Яңа сулыш алып, әлбәттә. Ә ни өчен кешеләр балачактан таныш булган символ һәм традицияләрнең заманча «укылышы» өчен акча кызганмый? Үз милләтеңә булган хөрмәтме бу, әллә мода артыннан куумы?
Татар бизәге – киемдә
Яшерен-батырын түгел: 15 ел элек, татар ашы һәм бизәкләре, дигәч, барыннан да элек өйдә пешерелгән токмачлы шулпа белән бәлеш, милли бәйрәмнәр һәм сувенир кибетләре күз алдына килеп баса иде. Ә бүген кыстыбый – кыстыбургерга, өчпочмак «фастфуд»ка әверелә, татар халкының милли бизәкләре алка һәм киемнәргә, телефон тышлыгы һәм чәй кабына төшерелә. Татарстанның милли мәдәнияте музей киштәсеннән кибетнекенә сикерде, дисәк тә ялгышмабыз. Әлбәттә, монда эшмәкәрләр кулы сизелә. Алар күп гасырлык гореф-гадәтләр һәм йолаларны бүгенге буынга аңлаешлы «кап»ка төрергә өйрәнде. Ләкин төп сорау ачык кала бирә: кешеләрне кыстыбургер өчен чиратка тезелергә яки заманча камзул өчен дистәләгән мең сум акча түләргә нәрсә мәҗбүр итә?
30 август – Республика көнендә Казан урамнарына чыксаң, шундый күренешкә тап буласың: милли бизәкләр төшерелгән футболка киеп, җилкәсенә лаләле сумка элеп, чәченә чулпы тагып йөрүчеләр бихисап. Хәер, бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлек тормышта да очрый андыйлар.
– Борынгы кул чигүе, бәрхет һәм замшаның хәзерге заман әйберләрендә яңадан җанлануы мине һәрвакыт сокландырды. Бу уникальлекне саклап калу теләге милли аксессуарларны ясарга этәрде дә инде, – ди милли букчалар тегүче Лилия Хәбибрахманова. – Мин борынгы үрнәкләрне күчереп язмыйм, ә аларны заманча тренд һәм сатып алучы таләпләренә җайлаштырам. Миллилек, йолалар һәм куллынылышы ягыннан да уртаклык эзлим. Минем клиентым – кул хезмәтен һәм тарихны кадерләгән кеше.
Лилия кечкенәдән тегү, бәйләү белән шөгыльләнә. Әнисенең оекбаш-бияләйләр бәйләвен күреп үсә. Курчакларына кием тегә, бәйли ул.
– Бу өлкәдә кайнаучылар шактый. Бер яктан яхшы булса, икенче яктан көндәшлек тә күп дигән сүз бу. Әмма кул чигүе беркайчан да башка кешенеке белән туры килми, һичкайчан миллиметр төгәллеге белән башканыкын кабатлый алмый. Һәр останың – үз кулы, – ди ул.
Фото: kazanforum.ru
Элек милли бизәк бәйрәм костюмының бер өлеше буларак кабул ителгән. Хәзер дә андый күлмәк, калфакларны бары тик Сабан туена сөлге җыйганда һәм бәйрәмдә генә киябез. Әмма заманчасын көн саен кияргә мөмкин, чөнки бүгенге заман таләпләренә туры китереп эшләнелә ул. Элгәре кычкырып торган сары яки яшел төстәге күлмәкләр хәзер кара, соры, ак төскә алышынды. Чиккәндә дә, бизәкләрнең кечкенә һәм җыйнак булуы хуплана. Мондый алым кешенең мәдәнияткә бәйләнешен күрсәтергә мөмкинлек бирә, дип саный Лилия. Бигрәк тә бизәкләрнең заманча материалдан булуы җәлеп итә. Көмеш, керамика, күн, бәрхет, агачтан ясалган бизәнү әйберләре, савыт-саба – иң еш сатыла торган товарлар исемлегендә.
Кыстыбыйның заманча тәме
Татар халкының милли ризыклары да үзгәреш кичерми калмады. Татарча тәмне саклап, аларны да заманчалаштырырга мөмкин икән. Мисалга, кыстыбургер. Ул традицион кыстыбыйның нигезен саклый – шул ук камыр һәм шул ук бәрәңге. Әмма аңа ит, гөмбә һәм яшелчәләр дә кушып була икән! Ә өчпочмак-фри – өчпочмакның кечкенә форматы. Әлеге алым камыр ризыкларын өстәл янында гына түгел, ә юлда барганда да ашарга мөмкинлек тудырды.
Бүген менюсында әлеге ризыклар булган кафе һәм рестораннар тиз туклану нокталары белән актив көндәшлек итә. Нәкъ менә шуңа күрә традицион ризыклар «фастфуд», ачык кухнялы рестораннар форматына яраклаша. Сорау булгач, тәкъдиме дә туа.
– Бүген өчпочмак һәм бәлеш белән кемне генә шаккатырып була икән? – дип башлады сүзен милли тиз туклану рестораны җитәкчесе Азат Нәҗметдинов. – Татар милли ашларын бүген һәр ашханәдә кабып карарга мөмкин бит. Безнең төп максат – татар милли ризыкларын башка кухня белән кушу, әмма татарча тәмне саклау. Моннан берничә ел элек, мәсәлән, без татар кухнясын итальян кухнясы белән катнаштырган идек – каклаган помидор, казылык, сыр белән кыстыбыйлар барлыкка килде. Шулай ук Корея кухнясы белән куштык – токмачлы татар «том-ям»ы барлыкка килде. Һәр кухняны да кушарга була, әмма төп максат – татар нотасын югалтмау. Менюга гади бургер яки хот-доглар кертергә тәкъдим итәләр, әмма безнең төп бурычыбыз ул түгел. Мин гел әйтә килдем: пицца – Италия, бургер – Америка, ә кыстыбый татар халкын хәтерләтергә тиеш.
Мәтрүшкәле чәйдә – татар рухы
Һинд, сәйлүн чәе бер читтә торсын! Татарларда мәтрүшкәле чәй бар. Әнә шуны өлге итеп алган эшмәкәрләр бүген татарстанлыларны гына түгел, чит төбәкләрдән килгән туристларны да татар чәе белән сыйлый. Шунысын билгеләп үтик: татар чәе – үләннәр генә түгел, бал һәм кипкән җиләк-җимешләр катнашмасы да. Татар чәенең бердәм рецепты юк, шуңа күрә эшмәкәрләр еш кына үз вариантларын булдыра.
Татарның 90 проценты чәйдән тора, дип юкка гына әйтмиләр. Безнең халык, гомумән, чәйсез яши алмый ул. Өйгә кем генә кермәсен, барысын да чәй белән сыйларга ашыгабыз. Ачык чырай – такта чәй. Шуны аңлап, Казанда яшәүче Гөлсәрия һәм Ленар Сибгатуллиннар да чәй сата. Башта мәтрүшкә, бөтнек, карлыган яфраклары, гөлҗимеш, алма, кура җиләкләрен авылдан ташыган алар. Яхшылап киптереп, чәйгә салырга катнашмалар ясап, крафтлы капларга тутырган. Хәзер исә кара чәйне – Шри-Ланкадан, ә яшелен Кытайдан кайтарталар. Карлыган һәм бөтнек яфракларын Балык Бистәсе һәм Марий Элдан алалар. Чамбыр – Азәрбайҗаннан, киптерелгән канәфер, әфлисун, дарчин Ираннан ук кайта.
– Элек әбиләр чәйне төрле үләннәр кушып, самавырда кайнаткан бит, – ди Гөлсәрия ханым. – Чәй гади эчемлек кенә түгел. Ул – татар халкының кунакчыллыгын күрсәтә торган билге дә. Мәдәниятне төрлечә сакларга мөмкин. Кемдер тел өйрәнә һәм балаларына өйрәтә, кемдер бизәкле кием кия, кемдер татар моңын тыңлый. Ә без продукция җитештерәбез. Без һәр капка үләннәр генә түгел, ә татар халкының рухын да салабыз.
Состав кына түгел, аны матур итеп дөньяга таныту да мөһим роль уйный. Мисалга, Сибгатуллиннар чәе кабына Сөембикә манарасы, Мәрҗани рәсеме яки Казанның берәр истәлекле урыны фотосы да урнаштырыла.
Файдалы булганга алалар
Гаилә мәҗлесләрен искә төшерә, тыныч балачакка алып кайта. Татар мәдәниятенең яңа продуктларын куллануның төп сәбәбе – әнә шулар, дип саный филология фәннәре кандидаты, «Татар ядкарьләре» үзәге белгече Зәлия Брусько.
– Моны татар мәдәниятен яшәтү ысулы дип карасак та була. Әйе, бүгенге буын яшьләре бәлки җилкәсендәге сумкасында нинди бизәк төшерелгәнен һәм аның мәгънәсен аңламыйдыр да. Аның өчен бу, әлбәттә, зәвыклы товар гына булырга мөмкин. Әмма аны эшләүче, аны тәкъдим итүче, бу өлкә белән кызыксынучы буларак, аңа ниндидер мәгънә сала. Халкыбызның гореф-гадәте, элегрәк бизәкләрнең ничек итеп төшерелүе белән таныша. Ризык тудыручылар исә «Татар халкының милли ашлары»на да мөрәҗәгать итми калмыйдыр дип уйлыйм, – ди белгеч.
Зәвык уза, татар коды кала. Тышкы бизәк кенә мөһим роль уйнамый бит. Продуктның сыйфаты турында кайгырткан эшмәкәрнең эше беркайчан да юкка чыкмаячак. Мисалга, шул ук кыстыбургер ниндидер яңача ризык булганга түгел, ә тәмле булганга яши. Аны ашаучы булмаса, аны менюда тотудан ни файда? Кием, бизәнү әйберләрен исә исеме җисеменә туры килгәнгә алалар. Базардагы сатучыдан футболка алганбыз, ди. Бер юганнан соң ук аның төсе уңган икән, әлеге сатучыдан икенче футболка алачагыбыз икеле. Монда да шундый ук хәл.
– Безнең халыкның төсләр гармониясе искиткеч. Татарлар кычкырып торган төсләрне өнәми. Чуар-чабыр безнеке түгел. Теләсә кайсы борынгы һәм хәзерге эшләнмәләрне алыйк – аларда форма, бизәк, төс бөтенлеге бар. Халкыбызның йолалары да үзенчәлекле. Бәби чәе, исем кушу йоласын гына алыйк. Аны да яшь буынга кызыклы форматта тәкъдим итәргә була. Менә моны аңлаган кеше мәдәни код тирәсендә төзегән бизнесын беркайчан югалтмаячак, – ди Зәлия ханым.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез