандыр инде...
– Ул заманда чит илләргә чыгу сирәк кешеләргә эләкте. Артист кеше аннан нинди уйлар белән кайта иде соң?
– Чит илгә чыгып киткәнче, безгә лекторлар килеп аңлаталар иде. Андагы тормышка шаккатмаска кушканнары истә. Тырыша идек. «Бөдрә тал, чит җирләргә чыгып гыйбрәт ал» дигән җыр бар бит, мин аны «чит җирләргә чыгып үрнәк ал» дип җырлый идем. Япониядә йөргәндә дә тормышны күзәттем. Урамда хәер сорап утырган бер генә кеше дә күрмәдем. Димәк, начар яшәмәгәннәр.
– Чит илләрдә татар җырын ничек кабул итәләр иде?
– Минем төп башкарган җырым – «Сорнай җыры». Аны җырлаганнан соң халык аягүрә баса иде. Сәнгатькә бит аңа тел кирәкми. Димәк, безнең сәнгатебезне аңлаганнар. Безнең телебез дә йомшак, җырларыбыз да моңлы.
– Ә үзегезнең күңелегезгә иң якын булган җыр кайсы?
– Мансур Мозаффаровның «Туган җиремә» дигән җыры. Анда минем бөтен балачагым тасвирланган шикелле. Мине бит балалыкка да алып китәргә теләделәр. Яшәү бик авыр булды. 6 бала. Әти мин туганчы ук үлеп киткән. Йортны тартып алганнар. Бер тавык та юк иде безнең. Ә балаларны бит туйдырырга кирәк. Бервакыт әни белән мүк җыярга төштек. Бер апа килде. Исеме Кәшифә булганын әле дә хәтерлим. Әни безнең мәдрәсә бетергән бик гыйлемле абыстай иде. «Абыстай, бу балаңны бир әле. Бик авыр бит хәлегез. Үзем тәрбияләп үстерермен, бир», – ди бу. Тыңлап торам. Миңа 5–6 яшьләр тирәсе. Дүрт апам да шунда. Алар да мине биреп җибәрергә каршы түгел кебек. Тыңлап тордым да үкереп елый башладым. Әни кочаклап алды да: «Кәшифә, башка мондый сорау белән ишегемне атлап кермә, иң күралмаган кешем булырсың, үлсәк бергә үләрбез», – диде.
– Сез бит – мулла баласы. Яшәү җиңел булмагандыр...
– Искиткеч авыр булды. Бер гаебе булмаса да, йортын-җирен алганнар. Кеше мунчасына кереп торырга мәҗбүр булганнар. Әти йөрәк белән китеп барган. Ашарга юк, кияргә юк. Бер туганын, шулай ук мулла булган, утызынчы елларда бөтен гаиләсе белән атып үтергәннәр. Берсен Архангельскийга җибәргәннәр. Ул шунда урман эчендә үлгән. Әле сугыштан соң да бер туганыбыз белән дә аралашмадык. Туганнан туган булганнарын да белми яшәдек. Алар да, без дә аралашырга курыктык. Кисәтеп тә куйдылар. Ул заманнарда мулла гаиләсенә дә бик куркыныч иде.
– Сезнең әти-әниегез язучы Мөхәммәт Мәһдиев гаиләсе белән дә аралашкан бит. Мөхәммәт ага бер әсәрендә: «Сабир мулланың азан әйткәндә тавышы күрше авылларга кадәр ишетелә», – дип язган.
– Ул вакытта микрофон юк, шулай да күрше авыллар да тыңлаган. «Шамилгә тавыш менә кайдан килгән», – дип язган иде Мөхәммәт абый. Ул бит минем укытучым да булды. Казанбаш мәктәбенә матрос киеменнән килеп керде ул. Бик матур кеше иде. Әле дә күз алдымда. Мәктәптә концерт вакытында бергә басып җырлаганыбыз хәтердә. Тавышы бар иде аның.
– Ә сезгә тавыш кемнән күчкән?
– Мин бит әтине белмим. Шуңа күрә аның тавышы нинди булуын үзем ишетмәгәч, әйтә алмыйм. Безнең әнинең дә тавышы бик матур иде. Ул йомшак тембр белән мөнәҗәтләрне көйләп җибәргәндә шаккатып тыңлый идем. Кызым Чулпан тавышында аңа охшашлык тоям.
– Җыр сәнгатенә ничек килдегез?
– Озын юллар аша. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, 1959 елда Казанга килдем. Кая барырга белми аптырап йөрдем, үзем белән укыган ике малай: «Әйдә, химия-технология институтына барабыз», – диделәр. Алар математиканы да, химия, физиканы да яхшы белә иде. Ә мин мәктәптә укыганда ук әдәбиятны яраттым. Шигырьләрне бик тиз ота идем. Тукай шигырьләрен аеруча яраттым. Институтта бирем бирделәр, ә мин бернәрсә белмим. «Ник кердем мин монда, минем юл түгел бит», – дип киттем. Училище бетереп, 16 нчы заводта эшләп алдым. Үзешчән сәнгатькә йөрдем. Шулай итеп, «Спартак» клубында Сара апа Садыйковага килеп эләктем. Нәкъ менә ул миңа юнәлеш бирде. Укырга кушты. Музыка училищесына бардым. Тавышым барын сизә идем мин. Чөнки олы апам Шәфиганың да тавышы бик матур иде. «Асылъяр» җырын искиткеч матур җырлаганы хәтердә. Апа чыгып киткәч, аны сагынып, мин дә шул җырны җырлый башладым. Күңел шулай җырга тартыла башлады.
– Сез «Арча көе»н дә бик матур башкарасыз. Минтимер Шәриповичның: «Арча көе»н Шамил кебек оста башкаручы юк», – дигән сүзе дә бар.
– Мин озын көйләрне сузып җырларга яратам. «Арча көе» бик югары дәрәҗәгә күтәрелде шул. Бәлки мин җырлаганга гына да түгелдер, җыры шундый булгандыр инде. Минтимер Шәрипович кайда очраса да: «Арча көе»н матур җырлыйсың», – дип әйтә иде. Бервакыт Арчада бер чарада очраштык. Шунда баянга «Галиябану»ны җырладым. Бер куплетны башкаргач, Минтимер Шәрипович туктатты да: «Шамил, ачуланмасаң, мин дә сиңа кушылып җырлыйм әле», – диде. Шулай итеп бергә җырлап бетердек.
– Четерекле сорау бирим әле. Сезнең чорда да артистлар арасында көнчелек, үзара сүз йөртүләр булгандыр инде. Бу хәлләрдән ничек чыга идегез?
– Бик күп булды. «Минем урынны алып торасың», – диючеләр дә булды. Башкортстаннан бер җырчы килә, янәсе, ул килсә, миңа китеп барырга кирәк булачак. Килсен, карарбыз, дидем. Бик күп килделәр. Килделәр дә киттеләр. Ә мин калдым. Кеше бәхетеннән көнләшмәдем мин. Булдыра аласың икән булдыр, булдыра алмасаң, нигә көнләшеп йөрергә. Язмыш барыбер үзенекен итә.
– Сездә «йолдыз чире» булдымы?
– Юк. Үземне «Кем соң мин?» дип йөрдем. Үз-үземне аңлап бетермәдем. Масаю дигән нәрсә булмады. Мине бик күп җирләргә дә чакырдылар. Мәскәү филармониясенә дә чакыру килде. Бармадым. Шушы Арча җиреннән, туган җиремнән китәсем килмәде. Шулай булмаса, «Туган җирем» дигән җырны шулкадәр яратып башкармас идем. Бервакыт 25 кеше Истанбулга концерт белән бардык. Милли залларында чыгыш ясадык. Мин анда кыргыз, төрек. казах, төрекмән җырларын башкардым. Төрекчә җырлаганда өч тапкыр сорап җырлаттылар. Берзаман концерттан соң мине чакыралар. Чыксам, мәдәният министры басып тора. Бик озак үгетләде. «Бай кешеләрнең берсе булырсыз, Төркиядә калыгыз», – диде. Калмадым. Туган җир тартты. Чит илгә китеп калган кешеләрне дә күргәч, Аллам сакласын, дидем. Бер китсәң, кире кайтып булмас. Гаяз Исхакый шикелле яшәрмен дип курыктым. Ул да бит, моннан нәрсә алып килергә, дигәч: «Татарстаннан туган туфрагымны», – дигән. Шундый хәлләргә калудан Алла сакласын.
– Айлар буе гастрольләрдә йөргән артист кешенең гаиләсен сабыр хатын-кыз гына саклап кала ала. Хатыныгыз Разилә апа нинди кеше?
– Мин аның турында «алтын кеше» дияр идем. Ашыгып өйләнмәдем мин. Карап, күзәтеп, 32 яшемдә генә гаилә кордым. Өч балабыз бар иде. Улыбыз 23 яше дә тулмыйча, машина астында вафат булды. Хатыныма җиңел булмагандыр. Аның әти-әнисе булышты, балаларны да караштылар. Бер-ике тапкыр сәнгать юлыннан китәргә дә җыенган идем. Фатир алулар да авыр булды. Минзәләдә мәдәният йорты төзегәннәр иде, директорлары юк. Мәдәният министры урынбасарына кердем дә шунда җибәрүләрен сорадым. Ул: «Шамил, ялгышасың бит, сагынырсың», – диде. Калдым. хатыным да: «Ашыкма әле, урамда яшәмибез, фатир да бирерләр. Синең урынга әле икенче Шамил тумаган. Исемең бар бит», – диде. Ул хәзер дә мине тәрбияли. Минем табибым кебек инде ул.
– Кызларыгыз күбрәк әни, әби-бабай тәрбиясендә үссәләр дә, аларның әтигә карата аерым мәхәббәт. Үзегезне ничек яраттыра алдыгыз?
– Көчләп яраттырып булмый бит. Без бик тыныч яшәдек. 53 ел бергә гомер итәбез инде. Гаиләдә тавыш чыкмады. Үзем дә әтисез үскәч, гаиләдә алай-болай булып, балаларның да язмышы чәлпәрәмә килмәсен, дип курка идем. Кияүгә чыккач та әйбәт яшәгез, үзара уртак сүздә булыгыз, дидем. Гаиләдә тынычлык кирәк. Мин намаздан соң да гел җан тынычлыгы, ил тынычлыгы, гаилә тынычлыгы сорыйм. Оныкларым белән дә бик дус без. Әле миңа «Яраткан бабаема» дип язылган чынаяк ясап алып килделәр. Шуңа сөенеп туя алмыйм.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!





Фикер өстәү
Фикерегез