Рәсми саннардан күренгәнчә, бу елның июль–сентябрь айларында илдә яшәүчеләр, көндәлек кирәк-яракка дип, 900 миллиард сумлык куллану кредиты алган. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, 34 процентка кимрәк бу. Татарстанда да аякны юрганга карап кына сузучылар саны арткан. Берәүләр моны халыкның чыгымнары кимү белән аңлатса, икенчеләр кредит оешмалары куйган таләпләрнең катгыйлануын искәртә. Әҗәткә яшәүдән туктыйбызмы? «ВТ» әнә шул сорауга җавап эзләде.
228 мең сум кирәк
Бурычлылар бер көндә генә юкка чыкмас анысы. Чөнки әҗәткә яшәү начар гадәт кебек. Казанда яшәүче Дамир Зарипов әнә шулай ди.
– Күптән түгел социаль ипотека программасы буенча фатир алдык. Җыйган акча йорт җиһазлары, техника сатып алырга гына җитте. Булган-булган булсын, әйдә, дип, Яңа елга кадәр бәдрәф һәм юыну бүлмәсен дә яңартырга уйладык. Эш өчен 150 мең сум сорыйлар. Моңа өстәп, 50 мең сумга плитка, 20 мең сумга яңа ванна сатып алдык инде. Әле бу – чыгымнарның бер өлеше генә. Мин кешедән бурычка сорарга яратмыйм. Шуңа күрә банкка бардым да куллану кредиты рәсмиләштердем. Башта акча җыеп, ремонтны соңрак ясатсаң да була иде, әлбәттә. Әмма банклар «мә, бирәм» дип торганда, кызыктыра бит, – ди ул.
Тик соңгы арада Дамир кебек фикер йөртүчеләр кимегән. Саннар шул хакта сөйли. Кредит тарихлары илкүләм бюросы мәгълүматларына караганда, бу елның сентябрендә Татарстанда халыкка бирелгән куллану кредитлары саны 6,4 процентка азрак теркәлгән. Җәйнең соңгы аенда гына республикада яшәүчеләр, куллану кредиты сорап, кредит оешмасына 39 мең тапкыр мөрәҗәгать итсә, сентябрьдә андыйлар 36,5 мең чамасы.
Көзнең беренче аенда Татарстанда яшәүчеләр 8,4 миллиард сумлык куллану кредиты алган. Берсенең уртача күләме – 228 мең сум. Түләп бетерү вакыты – якынча 30 ай.
Бурычка акча алучыларның күбесе Мәскәүдә (100,8 мең кредит), Мәскәү өлкәсендә (90,1 мең кредит) һәм Краснодар краенда (60,4 мең кредит) яши. Татарстан – әлеге исемлектә унынчы баскычта.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Шул ук вакытта Татарстан халыкка бирелгән куллану кредитының уртача күләме буенча ил күләмендә алдынгы урыннарның берсендә тора. Кредит тарихлары илкүләм бюросы хәбәр итүенчә, безне әлеге күрсәткеч буенча Мәскәү (352,5 мең сум), Санкт-Петербург (276,4 мең сум), Мәскәү өлкәсе (251,5 мең сум) һәм Төмән өлкәсе (207,8 мең сум) генә алдарак. 2025 елның сентябрендә ил күләмендә куллану кредитының уртача күләме – 118 мең сум. Алдагы ай белән чагыштырганда, ул 12,9 процентка кимегән.
«Җиде кат уйлап алалар»
Халык кредит оешмасы ишеген ник сирәгрәк шакый башлаган? Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов фикеренчә, без бурычка яшәүдән туктадык.
– Соңгы ике елда Россия Үзәк банкы халыкка куллану кредиты бирү шартларын бик нык катгыйлатты. Ягъни моңа кадәр халык артык кыенлыкларсыз гына кредит өстенә кредит җыеп, бурыч хисабына рәхәт яшәргә тырышты. Моңа өстәп, күбебездә кредит карталары да бар. Хәзер банктан әҗәткә акча алу бик җиңел түгел. Шул исәптән, кредит карталары буенча лимит күләмен дә киметтеләр, – ди белгеч. – Икенчедән, бүген куллану кредиты буенча еллык ставка 30 проценттан да артып китә. Шуңа күрә банктан бурычка акча алган очракта да, хәзер аны 4–5 ел элек булганнан 2–3 тапкыр кыйммәтрәк итеп кайтарасы. Шуңа күрә ни дә булса сатып алганчы, җиде кайт уйларга туры килә. Бүген, гомумән, кредитлар рәсмиләштерергә, кыйммәтле товарлар сатып алырга киңәш ителми. Әгәр бурычыгызны якындагы берничә елда кайтарып бирә алуыгызга ышаныч юк икән, иң яхшысы – бер-ике ел сабыр итәргә.
Икътисад белгече Илдус Сафиуллин сүзләренә караганда, хәзер банклар куллану кредиты бирүдән еш кына баш тарта.
– Бу елның август аенда гына да кредит оешмалары гаризаларның 74 процентын кире борган. Моңа ил күләмендә алып барылган акча-кредит сәясәте сәбәпче. Банкларга мөрәҗәгать итүчеләрнең бурычларын кире кайтару мөмкинлеген тикшерәләр. Бу өлкәдә соңгы яңалыкларның берсе – рәсми керем чыганагы булмаган кешеләргә заем бирү шартларын катгыйландырдылар, – ди белгеч.
Тыеп тыелу
Моннан тыш, кредит алганда, 1 сентябрьдән «суыну чоры» да гамәлгә керде. Ягъни хәзер 200 мең сумга кадәр акча – 4, ә аннан да артса, 48 сәгатьтән соң гына бирелә. «Бу халыкны мошенниклардан саклау өчен эшләнә», – дип аңлатты матбугат очрашуларының берсендә Россия банкы бүлеге – Татарстан буенча Милли банкның икътисадый бүлек җитәкчесе Елена Кирсанова.
Психолог Венера Касыймова әйтүенчә, «суыну чоры»ның тагын бер файдалы ягы бар.
– Ул хискә бирелеп кирәкмәгән сатып алулардан саклап калырга мөмкин. Чөнки мондый сатып алулар әлеге товарга ихтыяҗ булудан бигрәк, эчке психологик киеренкелекне басарга тырышуга бәйле. Яңа күлмәк яки кыйммәтле телевизор матур тормыш иллюзиясен тудыра, әмма эчке проблемаларны хәл итми. Шуңа күрә «суыну чоры» тагын бер кат барысын да яхшылап уйларга вакыт бирәчәк, – ди белгеч.
Сүз уңаеннан, Россиядә марттан бирле 14 миллионнан артык кеше кредит алуга үз-үзенә тыю салган. Татарстанда андыйлар 450 мең тирәсе. Билгеле булганча, тыюны үзең файдаланган банкка гына түгел, ә берьюлы бөтен банкларга һәм микрофинанс оешмаларына да куярга мөмкин. Онлайн гаризалардан тыш, банкка шәхсән барып язган килешүләрне дә чикләп була. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы һәм МФЦ аша теркиләр. Чикләү бушлай куела. Мәгълүмат Кредит тарихлары бюросына тапшырылачак һәм кеше үзе киләчәктә әлеге тыюдан баш тарткан очракта, кредит рәсмиләштерүгә берничек тә комачау итмәячәк.
Сан
Илдә үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, россиялеләрнең 60 проценттан да күбрәгенә киләсе хезмәт хакына кадәр 5–20 мең сум акча җитми.
Куллану кредитын нәрсәгә алганыгыз бар? (%)
Техника һәм гаджетлар сатып алырга 17
Укуга 15
Сәяхәткә 14
Машинага 9
Фатирга 6
Ремонт эшләренә 5
Туйга 4
Әҗәткә кермим 30
«Позиция» тикшеренү үзәге үткәргән сораштыру
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез