ры Мәрьям һәм Асия нәфис гимнастика белән «Триумф» спорт мәктәбендә шөгыльләнә. Икесе дә бюджет төркеменә үткәннәр. Әмма төркемдә балалар күп булгач, осталыкларын арттырыр өчен, тренерга түләп, шәхси шөгыльләнүчеләр дә бар икән.
– Шәхси дәреснең бер сәгате 1000 сум тора, хореография өчен сәгать ярымга тагын 2000 сум түлибез. Ел саен булмаса да, ике елга бер чыгыш ясый торган программаларын үзгәртеп торалар. Барлыгы дүрт төрле программа белән чыгыш ясый кызлар, һәр программаны 2000–3000 сумга яңарталар, – ди Рамилә. – Боҗра, туп, булава кебек җиһазлар да кыйммәт, биш меңнән унике меңгә кадәр тора берсе. Нәфис гимнастика – иң кыйммәтле спорт төре, диләр. Чагыштырып әйтә алмыйм, әмма чыгыш өчен тектергән купальниклары гына да кырык-илле мең сум тора. Арендага алсаң да, 2000–2500 сум чыгарып салырга кирәк. Бер ярышта чыгыш ясау 3500 дән алып 4000 сумга кадәр. Хәзер бездә яңа мода кереп китте: балаларга стилист тулы образ ясый, чәчен җыя, ялтыравыклар ябыштыра, бизәндерә. Менә тагын дүрт мең сумга якын акча. Ярыш вакытында фотографлар эшли. Истәлек дип, аларына да заказ бирәсе килә. Менә тагын ким дигәндә 2500–3000 сум. Ярыштан соң тренерга «рәхмәт әйтү» дә каралган. Анысына бөтен әти-әни бергә җыябыз, конвертка салып бирәбез. Айлык чыгымны исәпләп карасаң, ике-өч ярышта катнашу егерме мең сумнан да ким чыкмыйдыр. Ике кызыбыз да бер ярышта катнашкан чаклар була, бу саннар бермә-бер арта.
Нәфис гимнастиканың бертуганы – спорт гимнастикасының да хәлен белик. Татарстан җыелма командасы вәкиле Данил Зайцевка 16 яшь. Россиянең атаклы тренерлары да күз салып йөри инде егеткә. Чыгымнары санап китсәк, аркылы борыс, боҗра өчен накладкалар, беләзеккә киеп куя торган җайланмалар, тренировка һәм чыгыш өчен киемнәр нәфис гимнастиканыкыннан арзанрак, әлбәттә. Алары елга бер тапкыр алына. Егет кешегә күп кирәкмени... Пачкалап ак оекбаш, магнезия да ала гимнастлар, әмма алары кыйммәт түгел инде. Атнасына алты көн дүртәр-бишәр сәгать шөгыльләнгән спортчыга шуннан артыгы кирәкми дә. «Шәхси дәресләргә йөрмибез, монысына да күпме көч кирәк, – ди Данилның әтисе Валентин. – Спортчының сәламәтлегенә киткән чыгымнар күбрәктер. Бала организмының мөмкинлекләре чикле. Имгәнмәсен, сәламәтлеге нык булсын дип, әнисе витаминнар, мультикомплекслар алып тора. Өч айга бер массажга йөртәбез, 20 000 сум китә анысына. Остеопатка күренеп тору да арзан түгел. МРТ, рентген снимоклары да ясатып торырга туры килә. Ярышларга бик күп йөриләр. Аның чыгымнарын барыбер башта без түлибез, федерация бераздан гына кайтара».

Тренер гына китмәсен!
Командалы спорт төрләренә күчик. Роберт Минһаҗетдинов кечкенәдән футбол белән шөгыльләнә, аңа хәзер 17 яшь.
– Вахитов районы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенә йөргән вакытта түләүле турнирлар еш булды. Чыгымнарын бөтен командага бүлеп түләдек. Ул яктан командалы спорт төрләре отышлырак, әлбәттә. Сочига барганны хәтерлим. Турнирда катнашу 35 000 тора, бүлешкәч, күтәрмәслек түгел. Әмма монда самолетта очуны, яшәү-ашауны да өстисе бар әле. Хәзер улыбыз ЮФЛда уйный. Бөтен әйбер бушка. Икешәр комплект уен формасы, тренировка киемнәре, өс киемнәре, рюкзак бирделәр. Россия буйлап йөргән бөтен ярышларны футбол федерациясе күтәрә хәзер. Өч еллап инде спортка бер тиен акча да тоткан юк. Гомумән, футбол – иң арзанлы спорт төредер. Һәр спорт мәктәбенең, нинди булса да, үз уен кыры бар. Арендага алган очракта да, бөтен командага бүлгәч, күп эләкми, – ди Робертның әнисе Резеда.
Район җирендә хәлләр ничегрәк икән? Балык Бистәсендәге боз сараена сугылыйк. Сөмбел Вәлиуллинаның улы Гыйззәтдин – яшь хоккейчы.
– Боз иркен инде бездә – бушка, атнага алты көн. Алай да аена унбиш мең тирәсе чыгым җыеладыр. Ким дигәндә ике атнага бер тапкыр ярышта катнашабыз. Татарстан беренчелеге уеннарына түлисе юк. Коммерцияле турнирларда бала башына 5000 сумнан туры килә. Кыйммәтрәк тә булырга мөмкин. Монда әле әти-әнинең ашау-яшәве керми. Ярышларга үзебез дә йөрибез бит. Спорт киеменә акча бездән чыга. Быел хоккей федерациясе ярдәме белән бераз формаларны яңарттык. Форманы, кыйммәтле булса да, оригиналын алу яклы. Уеннарның трансляциясе өчен түлибез. Анысын инде ике көндәш команда әти-әниләре, кирәкме-юкмы дип, бергә хәл итәбез. Тренерыбыз бик көчле. Район җирендә аны тотып калу җиңел түгел. Әти-әниләр белән ярдәм итеп торабыз. Китә генә күрмәсен инде.
Район спортчыларының хәлен Казан хоккейчыларыныкы белән чагыштырыйк. Гөлназ Шәйхетдинованың 8 яшьлек улы Таһир – «Ак барс Динамо» клубы һөҗүмчесе. Кызганыч, бушлай шөгыльләнер өчен әле тагын бер ел көтәселәре бар, бюджет төркеменә 9 яшьтән генә алалар. Сайлап алуны үтә алса, Таһирның чыгымнарын тулысынча спорт клубы үз өстенә алачак. Әлегә аена 6000 сумга абонемент алып йөриләр. «Сезонга бер тапкыр саклый, җылыта торган киемнәрен, форманы, тимераяк, баулларны яңартырга туры килә. Бала үсә бит. Менә сиңа ким дигәндә 160 мең сум. Елга 3–4 кәшәкә кирәк. Берсе 15–20 мең сум тора», – ди Гөлназ. Юл чыгымнарын да өстик. Шәхси тренер белән шөгыльләнү аена 5000 сумнан башлана.
«Пичәтең» булсын
Түләмичә генә спорт белән шөгыльләнә аламы соң бала? Ала, әлбәттә. Әмма ярышлардан баш тартып, тренировкаларга гына йөрисе дигән сүз. Ярышларга йөрмәгән баладан үсеш тә көтмәгез инде. Татарстан беренчелеге кебек рәсми ярышлар алдыннан барыбер тәҗрибә тупларга кирәк, ди тренерлар. «Саба йөзү бассейны» җитәкчесе Гөлназ Сафина да шул фикердә.
– Баланың үсеше ярышларда күренә. Безнең районда ярышларны бюджет күтәрә. Хәтта туклану өчен дә акча бирәләр. Әти-әниләр йөзү башлыклары, күзлек, купальник, гидрокостюм сатып ала инде анысы, уртак форма тектерәбез. Әмма барыбер чыгымнарның күбесе район өстендә, – ди тренер.
Спорттагы чыгымнар ярыш, тренировка белән генә чикләнми әле. Һәр спорт мәктәбе елга бер тапкыр спортчыларга медосмотр уздыра. Бушлай тиеш тә бит... Юлия Хәбибуллинаның ике улы грек-рим көрәше белән шөгыльләнә. Икесе дә Татарстан данын яклый. Бу спорт төре чыгымнары белән артык аерылып тормаса да, медицина тикшерүе узганда чыгарып салган фәлән меңнәрне исәпләргә туры килә.
– Элек медосмотр тулысынча бушка иде. Узган елны УЗИ уздырырга мөмкинлек юк, дип, үзебезгә кайда да булса үтеп килергә куштылар. Яшәү урынына караган поликлиникада чират бик зур. Әле ул талон сиңа уңайлы вакытта буламы... Шуңа түләп үттек. Узган ел ике малайга 20 000 сумга төште ул тикшеренүләр. Быел инде УЗИны мөмкинлеккә карап үтегез, анализлар алып килегез, диделәр. Алары да 4000 сум булды. Ике балага тапкырлагыз шуны. Узмас кына идек тә, рәсми ярышка да бара алмыйлар, дип сөйләде Юлия Хәбибуллина.
Бала җыелма командага кергән очракта гади медосмотр түгел, тирәнтен тикшерүләр (УМО) узарга тиеш. Тик спорт диспансерында моның өчен УЗИ аппаратлары да юк, белгечләр дә җитми. Ә исемлектәге кайбер анализларны балалар поликлиникаларында гомумән ясамыйлар. Түләүле узмый чараң юк. УМО өчен якынча 50 000 сум чыгарып салырга кирәк, ди әти-әниләр. Гаилә өчен бик зур саннар...
Соңгы уңышлары белән әле халык теленнән төшеп тә өлгермәгән, танылган тренер Этери Тутберидзе кул астында фигуралы шуу белән шөгыльләнүче Динә Хөснетдинованың әнисе Резеда ханым кызының спорттагы беренче адымнарын искә ала:
– Динәнең бозга баскан чагы ниндидер зур чыгымнар белән истә калмаган. Район үзәгендә барыбер боз иркенрәк, шуар өчен вакыты да күбрәк тия кебек. Үскән саен таланты, потенциалы булган баланы күрәләр, билгеләп үтәләр һәм, әлбәттә, башкалар янында ким-хур булмасын дип, әти-әни бөтен тырышлыгын куя. Спортчы баланың тормышы тренировкалардан, ярышлардан, сборлардан, «просмотр»лардан тора. Аларга йөрмичә генә зур спорт юлына басу мөмкин түгел. Аллаһның ярдәме белән юлыбызда яхшы кешеләр очрап торды, ярдәм итүчеләр булды. Хәзер менә кечкенә балаларның, акча түләп, өстәмә шөгыльләнүен беләм. Моны начар дип уйламыйм. Димәк, көндәшлек тә, үсеш тә бар.
Түләргәме, түләмәскәме – һәр әти-әни аягын үз юрганына карап суза. Һәрхәлдә, беркемне дә мәҗбүр итмиләр. Тик чыгымнарсыз гына, безгә тиеш ул дип, Динә Хөснетдинова, Алия Исрафилова, Даниил Маринов, Марта Мартьяноваларны үстереп булмыйдыр инде анысы. Республика, Россия җыелма командаларына эләгеп, федерация исәбенә яши башлаганчы, сикәлтәле спорт юлында әти-әни кесәсенең калын булуы кирәк.
Рөстәм Заһидуллин, Балтач районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе:
– Районда бюджет учреждениеләренә караган унике спорт төре эшләп килә, барысы да бушка. Ярышларга балаларны тулысынча үзебез җыеп җибәрергә тырышабыз. Монда район бюджеты да, иганәчеләр дә, федерацияләр дә бик ярдәм итә. Бездә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешмалар бик көчле. Алар да даими ярдәм итеп тора. Россия данын яклап чит илләргә йөрүче спортчыларыбыз бар. Барысына да хәлдән килгәнчә ярдәм итәбез. Алай да әти-әниләргә бөтенләй чыгымнар эләкми, дип әйтеп булмый. Моның өчен аларга бик зур рәхмәт әйтеп, баш иясе кала. Түләүле төркемнәргә тискәре мөнәсәбәттә түгел мин. Бюджеттан тыш эшчәнлек – тренерлар өчен өстәмә хезмәт хакы да ул. Район җирлегендә тренерларны саклап калу җиңел мәсьәлә түгел.
Татарстанның Спорт министрлыгы мәгълүматы буенча, республикада спорт белән даими рәвештә 3 яшьтән алып 17 яшькәчә 698 767 бала шөгыльләнә. Шуларның 90 825 е – бушлай.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез