Саваплы Шүширмә. Авылның үз яшәү кагыйдәләре бар

Кайбыч районының Шүширмә авыл халкы бүгенге белән генә яшәми. Биредә зират коймасына сәдака салу өчен тартма эленгән. Саваплы гамәлләре бу гына түгел. Барысы да авыл бетмәсен дип тырыша. «ВТ» хәбәрчесе Шүширмәнең яшәеше турында кызыксынды.

Баллы чишмә

Шүширмә авылы атамасы «сулы чишмә» дигәнне аңлата. Элек авылны Баллы Ширмә дип тә йөрткәннәр. Риваятьләрнең берсенә караганда, Чибәс авылы аучылары ауга чыккач, чишмә янына туктап су эчкән икән. Янындагы өянкегә бал кортлары ияләшеп, шуннан чишмәгә ширбәт аккан. Соңыннан аучылар, суы тәмле дип, шул җиргә күченеп килгәннәр. Тарихи мәгълүматларга караганда, Шүширмәнең 1645 елда барлыкка килүе билгеле. Заманасында Бахчасарайда белем алган мулла, танылган судья Сабир Бикмурзин крестьяннарга алпавытлардан җир алырга булышкан. Халкы хәтта икешәр катлы йортлар төзегән.

 1911 елда биредә 250 йорт исәпләнгән.  Бүген 102 хуҗалыкка калган. Тик шуның 68 ендә генә яшиләр. 13 йортны дача итеп тотсалар, яшәми торганнары – 21. Узган ел бер сабый туган. Бакчага 4 бәләкәч йөри. Бала саны кимегәч, ике ел элек мәктәпләре ябылган. Авылда мәктәп яшендәге 14 бала исәпләнә. Аларны Борындык авылына автобус йөртә. Мәдәни-спорт комплексы, фельдшер-акушерлык пункты, кибет эшли.

– Авыл халкы терлекне күп тота. Ат асраучылар да бар. «Туган як – Агро» җәмгыятендә эш җитәрлек, акчасы да әйбәт, сыер саварга теләүчесе генә аз. Яшьләр шәһәргә китеп бетте.11 студент уку йортларында һөнәр үзләштерә. Кире кайтырлармы, билгесез. Авыл картая бара, – ди Борындык авыл җирлеге секретаре Флүзә Фәтхуллина. – Халкы тәртипле. Яшьләр аракы эчми. Күршедән калышырга яратмыйлар. Берсе йортын матурласа, икенчесе дә тотына. Бер-берсенең өенә барып, токмач кисәләр. Болай күңеллерәк бит. Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә шәмнәр ясыйлар, гуманитар ярдәм җыялар. Мәчетне, зиратны бергәләп җыештыралар.

Калкавыч кебек

Үткен, туры сүзле кешеләре дә юк түгел. Шуларның берсе – Раушан Вәлиев. «Ничек яшисез?» – дигән сорауга: «Суга кармакны салгач, батмый бит. Балык эләксә генә бата. Без – авыл кешесе калкавыч кебек батмыйбыз да, үлмибез дә.

Элек авыл кешесен өченче сортлы дип әйтәләр иде. Без аннан да начаррак. Көз җитүгә, авыл халкы шәһәргә ярминкәгә барып җитештергән продукциясен сата. Ә авылга техника, кирәк-ярак, ягулыкны ярминкә ясап бирмиләр. Авылны «савалар да савалар». Бар яшьләр шәһәргә китә. Каланы кем ашата икән соң?» – ди ул, ялкынланып.

Авыл халкы җирән чәчле, зәңгәр күзле, ак йөзле булуы белән аерылып тора. Элек «ут баш» дигән кушаматлы кешеләр дә булган.

– Моннан берничә ел элек безгә Казаннан белгечләр килгән иде. Алар авыл тарихы, анда яшәүче милләтләр белән кызыксынды, өлкәннәр белән аралашты. Миннән: «Ничә буын бабаларыгызны беләсез?» – дип сорадылар. «Алтыны», – дим. Соңгы буын бабайның исем-фамилиясен әйттем. Архивка кереп, аның турында мәгълүматлар табып бирделәр. Берничә кешедән ДНК анализын да алдылар. Безнең нәсел адыгей, чечен халкына килеп тоташа. Авыл хәзрәте белән бишенче буын туганнар булып чыктык. Ул да анализ тапшырган иде», – ди тарих белән кызыксынырга яраткан Мөдәррис абый Сабиров.

Әҗере булсын

Зират тирәсен дә урап кайттык. Сәдака тартмасы Илнур Җәмилов тәкъдиме белән эленгән. Гаилә башлыгына 43 яшь, газ оешмасында эшли. Үзе бик тыйнак булып чыкты. Игелекле гамәлләре турында ләм-мим. Башка авыллар өчен үрнәк булыр, дип кенә күндердек. Моңа кадәр зират өе иске булган. Шәһәрдә яшәүче туганы биргән акчага Илнур яңаны төзеп куйган. Сәдака сала торган тартманы Колаңгы мәчетеннән күреп кайткан. Балта остасы Зөфәр абый шуширмәлеләргә дә ясап биргән аны. Мондый тартма мәчеттә дә эленеп тора.

Илнур Җәмилов әйтүенчә, кеше сәдаканы кызганмый. Зират чистартырга килүчеләр дә, үлем-җитемнәрдән соң да сәдака калдыралар. Шәһәрдән кайтучылар да тартмага сәдака сала. Бер алганда 12–15 мең сум акча булырга мөмкин. Акчаны санап, авылда башкарыласы эшләр өчен тотарга планлаштырабыз. Җомга көнне авыл халкына әйтеп, бергәләшеп дога кылабыз.

– Гадәттә, зиратныкы  зиратка, мәчетнеке мәчет чыгымнары өчен тотыла. Үлем-җитем булганда, җирләү өчен кирәк-яракны эзлисе юк. Сәдака акчасына ләхет такталары, балта, көрәк, пычкы һәм башкасын сатып алдык. Авыл халкы аны каян табарга дип борчылмый хәзер. Ахирәт тормышын шулай кайгырту дөрес дип уйлыйм, – ди ул.

Зират өчен бирелгән сәдака акчасы хисабына мәетне куеп, җеназа намазы уку өчен махсус урын булдырганнар. Гүрстанга бару юллары начар булган, аны да рәтләгәннәр. Шулай ук авылның күлен төзекләндерү өчен дә өлеш чыгарганнар. Анда ләм утырган булган. Ике тапкыр төбен чистартканнар инде. Кыскасы, сәдака акчасы дигәнең авыл хаҗәтенә тотыла. Илнур өчен бу эшләрне башлап җибәрүнең бер авырлыгы да юк. «Без бит шушы авылда яшибез. Шуңа күрә күпме матуррак булса, шулкадәр рәхәтрәк бит», – ди ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре