Бүген, 3 нче сентябрь көнне, «ШӘП ПРОДАКШН» проектының яңа сезонына багышланган матбугат конференциясе узды. Конференциядә «Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова, проектның продюссеры Назлыгөл Сөнгатова, проектның кураторы Ләйлә Лерон, блогер, проектның амбассадоры Равил Закиров катнашты.
«ШӘП ПРОДАКШН» — «Идел» журналы һәм ТАТМЕДИА тарафыннан тормышка ашырыла торган блогерлар мәктәбe. Проект 3 елдан артык эшләп килә, шул вакыт эчендә бүгенге көндә танылган күп кенә блогерларга үз юлын табарга ярдәм иткән. Быел 100дән артык гариза килгән, шуларның 80не генә икенче этапка үткән. Катнашучылар арасында Америка, Германиядә яшәүче татар яшьләре дә бар.
«Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова әйтүенчә, быел проектның төп максаты – татар телендә эксперт-блоглар санын арттыру, блогерларны берләштерү.
«Быел яңа йөзләр, яшьләр күп булуы сөендерә. Катнашучылар арасында танылган, татар дөньясына таныш шәхесләр дә бар. Бу безгә, оештыручыларга, беркадәр җаваплылык өсти. Әлеге проектта кыйммәтле, файдалы мәгълүмат бирелә, булачак блогерлар алдында зур мөмкинлекләр ачыла. Проектның күп өлеше оффлайн форматта узачак, онлайн өй эшләре биреләчәк. Биремнәрне эшләмәгәннәр проекттан төшеп кала. Безнең өчен катнашучыларның язылучылар санын арттыруы түгел, ә эчтәлек, контентның сыйфатын яхшырту мөһимрәк. Проект ахырында иң-иңнәрне һәм танылган татар блогерларын бергә җыеп, зур чара үткәрәсебез килә», – диде «Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова.
Проектның эчтәлеге белән аның продюссеры Назлыгөл Сөнгатова таныштырды. Атна саен профессионаллар белән кызыклы очрашулар, мастер-класслар узуы көтелә. Алар төрле юнәлештә: ораторлык осталыгы, фото-видео материаллар ясау, актерлык осталыгы һ.б. Шулай ук катнашучыларга танылган блогерлар белән эш итү, видеоконтент тудыру мөмкинлеге бирелә. Иң активларга истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Амбассадорлар итеп төрле юнәлештә, төрле социаль челтәрләрдә үз битен алып баручы блогерлар сайланган. Бу катнашучыларга үз юлын сайларга, стилен булдырырга ярдәм итәчәк.
Проектның кураторы Ләйлә Лерон блогны татар телендә алып баруның мөһимлеген ассызыклады. Проектның амбассадорларыннан берсе, танылган блогер Равил Закиров та татар телендә сөйләшүче, татар мохитен күтәрүче блогерларны күбрәк күрәсе килүен белдерде.
«ШӘП ПРОДАКШН» яшь блогерларга үсәргә, шәхси брендларын булдырырга ярдәм итү белән беррәттән, татар телен үстерүгә дә зур өлеш кертер дип ышанып калабыз.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Лиана Габбасова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез