Газетага язылу

Шәхси клиникада фаҗига: медицина хезмәте күрсәтелгәндә 39 яшьлек хатын-кыз вафат булган

Үткән якшәмбедә Мәскәү үзәгендәге шәхси клиникада медицина процедурасы вакытында 1987 елгы хатын-кызның гомере өзелгән. Фаҗига Краснопролетарская урамындагы медицина учреждениесендә килеп чыккан. Бу хакта «Известия» башкала прокуратурасы мәгълүматларына таянып яза.

«Краснопролетарская урамындагы шәхси клиникада авыртуны баса торган уколдан соң 1987 елгы хатын-кызның хәле кинәт начарайган һәм ул вафат булган», – диелгән хәбәрдә.

Ведомствода ачыклап үтелгәнчә, медицина процедурасы үткәргән хатын-кыз клиника бинасының бер бүлмәсен арендага алып торган. Аның медицина хезмәтләре күрсәтүгә лицензиясе булмаган.

Прокуратура мәгълүматлары буенча, белгечләр шәхси клиникада үлгән хатын-кызның вафат булу сәбәбен суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре буенча билгеләчәк.

Сүз уңаеннан, 31 мартта Мәскәүнең «Новослободская» метро станциясе тирәсендә урнашкан косметология салонында 58 яшьлек хатын-кыз үлгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре