Андый чаклар һәр гаиләдә була бит ул. Көлеп искә алганнары да, йөрәкләр сулкылдап куйганнары да... ВТда эшләүче журналистлар балалары белән булган хикмәтле хәлләр турында сөйлиләр.
Эльвира ВӘЛИЕВА, 2 бала әнисе:

– Самир улыбыз бик мөстәкыйль бала булды. Урамда да беркайчан җитәкләтеп йөрмәде ул. Бу баланы югалтудан да курыкмыйсызмыни, дип шаккаталар иде безгә. Самир үзенең югалганын белсә, баскан урынында «Әни-и-и!» дип, тапканчы кычкырып басып тора иде. Шул тавышыннан эзләп табабыз. Ә без шулкадәр ияләшкән моңа, бала янәшәдә булмаса да курыкмыйбыз. Бервакыт Төркиягә ялга очтык. Кунакханәдә теркәлү узып торабыз, Самир күз уңыннан югалды. Карап йөридер, дибез, борчылмыйбыз да. Берзаман пыяла ишек аша кунакханә ишегалдында урнашкан бассейнга күзем төште. Су өстендә улымныкы кебек ике кызыл аяк киеме йөзеп йөри. Башыма китереп сукты бит! 5 яшьлек улыбыз бассейнга таудан шуып төшкән! Ирем, күз ачып йомганчы йөгереп барып, бассейнга сикерде дә Самирны су төбеннән тартып алды. Әти-әни буларак иң зур сабакны шунда алдык, җаваплырак булырга өйрәндек. Әнә шулай кечкенәдән үк, хәзер дә безне тонуста тотучы улыбыз ул.
Алсу ШАКИРОВА, 3 бала әнисе:

– Төпчегебез Мәрьям беренче сыйныфта укый. Аерым бер календарь буенча төрле бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр. Космонавтика, хоккей көне кебек бәйрәмнәргә туңдырма, поп-корн көннәре дә кушыла. Телевидение көне алдыннан укытучылары телевизор ясап килергә әйткән. Иң беренче булып бу эшкә Мәрьям алынган, икенче көнне үк шәпски телевизор алып килергә вәгъдә биргән. Әнисе журналист булгач, телевизорны без ясыйсы инде, әлбәттә. Әмма бу турыда Мәрьям миңа йокларга ятар алдыннан гына әйтте. «Кстати, иртәгә мәктәпкә телевизор алып барырга кирәк. Минем ярты гәүдә сыярлык булсын. Антеннасы да кирәк», – диде дә, караватка барып ауды. Чишенеп тә тормады. Аут. Мәктәп, тренировка, театр мәктәбендә көн уздырганнан соң телевизорга хәле калмаган. Ә миңа йокламасам да ярый...
Вәгъдә – иман! Ярый әле суыткычтан калган тартманы ташламаганбыз. Гараждан табып алып кереп, пычаклар белән кисә-кисә каркасын ясадым, аннары шуны ак кәгазь белән ябыштырып тышлап чыктым. «Рекорд» дип телевизорның исемен язганда, өстенә антеннасын ябыштырганда төнге унике тулып киткән иде. Иртә белән уянып, Мәрьям «телевизор»ымны карап әйләнде дә: «Маладис, нәнә. Бердәмлектә – көч!» – дип, теш чистартырга кереп китте. Әйе, бөтен гаилә бердәм булып йоклап ятканда, берүзем телевизор ясап утырдым. Телевизорымнан әле дә тәнәфестә чиратлап тапшырулар алып баралар, бер дикторны икенчесе алыштырып кына тора. «Бердәмлектә – көч» – безнең гаилә девизы хәзер. Эшне берүзең башкарсаң да, күмәкләшеп эшләсәң дә, бердәм булырга кирәк.
Гөлгенә ШИҺАПОВА, журналист, 2 кыз әнисе:
– Татарстанның Дәүләт Советында ел саен абунәчеләр көне уздырабыз. Еш кына 24 декабрьгә – олы кызым Диләнең туган көненә туры килә иде ул. Бер елны эш бетеп килгәндә генә кызым шалтырата. «Туган көнгә бөтен сыйныфны өйгә чакырдым», – ди. 30 бала! Кунак чакырырга яратканын белә идем, әмма шундый уттай «урак өсте»ндә түгел бит инде! Госсовет ашханәсеннән өчпочмаклар, тортлар алып, туган көн уздырмыйча чарам калмады...
Кече кызым балачакта малайлардан кимен куймады, сугышырга да күп сорап тормады. Бервакыт язманы тәмамларга ике җөмлә язасым калган иде. Мәктәптән шалтыратып чакырдылар. Зилә бер малай белән сугышкан! ПДН да, опека да чакыртабыз, диләр. Шул ике җөмләне язып бетерә алмадым тәки, мәктәпкә чаптым. Анда инде мине барысы да, шул исәптән теге малайның әти-әнисе дә көтә. Китте тавыш, китте тавыш... Бөтенебезне утырттылар, балаларны керттеләр, һәркем үз фикерен әйтә. Бу хәлне күргән, безнекеләр сугышканда көч биреп торган бер бик шук малай: «Балалар бит без, уйныйбыз, үпкәләшәбез, аннары дуслашабыз», – дип әйтеп куйды. Олылар әйтмәгән иң кирәкле сүз шул бала авызыннан чыкты. Җыелыш шуның белән бетте дә.
Кызлар булса да, шук булдылар безнең балалар. Без өйдә булмаган бер көнне авылга алып кайтырга дигән бассейнны фатирның залы уртасына кабартып куйганнар, сулар ташып салып, инде коена ук башлаганнар. Күрше хатыны кереп күреп, миңа шалтыратып әйтте. Мин кайтканчы суларын бушатып, бассейнны җыеп маташалар иде инде.
Зөһрә САДЫЙКОВА, 2 бала әнисе:
– 5 яшьлек вакытында кызыбыз Азалияне югалттык. Әле дә мизгелләп хәтерлим ул көнне. Өйгә кайтканда җир асты юлыннан чыгасы бар, шунда бер кибеткә тукталдык. Секунд эчендә кызым юк булды. Подземкадан дүрт чыгу юлы бар, берсеннән икенчесенә чабып йөрим, һәр кибеткә сугылам, беркайда юк. Үзем елыйм, үтеп баручы кешеләрне җилтерәтеп диярлек: «Күрмәдегезме?» – дип, әле берсенә, әле икенчесенә барып бәреләм. Өскә юлга менеп, андагы кибет тирәләрен урадым, автобус тукталышларын әйләндем. Урлаганнардыр инде, дип елыйм. Миңа яшь кызлар, егетләр ярдәм итә, бергәләп эзлибез. Ярты сәгать, кырык минут узгандыр, шул вакытта ниләр кичергәнемне әле дә онытасым юк. Күңелгә иң начары килә бит андый чакта. Кешенең эштән кайткан вакыты, өер-өер баралар. Күтәреп, авызын томалап кына алып чыгып киткәннәрдер, шулай тиз югалмас иде би-и-ит! Подземканы әллә ничә кат әйләнеп, акылдан шашар хәлгә җитеп, безнең йорт ишегалдына да кайттым, аннан да эзләдем. Кычкырып елыйм, иремә шалтыратам: «Азалияне югалтты-ы-ы-м!» – дим, ул да кайтырга чыкты. Тагын югалткан урынга китеп, яңадан чарасызлыктан ишегалдына кайткан идем, икенче катта яшәүче бер ир балконнан кычкыра. «Син балаңны эзлисеңме әллә?» – ди. Азалия мине югалтып, адашып, үзе юлларны чыгып ишегалдына кайткан. Монда елап йөргәнен күргән күршебез өенә алып, кергән. Балам, мине күрүгә чытырдатып ябышып, үкерепләр елады шул чакта. Хәер, ул гына түгел, үзем дә кызымны кочагыма кысып үкседем. Бала ул көнгә кайтып-кайтып озак сөйләде әле. Үземә дә сабак булды... «Балалар югалган» дигән игъланнарны күргәч, мин ул аналарның ни кичергәнен бик яхшы аңлыйм. Йөрәгемә якын алам, тапканчы борчылам. Чарасызлык халәтен бер әнигә дә татырга язмасын.
Гөлнар ГАЛИМОВА, 2 бала әнисе:

– Таңсылуның бакчага йөргән вакыты әле, 7 яше тулган иде инде. Укырга өйрәнгән чагы, бөтен күргән язуын кычкырып укып йөри. Трамвайга утырып, бакчадан кайтып киләбез, ул күргән текстларны укый шулай. «7 яше тулган балаларга трамвайда йөрү түләүле» дигән язуны укыды да, күзләре шар булып, миңа борылды. Нигә икәнен тиз абайладым – билет алмадым бит. Авызыннан шул сүз чыгып ычкынганчы дип йодрыкны борыны төбенә терәдем. Сүзсез дә аңлады Таңсылу. Пышылдап кына: «Син бит миңа билет алмадың!» – ди. Кагыйдә буларак язылганны үтәмәүче әнисенең бу гамәленә шаккатты бала. Син балаңны нәрсәгә өйрәтәсең дип, эчтән генә үземне ачуландым, бик оят булды...
Энҗе ШӘЙХЕТДИНОВА, 1 бала әнисе:

– Ләйсәнгә 4 яшь иде. Беренче тапкыр диңгезгә ял итәргә барырга җыенабыз. Поездда барасы. Дөнья хәлен белеп булмый дип, чемоданга балага җылырак киемнәр дә салам. Поездда төнлә салкын булуы да бар бит, озын җиңле, ыштанлы пижамасы да чемоданга кереп утырды. Минем әзерләнгәнне күреп, ирем: «Син диңгезгә түгел, Себергә җыенасыңмы әллә? Җылы киемнәр нигә?» – дигәч, баланың пижамасын кире чыгарып, өйдә калдырдым. Поездда беренче төнне үк йоклый алмадым. Чыннан да, көндез кызу, төнгә салкынча. Бала туңмасын дип, өстенә ябып чыктым. «Менә, синең сүзне тыңлап, пижаманы калдырган идем, йоклый да алмадым», – дип, иртән иремә зарланам. Шунда кызым: «Син нәрсәгә әтинең сүзен тыңлап тордың соң? Ярар дип әйтәсе дә, шыпырт кына чемоданның астына тыгып куясы иде», – дип куймасынмы! 30 яшьлек шул чагымда кеше сүзенә түгел, үз интуициямә таянып эш итәргә кирәклеген аңладым. Һәм миңа бу зирәклекне 4 яшьлек кызым аңлатты. Хәзер үземчә эшлим дә шыпырт кына «чемодан төбенә» салып куям…
Илнар ХӨСНУЛЛИН, 2 бала әтисе:

– Беренче «Smart ТВ» дип йөртелә торган телевизорыбызны алган идек. Ягъни нтернетка да кереп, онлайн кушымталарга да кушылып була торган заманча телевизор инде ул чакта. Әле чыга башлаган гына чагы. Тумбочка өстендә басып торган телевизорларны тарихта калдырып, стенага менеп утырган техника инде алар. Әмма аны шул стенага беркетү бер дә җиңел эш түгел бит. Тишәсе, эләсе бар. Ярый, бер эләрмен әле дип, элеккечә тумбочка өстенә бастырып кына куеп тордым. Ирендем инде, дөресен әйтик. Шул вакытта белсәмме... Улыбыз Аязның ниндидер фильм караганда шулкадәр коты алынган: куркуыннан телевизор белән бергә тумбочканы әйләндереп каплаган. «Калган эшкә кар ява» шул була икән инде. Телевизор эшкә ярарлык булмады.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез