Сан түгел, сыйфат. Башкалада Күпфункцияле үзәкләрнең былтыргы эшенә йомгак ясадылар.

Халыкка күрсәтелгән хезмәтләр саны бер миллионга диярлек кимегән, ә менә мөрәҗәгать итүчеләр – шул ук дәрәҗәдә. Башкалада Күпфункцияле үзәкләрнең былтыргы эшенә йомгак ясадылар.

– Узган ел үзәкләр аша барлыгы 5,1 миллион хезмәт күрсәтелде. Алдагы елны исә әлеге сан 6,05 миллионны тәшкил итте, – диде Татарстанда КФҮ директоры Ленара Мозафарова.

Ул шунда ук ачыклык та кертте: «Безгә мөрәҗәгать итүчеләр саны кимемәде. Узган ел Салым федераль хезмәте Бердәм салым счетына күчү сәбәпле, гыйнвар – август айларында без халыкка салымга бәйле бурычлары турында белешмә җибәрә алмадык. Мондый «сәлам хатлары»н кабат сентябрьдән генә юллый башладык. КФҮ тәкъдим иткән башка хезмәтләргә карата сорау һәм безгә мөрәҗәгать итүчеләр алдагы ел дәрәҗәсендә калды», – диде Ленара Мозафарова.

Җитәкче иң күп күрсәтелгән хезмәтләрне дә атады. Беренче урында – милеккә хокукны теркәү. Былтыр әлеге төр хезмәттән 1,5 миллионга якын кеше файдаланган. Россия гражданнарын регистрация теркәве – икенче урында (344 мең). Беренче өчлеккә Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) белешмә алу (319 мең) да эләккән. Татарстанда салымга бәйле бурычларны тикшерү (280 мең), Россия паспорты алу (218 мең) кебек хезмәтләргә карата да кызыксыну зур.

Хәтерләсәгез, былтыр КФҮ тирәсендә ыгы-зыгы да купты. Ленара Мозафарова узган елның августында интернетта таралган ялган хәбәрдән соң, КФҮләргә озын-озак чиратка тезелгән халык белән ничек эшләүләрен сөйләде.

– Интернетта, социаль челтәрләрдә биометрик мәгълүматны тапшырудан баш тарту турындагы гаризаны 31 августка кадәр генә язарга ярый, өлгермәсәгез, сезнең турындагы мәгълүмат әллә кемнәр кулына эләгергә мөмкин, дигән эчтәлектәге ялган хәбәрләр таралды. 2022 ел азагында кабул ителгән яңа закон нигезендә, дәүләт илдә яшәүчеләрнең биометрик мәгълүматын Бердәм биометрия системасы аша гына җыя, саклый һәм эшкәртә ала. Биометрияңне теләсә кайсы вакытта бетерергә һәм үзең турында мәгълүматны эшкәртүгә рөхсәтне кире алырга мөмкин, – диде Ленара Мозафарова. – Август азагында безгә күпләп мөрәҗәгать итүчеләр бирегә ни өчен килүләрен үзләре дә аңлап бетермәде хәтта. Хезмәткәрләребезнең һөнәри осталыгы гына башка төр хезмәтләр күрсәтүгә зыян китермичә, имеш-мимешләргә бәйле чиратларны җиңәргә ярдәм итте.

Былтыр Татарстанда 33921 мең кеше биометрик мәгълүматны бетерүгә бәйле гариза язган.

Районнардагы җирле хакимият органнары гына ара-тирә эшне боза икән. Киңәшмәдә КФҮ аша тәкъдим ителүче хезмәтне вакытында күрсәтмәгән муниципаль берәмлекләрне атадылар. Ленара Мозафарова сүзләренә караганда, былтыр җирле хакимият органнары тарафыннан 2115 шундый очрак теркәлгән.

– Аерым алганда, Түбән Кама районында шундый – 478, Лаешта – 387, Биектауда  351 очрак теркәлде, – диде Ленара Мозафарова.

Форсаттан файдаланып, ул 15–17 мартта узачак Россия Президентын сайлау вакытында теркәлү урыны буенча сайлау участогына бара алмаучыларга нишләргә икәнен әйтте.

– Тиздән безне бөтен ил халкы өчен мөһим вакыйга көтә. Россия Президентын сайлау узачак. Бу вакытта ялга яки эш буенча китеп, теркәлү урыны буенча сайлау участогына бара алмаучылар, гариза язып, үзләренә уңайлы булган тавыш бирү урынын сайлый ала. Моны «Мобиль сайлаучы» мобиль кушымтасы аша да, шәхсән күпфункцияле үзәккә килеп гариза язып та эшләп була, – диде ул.

Җитәкче сүзләренә караганда, Россия Президенты кандидатурасы өчен тавыш бирү өчен Татарстан гына түгел, илнең теләсә кайсы шәһәрендәге сайлау участогын сайларга мөмкин. «Шунысын да искәртик: моны алдан эшләргә кирәк. Күпфункцияле үзәкләрдә гаризалар 11 мартка кадәр кабул ителә. «Мобиль сайлаучы» кушымтасы Дәүләт хезмәтләре порталында да гамәлдә, – диделәр утырышта.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре